Җәмгыять

Рәзиләне халык ярата

20 мая

Әлеге фотосурәттә сез Миякә районының Миякәтамак авылы сылуы Рәзилә Күчәрбаеваны күрәсез. Аңа карата “ветеран” сүзен куллану читенрәк тә кебек, әмма Рәзилә Зөфәр кызының Русия “Саклык банкы” системасындагы хезмәт стажы чирек гасырдан артып китә. Ярославль авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, хисапчы дипломы алган кыз 1987 елдан туган авылындагы саклык банкында эшли.

Халык ихтыяҗы һәм мәнфәгате - үзәктә

17 мая

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проектында көзге-язгы чорны тәмамлап, бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Благовар районыннан чыккан сәхнә йолдызлары һәм үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясаячак. Республиканың иҗтимагый тормышында һәм икътисадында күренекле урын тотучы төбәк бүген ничек яши, аның киләчәге ни рәвешле төсмерләнә? Якташлар, шулай ук башкала тамашачысы алдына благоварлылар нинди концерт программасы белән килә? Район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов белән шулар хакында әңгәмәләшкәндә ул бу җәһәттән түбәндәгеләрне җиткерде.

“Һәр укучыбыз сәләтле!”

17 мая

Туймазы шәһәренең 7нче мәктәбе коллективы шундый девиз белән эшли

Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Тик аны вакытында күрә белергә, баланы шәхес итеп танырга, үстерергә генә кирәк. Әлбәттә, җиңел түгел, әмма мөмкин. Туймазы шәһәренең 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы бу тәгъбирне кагыйдә итеп алган һәм кыска гына вакытта шактый уңышларга ирешкән.

Хезмәт данын басудан эзлә

15 мая

Сәетбаба авылы фермеры Марс Фәйзуллин аны нәкъ шунда таба

Марсның күп еллар Салават шәһә­рендә яшәве, анда Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләве, милиция майоры дәрәжәсендә отставкага чыгуы хакында белә идем.

Ырынбурда үз итәләр. Омскидан килеп алалар...

14 мая

Иглин районындагы “Алтын кош” хуҗалыгының даны илгә таралган

Башкортстанда авыл халкы кош-кортны элек-электән күпләп асрый. Шуңа күрә язгы чорда, бакча эшләреннән тыш, бәбкә-чебеш алу да һәр хуҗабикәне борчыган мәсьәләләрнең берсе санала. Борчыган, диюем юктан түгел. Авылларда бәбкә, чебеш тәкъдим итеп йөрүчеләр күп. Кайбер очракта акчаның җилгә очуы, чебешләрнең мантый алмавы күңелне кыра. Иглин районының Балтика авылында урнашкан “Алтын кош” хуҗалыгы мондый алыпсатарларга үрнәк була ала. Биредә борын төрткән кошлар, тиешле шартларны үтәгәндә, хуҗаларына бары тик шатлык кына өләшә. Шулай булмаса, хуҗалык белән якын-тирә төбәкләр озак еллар хезмәттәшлек итәр идеме? Хуҗалыкның эшләре быел көйле барамы? “Алтын кош”ка юл төшкәч, шул хакта да сораштык.

Егетләр солдатка китә

13 мая

Чакмагыш районында язгы һәм көзге чакырылыш чорында Хәрби хезмәткә чакырылучы көне үткәрү гадәткә кергән. Быел бу чара район үзәгендәге Җиңү паркында батырлар аллеясенә чәчәкләр салудан башланды. Тантанага килгән өлкән сыйныф укучыларын, солдат хезмәтенә чакырылу яшендәге егетләрне республика Хәрби комиссариатының Чакмагыш районы буенча бүлеге начальнигы Альберт Хәбиров сәламләде. Биш егеткә Кораллы Көчләр сафына чакыру турында повестка тапшырылды.

Авыл биләмәләренә игътибар арта

13 мая

Мәгълүм булуынча, вәкаләтле власть формалаштыруны күз уңында тотучы закон проек­ты күптән түгел Дәүләт думасында беренче укуда кабул ителде. Документ властьны халыкка якынайтырга ярдәм итәрме? Аның нинди каршылыклы яклары бар?

Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!

10 мая

9 майда Уфада Җиңү паркында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Мәңгелек ут алдына чәчәкләр салды. Тантанада Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов һәм башка рәсми вәкилләр катнашты. Мәңгелек ут янында Президентны Уфа гарнизонының почетлы каравылы каршы алды. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырагач, бер минут тынлык игълан ителде. Ил иминлеге өчен һәлак булган­нарны искә алучылар арасында ветераннар, республика Хәрби комиссариаты офицерлары, Уфа юридик институты курсантлары, кадетлар һәм чарага җыелган уфалылар бар иде. Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллинга һәйкәлгә, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, шулай ук Миңнегали Шәй­моратов һәм Таһир Кусимов бюст­лары алдына чә­чәкләр салынды. – Сезне бөек бәйрәм, тормышы­быздагы төп бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм! Сез – көчле ихтыярлы, көчле рухлы кешеләр. Тормышыгыз уңайлы булсын өчен бөтен көчебезне сала­чакбыз. Зур рәхмәт сезгә! – диде ве­тераннарны тәбрикләп, Рөстәм Хәмитов.

Мәңгелек дан сезгә, ветераннар!

08 мая

Уфада Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тантаналы җыелыш үтте

Якты киләчәк, тыныч тормыш өчен көрәшкән ветераннарыбыз сафлары елдан-ел сирәгәйсә дә, бу бөек көннең әһәмияте еллар үткән саен арта гына бара. Дүрт ел дәвам иткән коточкыч канкоешның яралары бүген дә күңелләрдә уңалмаган. Уфа Шәһәр мәдәният сараенда үткән Җиңү көненә багышланган тантаналы җыелышта Президент Рөстәм Хәмитов ветераннарны бәйрәм белән ихлас котлады, гомерен аямый, утлы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен ихлас рәхмәт белдерде. — Ил тарихында Бөек Җи­ңүдән дә зуррак вакыйга, 9 май бәйрәменнән дә зуррак тантана юк. Ул бөтен дөньяга безнең фашизмга каршы булуыбызны күрсәтте. Нәкъ сез, хөрмәтле ветераннар, безнең батыр, бер­дәм булуыбыз­ны һәм киләчәктә дә көчле булып калачагыбызны исбатладыгыз. Сез киләчәк буынга якты тормыш бүләк иттегез. Кырымга бәйле вакый­галар янә безнең бердәм халык булуыбызны күрсәт­те. 9 май — изге бәйрәм, чөнки ул кайгы-сагыш, шатлык-куанычлар белән тулы. Бу көнне китереп җиткерү өчен тылдагылар да зур көч салды. Без аларның да Җиңүгә керткән өлешен искә алабыз. Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннар! Без сезнең алда баш иябез, — диде Рөстәм Зәки улы. Бөек Ватан сугышына Башкортстаннан 700 мең кеше киткән, шуның 322 меңнән күб­рәге яу кырында ятып калган. Менә ни өчен 9 май безнең өчен шатлыклы да, сагышлы да бәйрәм ул. Дошман амбра­зурасын күкрәге белән каплаган якташларыбыз Александр Матросов, Миң­негали Гобәй­дуллинның исемнәре бөтен дөньяга танылды. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Башкортстаннан 278 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, 200 меңнән артык солдат төрле орден-медальләр белән бүләк­ләнгән.

Тантаналар эстафетадан башланды

08 мая

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тантаналар Федоровка районында җиңел атлетика буенча эстафетадан башланды. Әйтергә кирәк, кечесеннән алып өлкәненә кадәр катнашучы мондый чара оештыру районда матур традициягә әверелгән. Быелгы эстафетада 200дән артык кеше катнашты. Шул исәптән, күркәм чараны район мәктәпләре командалары башлап җибәрсә, арытаба эстафетаны төрле оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре кабул итеп алды. Аларга халык арасыннан да кушылучылар булды. Мәсәлән, Рим Һадыев инде 75 яшен тутырган, ул катнашкан төрле марафон-эстафеталар саны алты дистәдән артып китә. Әлеге бәйгедә дә ул сынатмады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»