Җәмгыять

Җәйнең соңгы бүләге

16 сентября

Безнең якта тынгысыз, җитез, һич тик тора белмәүче кешеләрне “борча” дип йөртәләр. “Ут борчасы” да диләр әле. Бу чагыштыру, әлбәттә, яхшы мәгънәдә әйтелә. Дуслары-танышлары Хәлә ханымны да үзара шулай атый. “Ай, борча безнең Хәлә, җитешмәгән җире юк!” — дип, аның энергиясенә, хәрәкәтчәнлегенә, оештыру сәләтенә сокланалар. Хәлә ханым ире Могамир абый белән Кузгау авылында яши. Әйтүемчә, “тыныч кына” яши белми алар: әле авыл халкы өчен концертлар оештыралар, әле башка бәйрәм уйлап табалар. Быел туган авылларына янә бер матур бәйрәм бүләк итәргә булдылар.

Педаль әйләндерү машина йөртүгә тиң

16 сентября

Уфада “Велосипедчы исеме бирү” акциясе үтте

Казанышлары зур, киләчәге өметле

13 сентября

Ветеринария хезмәткәрләре быел беренче тапкыр һөнәри бәйрәмен билгеләде

Сыйфатлы сөткә тиешле бәя булсын

11 сентября

Капиталь төзелешкә инвестицияләр салу “Нерал-Матрикс”тагы мегаферманы тулы проект куәтенә чыгарачак.

Гөрләп торды Төпкүл буйлары

11 сентября

Гафури районының Ялгызкаен авылында үткән “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме Советлар Союзы Геройлары Зәйнетдин Әхмәтҗановның һәм Закир Әсфәндияровның гаилә шәҗәрәләренә багышланды. Гафури районыннан чыккан биш Советлар Союзы Героеның икесе үзләренең авылыннан булуы белән ялгызкаенлылар хаклы рәвештә горурлана.

“Барысы өчен дә авылдашыбызга рәхмәтлебез”

03 сентября

Уфа — Ырынбур тракты белән барганда Стәрлетамак, Салават һәм Ишембай шәһәрләрен тоташтыручы олы юл чатында урнашкан йөз еллык матур тарихы булган Кантюковка авылы Стәрлетамак районында иң төзек, матур авыллардан санала. Авылның иң зур горурлыгы — “Суфия” мәчете. Алтын гөмбәзләрендә кояш нурлары уйнап торган матур гыйбадәтханә ерактан ук һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итеп тора. Бәйрәм чараларында, җомга намазларында, кантюковкалылардан тыш, биредә күрше авыллардан, Салават шәһәреннән килгән дин кардәшләребезне дә еш очратырга була. Авылдашларга әхлак тәрбиясе бирү, аларның күңеленә җан азыгы — иман нуры өләшүдә “Суфия” мәчетенең өлеше дә көннән-көн арта бара.

Күбрәк. Арзанрак. Сыйфатлырак

03 сентября

Сочи Олимпиадасы, Бразилиядә үткән футбол буенча дөнья чемпионаты Русиядә спортны үстерүгә игътибар җитеп бетмәвен ачык күрсәтте. Спорт клублары легионерларга өстенлек бирә. Төпкелдә яшәүчеләр, никадәр сәләтле булса да, спортта көчен сынап карый алмый. Күп кенә сәләтле балаларга язмышын спорт белән бәйләргә акча мәсьәләсе комачаулый. Бу юнәлештә ил күләмендә, шул исәптән Башкортстанда эш алып барыламы? Нинди нәтиҗәләр бар? Төбәктә теләге булган һәркем бәхетен спортта сыный алсын өчен тиешле шартлар тудырыламы? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференцияләре республикада бу юнәлештә колачлы эш алып барылганын ачык күрсәтте.

Бакча байлыгы бәйрәме

03 сентября

Туймазы районын, һичшиксез, республиканың теплицалар башкаласы дип әйтеп буладыр. Мондый технология буенча Башкортстанда җитештерелүче кыяр-помидорның ким дигәндә дүрттән өч өлеше Туймазы районында үстерелә. “Туймазинец” крестьян (фермер) хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Минзаһит Шәңгәрәев әйтүенчә, быел теплицалардан 40 мең тонна витаминлы продукция җыеп алу көтелә, алар Башкортстанның сәүдә үзәкләренә генә түгел, илебезнең Татарстан, Чиләбе, Свердловск өлкәләренә, Санкт-Петербург шәһәренә, Себергә озатыла.

“Беркем дә ярдәмсез калмаячак”

02 сентября

30 августта Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов табигать афәте кичергән Краснокама һәм Яңавыл районнарында булды. Билгеле булуынча, 29 август кичендә күтәрелгән көчле гарасат Яңавыл шәһәренең Көнчыгыш бистәсендә, Конигово, Иске Көек авылларында, Краснокама районының Курый, Еноктай авылларында шәхси йортларга һәм социаль объектларга зур зыян салган иде.

Бүгенгебез — матур, киләчәгебез якты

30 августа

Хөкүмәт йортында бер төркем фидакарьләр тәбрикләнде


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»