16.12.2010 - Җәмгыять

Ышаныч телефонына ышаныч бармы?

Тамыр җәйгән наркоманияне полиция, хокук сакчылары үз көче белән генә җиңә алмый. Җәмгыять киләчәгенә куркыныч янаучы афәт белән көрәштә һәркем катнашканда гына уңай нәтиҗәгә өмет итәргә мөмкин. Чөнки бүген күршең әфьюн колына әверелсә, иртәгә синең балаң энәгә “утырырга” мөмкин. Ә наркомания белән ничек көрәшергә? Наркотиклар сатылган, әфьюнчылар җыелган урын турында һәркем ышаныч телефонына шалтыратып хәбәр итә ала. Шалтыратучы кешенең исеме дә, адресы да таләп ителми. Тиешле урын тикшерелә һәм наркоманнар “оясы” туздырыла. Русия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә ышаныч телефонына шалтыратып хәбәр иткән мондый урыннарны махсус оператив төркем тикшерә. Бу төркем белән  дежур торып, күптән түгел “Кызыл таң” хәбәрчесе дә бер наркопритонны ачыклауда катнашты.

Идарәнең матбугат хезмәте җитәкчесе Константин Максимов мине биш кешедән торган махсус төркемгә беркетте. Ниһаять, без юлга чыктык. Бер мәһабәт йорт янына туктап, Радик исемле оператив хезмәткәр белән эчкә үттек. Калганнар, игътибар җәлеп итмәс өчен, машинада утырып калды. Подъездга үтеп, тиешле ишекне эзләп таптык.

— Сизәсеңме? Танауны ниндидер яман ис ярып керә, — диде Радик.

Баскычларны, коридорны җентекләп тикшереп чыктык. Бернинди шприц, дару әсәре тапмадык. Каршыдагы фатирның кыңгырау төймәсенә бастык.

— Нәрсә булды? Сез кем? — диде, каршында әзмәвердәй ике ир күреп, куркып калган хатынкай.

Таныклык күргәч, безне теләр-теләмәс кенә фатирына кертте.

— Сезнең каршыда кемнәр яши? Нәрсә белән шөгыльләнәләр? — диде Радик, эшне озакка сузмыйча.

— Бик яхшы, мәдәниятле кешеләр яши...

— Бу фатирларның берсендә наркоманнар җыелышып, кәеф-сафа корып ятуын хәбәр иттеләр. Бу хәбәрнең дөреслеген ачыкларга ярдәм итә алмассызмы икән? — дип бүлдерде аны Радик.

Ләкин, күпме генә тырышсак та, нәрсәдәндер шүрләве сизелеп торган хатынкай үзенекен тукыды.

— Шушындый кешеләр аркасында безнең уңышка ирешү мөмкинлегебез кими. Әгәр дә шикле фатирның күршесе дә энә колы булып чыкса? Ул чакта безнең эш пешмәячәк. Ләкин башка чара юк. Безнең халык үз язмышына һаман да битараф, — диде Радик, авыр көрсенеп.

Күршедәге фатирның кыңгырау төймәсенә бастык. Бераздан ишектән бер хатын башын чыгарды да, як-ягына каранып алгач:

— Сез кем? Нәрсә кирәк? — диде.

Таныклык күргәч тә ачылып китәргә ашыкмады. “Бернәрсә белмим. Шикле кешеләр күргәнем юк!” дип, ишекне ябарга теләде. Үтенгәч кенә өенә керергә рөхсәт итте. Мәсьәләне барлык җитдилеге белән аңлаткач кына ул безгә барысын да тәфсилләп сөйләп бирде.

