Җәмгыять

Елына – 210 мең тонна!

19 апреля

Икътисади санкцияләр Русиягә әлегә кадәр чит илдән кайтартылучы продукцияне үзебезнекенә алмаштыруга этәрә. Пластик шешәләр ясау өчен таләп ителгән чималның бер өлеше әлегә кадәр чит илдән кертелгән. Билгеле, киләчәктә безгә бу юнәлештә дә үз көчебезгә һәм мөмкинлекләребезгә таянырга туры киләчәк. Бу җәһәттән Благовещен шәһәрендә “СИБУР” компаниясе составындагы “ПОЛИЭФ” җәмгыятенең яңа куәтләре эшли башлады. Анда пластик шешәләр һәм башка продукция җитештерүдә кулланылучы полиэтилентерефталат (ПЭТФ) җитештереләчәк. Тантанада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, “СИБУР” җәмгыятенең генеральный директоры Дмитрий Конов һәм башкалар катнашты.

Йомырка бәясе басудан башлана

17 апреля

Илнең азык-төлек базарында хәл катлаулы булып кала. Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе агросәнәгать тармагындагы “авырткан урын”нар санын тагын да арттырып җибәрде. Ит һәм сөт җитештерү кимүдә моңа кадәр күрсәтелгән дәүләт ярдәменең кыскаруы — төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Соңгы вакытта республика сәүдә нокталарында, тоташ илдәге кебек, төп куллану продуктларына хаклар күтәрелү күзәтелә. Җитештерүче һәм арадашчы сәүдә предприятиеләре әлегә кадәр үзара уртак тел табып хезмәттәшлек итәргә тырышса да, базар мөнәсәбәтләре еш кына сатып алучы мәнфәгатен якларга сәләтсез булып кала. Бәяләр үсүнең сәбәбе нәрсәдә? Башкортстанда халыкны төп туклану продуктлары белән тәэмин итүдә республика агросәнәгатенең мөмкинлеге җитәрме? Гомумән, аграр сәясәттә кайсы юнәлешләргә игътибар зуррак булачак? Шушы һәм башка сорауларга “Кызыл таң” гәзите кунагы — Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Үзбәк улы Госманов җавап бирә.

Китапханә туй үткәрде

09 апреля

Миякә районының үзешчән ша­гыйрь­л­әре былтыр ел азагында Башкортстан дәүләт “Китап” нәшрия­тында дөнья күргән “Илһам илем – Миякәм” китабының исем туена җыелды.

Изгелек акча белән үлчәнми

09 апреля

Башкортстан дәүләт аграр университетының “Мәрхәмәтле йөрәк” студентлар отряды ярдәмгә мохтаҗ балаларны үз канаты астына алган

Соңгы елларда мохтаҗларга ярдәм итү традициясе янә җанланды. Депутатлар, малтабарлар балалар йортларын, приютларны шефлыкка ала. Танылган спорт “йолдызлары” авыру сабыйларга матди ярдәм күрсәтә. Баксаң, тимурчылар традициясен дәвам итүчеләр яшьләр арасында да бар икән. БДАУның “Мәрхәмәтле йөрәк” студентлар отряды – ел дәвамында мохтаҗ балалар янында. Яшьләр нинди акцияләр оештырган? Бушлай эшләргә ризалашкан студентларны нинди идея берләштерә? Отряд командиры Евгения Трофимова шулар хакында сөйләде.

Өметсезгә өмет биреп, канатсызга канат куйсын!

08 апреля

Уфада беренче тапкыр спортчы инвалидларга Рима Баталова исемендәге “Милләт яшьлеге” премиясе тапшырылды

