17.12.2010 - Җәмгыять

Президентка мөрәҗәгатьләр саны арта

Быел Президент  исеменә һәм  Президент Хакимиятенә килгән мөрәҗәгатьләрнең саны сизелерлек артты. Агымдагы елның  гыйнвар-ноябрь айларында 18 мең 900 мөрәҗәгать килде, узган елның шушы чорында — 7 мең 618.

Агымдагы елның икенче яртысында мөрәҗәгатьләр саны күпкә артты. Июль-ноябрь айларында беренче яртыеллык белән чагыштырганда Башкортстан Президенты исеменә  3,1 тапкыр күбрәк яздылар.  Июньгә кадәр  аена уртача 872 мөрәҗәгать килсә, июль-ноябрьдә ай саен уртача 2742гә кадәр мөрәҗәгать кабул ителде.

Ике яклы элемтәнең яңа каналлары — Рөстәм Хәмитов блогын һәм Башкортстан Президентының яңа сайтын, республика Президентының җәмәгать кабул итү бүлмәләрен булдыру, киңкүләм мәгълүмат чараларында актив яктырту һәм гражданнарны кабул итү буенча туры элемтәләр үткәрү мөрәҗәгатьләр саны үсүгә этәргеч булды. Рөстәм Хәмитов блогы — Башкортстан Президентына мөрәҗәгать итүнең  киң таралган алымнарның берсе. Блог эшли башлаганнан алып Интернет челтәре белән файдаланучылардан 30 мең комментарий һәм мөрәҗәгать килде. Дәүләт һәм сәясәт мәсьәләләре буенча комментарийлар саны бигрәк күп. Алар мөрәҗәгатьләрнең 25 процентын тәшкил итә.

Урындагы власть органнарының, республикадан  Дәүләт думасына сайланган депутатларның, Дәүләт җыелышы депутатларының, урындагы дәрәҗәдәге депутатларның, дәүләт власте органнарының мөрәҗәгатьләр белән тиешенчә эшләмәве, гражданнарның үз проблемаларын суд тәртибендә хәл итә алуына ышанмавы төбәк башлыгыннан ярдәм сорарга мәҗбүр итә. 

Язма мөрәҗәгатьләр 49,2 процент тәшкил итсә, электрон төрдәгеләр — 49,8 процент, гражданнарны кабул иткәндәге мөрәҗәгатьләр 1 процент була. Агымдагы елда, аеруча елның икенче яртысында, электрон төрдәге мөрәҗәгатьләр саны артты. Мондый мөрәҗәгатьләр саны 4,6 тапкыр артса, язма мөрәҗәгатьләр 1,7 тапкыр гына.

Республика халкы төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә. Торак белән тәэмин итү мәсьәләсе (26,4 процент)  иң актуальләрдән булып тора. Торак-коммуналь хуҗалыгы проблемалары мөрәҗәгать итүчеләрнең 10,1 процентын борчый. Мөрәҗәгатьләрнең 9,2 проценты — юстиция, суд һәм прокуратура органнары эшчәнлеге, 8,5 проценты — дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары, 8,2 проценты — социаль тәэминат, 7,2 проценты — сәнәгать, төзелеш, элемтә һәм транспорт мәсьәләләре буенча, 5,7 проценты — хезмәт һәм эш хакы, 3,7 проценты — мәгариф, 3,4 проценты  сәламәтлек саклау темаларына кагыла.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән нәтиҗәлерәк эшләү өчен Башкортстан Президенты Хакимиятендә документларның электрон әйләнеше кертелде. Ул мөрәҗәгатьләрне кабул итүне, алар өстендә эшләүне, мөрәҗәгатьләр буенча резолюцияләрне раслауны һәм башкаручылар белән аралашуны гадиләштерергә һәм тизлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

БР Президентының матбугат хезмәте.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»