— Безнең каршыда утыз яшьләр чамасындагы бер егет яши, — дип башлады ул сүзен. — Беркайда да эшләми. Әнисе киендерә, ашарга китерә. Өендә көне буе нәрсәдер кайната. Сасы ис өйгә керә, күзне кисә. Аеруча яман шештән авыручы ирем интегә. Элегрәк үзе ише күзләре калайланган бәндәләр җыеп, төн йокысы күрсәтми иде. Бу хакта милициягә хәбәр иттем. Участковый килеп, аны алып китте китүен. Ләкин күршебез икенче көнне үк кайтып җитте һәм арытаба бәйрәм оештыруын дәвам итте. Шулай да бу сабак эзсез үтмәде. Алар хәзер көндез җыелыша. Даруханәгә барып, дарулар алып киләләр дә сасы нәрсә кайнаталар. Без дәшмәсен өчен күршебез өч көн саен коридор идәнен юа башлады. Бирегә кызымның сыйныфташы, хәтта бәбиен кочаклаган бер яшь әни дә килә. Башка чара калмагач, фатирны сатып, күченеп китәргә дә уйлаган идек. Зинһар, безгә тизрәк ярдәм итегез!

Көчле дарулардан әфьюн ясап ятучы бәндәнең һәр адымын күзәтәчәкләр. Тиздән аның закон бозганын исбат итүче дәлилләр тупланачак. Димәк, бүген ләззәт диңгезендә йөзеп, күршеләрен агулап ятучының якты көннәре санаулы гына калган. Гаебе исбат ителсә, ул алты елга кадәр рәшәткә артына эләгергә мөмкин. Яшь егет ни өчен мондый хәлгә төшкән? Кем гаепле? Улын кайгыртып, фатир алып биргән әнисеме? Әллә эшкә урнашырга теләмәгән егетме? Билгеле, әнисе аны нәни баладай тәрбияләмәсә, ул тамагын туйдыру өчен булса да эшкә урнашкан булыр иде. Ә иртә таңнан кичкә кадәр эшләүченең начар гадәтләр турында уйланырга вакыты да, хәле дә калмый. Ничек кенә булса да, фатир бүләк итеп, балаларын әзергә-бәзер яшәргә өйрәтеп, үз җилкәләренә утырткан әти-әниләр бу мисалга аеруча игътибар итсен иде.

Әйткәндәй, яз көне ышаныч телефонына хәбәр ителгән адресны тикшерү дә нәтиҗәле булган. Күршеләр коммуналь фатирдан яман ис чыгуы турында хәбәр иткән. Нәтиҗәдә, беркайда да эшләмәүче, бер тапкыр рәшәткә артында утырып чыккан 30 яшьлек йорт хуҗасы һәм аның якын-тирәдә яшәүче өч дусты кулга алынган. Мондый мисаллар байтак, һәм бу ышаныч телефонының наркомания белән көрәштә әһәмияте зур булуын дәлилли.

Айдар ЗӘКИЕВ.

 

Владислав Бусовиков, полиция майоры, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең БР буенча идарәсе дежур бүлек җитәкчесе:

— Башкортстан халкы 2003 елдан бирле ышаныч телефонына шалтырата ала. Телефон номеры Уфа урамнарына зур реклама такталарына эленгәч, көн саен өч-дүрт кеше шалтырата башлады. Башка шәһәрләрдә, авыл районнарында да безнең белән хезмәттәшлек итүчеләрнең артуы куанычлы. Хәбәр ителгән адресларның яртысы әфьюнчылар “оясы” булып чыга. Берсендә хәтта Сахалин шәһәреннән шалтыраттылар. Телефон номерын Интернет челтәре аша күреп калып шалтыраткан бу кешегә ярдәм итәргә вәгъдә бирдек һәм алынган мәгълүматны Ерак Көнчыгыштагы наркополициягә җиткердек. Гомумән, быел, узган елдагы белән чагыштырганда, ышаныч телефонына шалтыратучылар ике тапкыр артты. Халыкның күбрәк өлеше безнең телефонны белсә, үлем чәчүчеләрне тагын да күбрәк ачыклый алыр идек. Төпкел авылларда, шәхси йортларда әфьюн ясаучыларны ачыклау авыррак. Мондый күренешкә тап булучы урындагы халык тиз арада безгә шалтыратсын иде. Уртак дошманны бергәләп көрәшсәк кенә җиңәчәкбез.

 

Быел тугыз айда ышаныч телефонына 1500 кеше шалтыраткан. Хәбәр ителгән мәгълүмат буенча 106 наркопритон ачыкланган. Шушы айларда республикада 140 наркоман артык доза кулланудан үлгән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»