Мәгълүм булуынча, Сочи Паралимпиадасында Русия спортчы­ларына тиңнәр булмады. Шул ук вакытта, ил төбәкләрендә дәрәҗәле бәйгедә катнаша алмаган инвалидлар да шактый күп. Алар да ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ. Мәҗит Гафури исемендәге Баш­корт дәүләт академия драма театрында тантаналы рәвештә тапшырылган “Милләт яшьлеге” премиясе шушы максатка хезмәт итә. Дәрәҗәле премия унөч тапкыр – Паралимпия, унсигез тапкыр – дөнья, 43 тапкыр Европа чем­пио­ны, җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры, Русия Паралимпия комитеты вице-президенты Рима Баталова исемен йөртә. – Мондый премия оештыру турында күптән уйланып йөрдем, – диде Рима Акбирде кызы. – Ниһаять, хыялым чынга ашты. Спонсорлар, фикердәшләрем белән бергәләп, беренче тапкыр шушындый бүләкләр тапшырабыз. Бүгенге чараның әһәмияте чиксез зур. Сер түгел, инвалид бала тәрбияләү – һәр гаилә өчен зур сынау. Премия инвалид балаларга зур спортка килергә, Паралимпия уеннарында катнашырга ярдәм итсен иде. Иң мөһиме – алар үз алдына югары максат куеп, камиллеккә омтылып яшәячәк. Минем ярдәм белән җәмгыятьтә үз урынын таба алучылар никадәр күбрәк булса, шулкадәр ныграк шатланачакмын. Премия ел саен тапшырылсын иде. Мөкатдәс эшкә кушылучылар артса, бу максатка ирешеп булачак. Конкурска Башкортстанның ундүрт район һәм шәһәреннән туксан эш тәкъдим ителгән. “Ел ачышы”, “Чикләүсез спорт”, “Паралимпия спорты өмете”, “Җиңү сере”, “Чемпион тәрбияләргә”, “Йөрәк кушуы буенча” һәм “Ачык караш” номинацияләрендә унбиш җиңүче ачыкланган. Шуларның берничәсе фикерләре белән уртаклашты.

Тамчылар моңына кушылып

08 апреля

Башкаланың мәктәп, гимназия укучылары язгы каникулларын фәһемле һәм файдалы үткәрде. Мәдәният елы уңаеннан Үзәкләш­те­релгән балалар китап­ханәләре системасында “Библиокапель-2014” балалар һәм үсмерләр өчен китап һәм музыка атналыгы үтте. “Атна буе тамчылар моңына кушылып укыйбыз һәм иҗат итәбез” девизы астында китап сөюче балалар күптөрле чараларда катнашты.

Үткәннәргә янә бер караш

08 апреля

Соңгы вакытта шәҗәрәләр­не, авыллар тарихын өйрәнүгә игътибар артты. Моңа бәйле чаралар әледән-әле үткәрелеп тора. “Берлек” төбәк татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәтчелек оешмасы башлангычы белән “Халык хәтерен саклап” конкурсы оештырылу да тарихыбызга яңадан бер караш ташлауга зур өлеш кертте.

Бер машина җидегә тора!

08 апреля

500 литр су 50 тонна суны алыштыра аламы?

“Бурдан кала, уттан калмый” ди халык. Чыннан да, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә тырышсак та, янгын чыгу очраклары турында әледән-әле ишетеп торабыз. Ә “кызыл әтәч” кычкыра икән, аннан тиз генә котылырмын димә. Янгын сүндерүчеләргә, коткаручыларга гына ышанырга кала.

Халык әйтсә, хата әйтмәс

08 апреля

Кул, гадәтләнгәнчә, “академик Марат Илһамовка — 80” дигән сүзләрне иң өскә язарга омтылып куйса да, галим абыемның түгәрәк көннәр ыгы-зыгысына мөнә­сәбәтен белгәнгә, тыелып калдым. Үзенә бирелгән гадел бәяләргә дә бәгъзе берәүләр битараф кала, икенчеләр исә мактау-хөрмәтне сорап ала. Исеме дөньяның һәммә кыйтгаларындагы зыялыларның хәтерендә һәм күңелендә сакланган олуг шәхескә, аларның ихласлыгын үтеп, янә нәрсә диясең инде?

Хезмәт таҗы - дан!

05 апреля

Кичә Президент Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов кырыкка якын хезмәт алдынгысына дәүләт бүләкләре тапшырды. — Башкортстан — күп күрсәткечләр буенча Русиядә алдынгы позицияләрне били. Биредә сезнең дә фидакарь хезмәт өлешегез бар. Республиканың төп казанышы сез ул — талантлы, изге күңелле профессионаллар, — дип сәламләде Сергей Александрович җыелучыларны.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»