16.12.2010 - Җәмгыять

Бер сыердан... 70 бозау!

 

Республиканың заманча технологияләргә нигезләнгән иң эре комплексындагы әлеге яңалыкны аграр хуҗалыктагы белгечләр генә түгел, биотехнология өлкәсендә эшләүче галимнәр дә түземсезлек белән көтә. Берничә көннән биредә сыердан алынган эмбрионнарны суррогат “ана”га күчереп утырту алымы белән карында үскән бозаулар дөньяга киләчәк. Эмбрионнарны трансплантацияләү биотехнологиясе югары продуктлы сыер малларын тизләтеп үстерүнең нигезе булып тора. Мегаферма белгечләре исәпләвенчә, әлеге фәнни казанышка нигезләнеп, бер сыердан елына 20-70 бозау алырга була. Бу алым киләчәктә республикада сыер малларын арттыруда һәм терлекчелек продукциясе җитештерүне үстерүдә нинди мөмкинлекләр бирәчәк?

Мондый казаныш белән Русиянең бары тик өч кенә төбәге горурлана ала. Башкортстанда әлеге идеяне Рәйлә Насыйбуллина җитәкчелегендәге инвесторлар тормышка ашырды. Районның Яңа Куганак авылында төзелгән мегаферма хәзер республика агросәнәгать тармагының йөзе булып тора. Аның эшчәнлеге белән күптән түгел Президент Рөстәм Хәмитов танышты һәм зур бәя бирде.

Мегаферманың илебез күләмендә мөһим биотехнология лабораториясе булып танылуы зур җаваплылык өсти. Яңалык шунда: биредә сыер маллары санын арттыру эмбриональ алымга нигезләнә. Бу казаныш бер үк вакытта көтүнең генетик фондын яхшыртырга да ярдәм итәчәк.

— Зур башлангыч авторы Рәйлә Фәйзулла кызы Насыйбуллина Канадада булып, әлеге яңалыкларны өйрәнеп кайтканнан соң, тәҗрибә белән якыннан танышу өчен белгечләр җибәрергә карар ителде. Мегаферманың баш технологы Алик Әхтәмов белән табиб-эмбриолог Динара Скородумованы чит илгә укырга озаттык. Белгечләребез Ванкувердан 60 чакрым ераклыктагы фәнни эмбриональ үзәктә стажировка үтте, эш үзенчәлекләренә өйрәнде. Хәзер алар бездә генә түгел, республика әһәмиятендә дә бик мөһим белгечләр, — ди “Алатау” җәмгыяте җитәкчесе Вазыйх Мөлеков.

Мал санын арттыруда эмбриональ алымның өстенлеге нәрсәдә соң? Табигый һәм ясалма орлыкландырудан кайсы ягы белән аерыла? Әлеге сорауларга җавап табу өчен мегаферманың “үзәге”нә — эмбриональ лабораториягә үтәбез.

— Эмбриональ алымның үзенчәлеге шунда, — дип сөйли Алик Әхтәмов, — эмбрионны донор-сыердан алып “сурогат-ана”га урнаштырабыз. Әлбәттә, моның өчен генетик яктан көчле мал сайлап алына. Эмбриондагы күзәнәкләр аша туачак бозауның җенесен билгеләп була. Ягъни ДНК анализы белән без үгез яисә тана бозау кирәклеген алдан көйли алабыз. Гомумән, әлеге технология “Алатау” мегафермасында ныклап өйрәнелә генә башлады. Ләкин без инде тәүге сынауларны уңышлы тоттык. Берничә ай элек эмбрионнарны күчереп утырту тәҗрибәсе сыналган иде. Нәтиҗәләр яхшы. Октябрьдә  8 донор сыердан 35 эмбрион күчереп утырттык.

Ясалма орлыкландырудан аермалы буларак, эмбрионнар белән эш итү гаять зур чисталык, төгәллек һәм һөнәри осталык таләп итә. Донор сыерларны  сайлап алганнан соң, алар АКШта үстерелгән югары продуктлы үгезләр белән каплатыла. Махсус әзерлектән соң 7-8 көн үткәч, әлеге сыерлардан эмбрионнар “юдырып” алына һәм бик түбән температурадагы суыткычларга куела. Бер цикл дәвамында донор-сыердан 12-13 эмбрион алырга була. Яшәүгә сәләтлелеген ачыклаганнан соң, эмбрионнарны сыер карынына урнаштыралар.

— Бер сыер елына 20дән алып 70кә кадәр бозау бирергә мөмкин, дисез. Димәк, якын елларда мегаферма тагын да зураячак дип уйларга буламы?

— Бер сыердан 7 эмбрион алу безнең өчен зур җиңү иде, күрсәткечне 35кә җиткердек. Фәнни күзлектән фикер йөрткәндә, эмбрионнар ярдәмендә сыерның елына 70 бозау бирү мөмкинлеге бар. Дөресрәге, бер сыер елына җитмеш бозауга гомер бирә дигән сүз. Узган елның мартында 40 сыерга урнаштырылган эмбрионнардан тәүге бозауларны көтәбез. Аларны пробиркада яралган “җан ияләре”  белән чагыштырырга була. Әлегә ниндидер максат куярга иртәрәк дип уйлыйм. Әйтик, атнасына 10 сыерны эмбрион белән аталандыра алсак та начар түгел. Ашыгу урынсыз, чөнки трансплантацияләү вакыт белән генә түгел, ә технологик, медико-биологик факторларга да бәйле. Көненә 10 сәгать эшләсәк тә, елына иң күбе 220-240 эмбрион-бозау алачакбыз, — ди  Динара.

Төп сорауга тулырак җавап алу өчен “Алатау” җәмгыяте башлыгы Вазыйх Мөлековка мөрәҗәгать итәбез.

— Эмбрионнарны трансплантацияләү биотехнологиясенең асылы, минемчә, маллар санын тизрәк арттыруга гына кайтып калмый. Безнең өчен генетик фондны яңарту кыйммәтрәк. Продуктлылык арта икән, димәк, комплекс төзүгә киткән чыгымнар да тизрәк капланачак. Бу алым бик кыйммәт тора, әмма ышанычлы. Гормональ препаратлар, җиһазлар һәм башка материаллар — һәммәсе дә чит илнеке. Әгәр комплекс якын киләчәктә тулы куәтенә эшли башласа, ышанам, чыгымнар үзен аклаячак. Мегаферманың 5 мең сыер малына исәпләнгәненнән чыгып фикер йөрткәндә, алдагы берничә ел дәвамында лаборатория үзебез өчен эшләячәк, — ди Вазыйх Вәсил улы.

Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.

Кырмыскалы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»