Җәмгыять

Уфага Җиңү байрагы тапшырылды

07 мая

6 майда Җиңү паркында Уфа шәһәренә Җиңү байрагы тапшырылды. Бу байрак — Бөек Ватан сугышында совет халкының һәм Кораллы Көчләренең фашистик Германияне җиңүенең рәсми символы.

“Максатыма ирешә алам!”

06 мая

Күптән түгел Туймазы шәһәренең 4нче мәктәбендә истәлекле вакыйга булды. Белем учагында чаңгы узышы һәм биатлон буенча дүрт тапкыр Ванкувер Паралимпиадасы чемпионы, Сочи Паралимпиадасында призлы урын яулаган күренекле спортчы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Зарипов белән очрашу үтте.

Еллар аша караш

06 мая

Республиканың Хәрби Дан музеенда “Еллар аша караш” дигән басылган бу китап Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан әзерләнгән. Нигездә ул Әфганстан сугышын яктыртса да, зур гына өлеше чекистлар хезмәтенә багышланган, тарихи вакыйгаларга алар күзлегеннән чыгып бәя бирелгән.

Йөрәк җылысы бүләк итәбез!

06 мая

Башкортстан дәүләт университетының Бөре филиалында икенче ел рәттән “Хәйрия кыл!” акциясе оештырыла

Быелгы акция “Студент йолдызлары-2014” республика фестивале кысаларында уза. Чараның беренче этабында февральдә шәһәр Мәдәният сараенда университет педагоглары һәм студентлар көче белән пенсионерларга атап “Йөрәк җылысы бүләк итәбез!” дигән хәйрия концерты оештырылган. Яшьләрнең сәхнәдән әйтелгән йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләре һәм ихлас мөнәсәбәте өлкәннәргә барып ирешкән. Шуңа күрә бу көнне ветераннар үзләренең борчулары турында беразга булса да онытып тора.

Мәйданнарда - чынбарлык тормыш

30 апреля

Майның беренче көнен бәйрәм итү ерак гасырларга барып тоташа. Моннан өч мең ел элек борынгы Италиядә җир һәм уңдырышлылык алиһәсе Майяга табынганнар, аны данлап бәйрәмнәр оештырганнар, мул уңыш сораганнар. Безнең көннәрдә бу тантана халыкка тагын да якынрак, аның көндәлек мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелә.

Техника да, егетләр дә әзерлек сызыгында

30 апреля

“Агроресурс” җәмгыятендә язгы чәчүне кыска тотмакчылар

Быел Иглин районында язгы чәчү эшләре 17,5 мең гектарда барачак. Шуларның 11 мең гектарына — бөртеклеләр,1360ына — кукуруз, 1390ына берьеллык үләннәр чәчү планлаштырыла. 1200 гектарда техник культуралар үстерү күздә тотыла. Иглин районы — Уфаны “ашатучы” төбәкләрнең берсе. Быел да 159 гектарга – бәрәңге, 178 гектарга — яшелчәләр һәм 167 гектарга суган чәчеләчәк.

Исмегөл апа гомер буе исле гөл кебек күркәм

30 апреля

Исмегөл Сәхәп кызы 1939 елның 22 февралендә Татар­станның Саба районы Тимершык авылында туган. Бу чор балалары илебезгә фашист илбасарлары алып килгән әче кайгыны, күтәрә алмаслык авырлыкларны үз иңнәре аша үткәргән.

Нигезе ныклы, киләчәге якты

29 апреля

Мишкәдәге 150нче лицейда һөнәри белгечләр әзерләү эше нәтиҗәле оештырылган

Илдә мәгариф өлкәсендә зур үзгәрешләр бара. Ул уку йортларына гына түгел, кеше язмышларына да кагыла. Мишкәдәге 150нче һөнәрчелек лицее республиканың төньяк районнары өчен авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче бердәнбер уку йорты. Тормыш юлын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлаган үсмерләр Бөре, Калтасы, Караидел, Благовещен районнарыннан килгән. Анда укучылар тракторчы-машинист, гомум төзелеш эшләре мастеры, умартачы, автомеханик, авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры һөнәрләре ала. Уку-укытуны оештыруда тиешле шартлар тудырылган. Лицейның чәчүлекләре, автодром, трактородром, тимерлек, умарталык, терлекчелек фермасы булачак авыл хуҗалыгы белгечләренә практик дәресләрдә ярдәмгә килә.

Чал тарих төпкеленнән - бүгенгегә

29 апреля

Иске Калмаш авылы китапханәсе йөз еллыгын билгели

1914 елда авылда Чакмагыш төбәк китапханәсе филиалы ачыла. Тантанада волость китапханәсе мөдире Үтәлиев, авыл имамы Даукаев, укытучы Гаделгәрәй Терегулов чыгыш ясый. Алар барысы да китапханәнең авыл халкы өчен мөһим булуын ассызыклый. Тиздән китапханә халык арасында агитация эшләре алып бару үзәгенә әйләнә һәм 1925 елда Чакмагышка күчерелә. Иске Калмаш китапханәсендә барлыгы 250 китап, ике өстәл, ике шкаф кала. Аларны Имаметдин Акчурин йортына урнаштыралар.

Без — киң күңелле халык!

19 апреля

17 апрельдә Русия Президенты Владимир Путин гражданнар сорауларына җавап бирде. Быел Президент уникенче тапкыр туры эфирда ил халкы белән бәйләнешкә чыкты һәм дүрт сәгатькә якын барган әңгәмәдә төрле өлкәдәге мәсьәләләргә тукталды. Гражданнар сорауларының күпчелеге Кырымның Русиягә кушылуы, Украинадагы хәлләр һәм тышкы сәясәт турында булды. Түбәндә Президентка бирелгән сорауларның берничәсенә аерым тукталабыз.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»