15.12.2010 - Җәмгыять

Халык белән исәпләшмәүчеләрдән арынырга кирәк!

Башкортстанда урманнар барлык мәйданның 44 процентын, ягъни 6,3 миллион гектарны били. Агач материаллары запасы 765 миллион кубометрга җитә. Соңгы елларда республика җитәкчелеге урманнарны нәтиҗәле файдалану, агачны тирәнтен эшкәртүне камилләштерү һәм яшеллек дөньясын саклау буенча байтак чаралар билгеләде. Урман хуҗалыгындагы реформалар тармак эшчәнлеген җанландыруга да этәргеч бирергә тиеш иде. Хөкүмәт күрсәтмәсе нигезендә арендаторларга республикабыз урманнарының байтак өлеше килешү нигезендә бирелде.

Кызганычка каршы, яшел байлыкны сакчыл тотыну, агач эшкәртүне яхшырту һәм арттыру юнәлешендә үзгәрешләр күренми. Арендаторларның җавапсызлыгы һәм тапшырылган биләмәләрендәге башбаштаклыгы урындагы халыкта зур ризасызлык тудырды. Гомумән, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы бу хәлләрне контрольдә тотудан ерак тора. Эшкәртү сәнәгатен үстерүгә, урман ресурсларын нәтиҗәле файдалануга нәрсәләр аяк чала соң? 13 декабрьдә Республика йортында үткән Хөкүмәт утырышында каралган мәсьәлә шушыларга багышланды. Утырышны Президент Рөстәм Хәмитов алып барды.

Урман сәнәгате комплексының бүгенге хәле моңа кадәр тармакта эшләп килгән предприятиеләрне модернизацияләүне һәм агачны тирәнтен эшкәртүче яңа җитештерү линияләрен булдыруны таләп итә. Әмма тармактагы зур тарихлы предприятиеләрнең банктан кредит  ресурслары алу өчен финанс мөмкинлекләре чикле. Сәүдә базарына көндәшле продукция белән чыгу өчен булган куәтләр зур гына капитал салулар сорый. Республиканың Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы урман сәнәгате комплексына караучы предприятиеләрне үстерү максатында 11 инвестиция проектын тикшергән. Мәгълүм булуынча, Русия Федерациясе Хөкүмәте “чимал-урман” белән шөгыльләнгән эре инвесторларга льготалы шартлар тудыручы карар кабул иткән иде. Илдәге 14 проектның берсе — Башкортстанда.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Юрий Пустовгаров киңәшмәдә “Селена” урман эшкәртү компаниясенең Башкортстанда агач эшкәртүнең тулы циклын берләштерүче җитештерү проектын тормышка ашыру белән шөгыльләнүен хәбәр итте. Биредә берничә төр продукция чыгарылачак. Җитештерү куәте — елына 403,8 мең кубометр продукция. Предприятиедә 196 яңа эш урыны булачак. Юрий Леонидович сүзләренә караганда, әлеге концепция буенча төзелешкә һәм җиһазлар сатып алуга таләп ителгән инвестиция күләме 2,1 миллиард сумга җиткән. Әлеге вакытта урман киселә, материал әзерләнә, җитештерү биналары җиһазлана, киптерү җиһазларын монтажлау башланган.

Башкортстанның урман сәнәгатен үстерү программасы кече һәм уртача малтабарлык өлкәсендә алты меңнән күбрәк эш урыны булдыруны күз уңында тота.

2020 елга республиканың урман сәнәгате комплексындагы инвестицияләрнең гомум күләме 42 миллиард сумнан артырга тиеш.

Әлеге мөһим мәсьәләне караган Хөкүмәт утырышындагы фикерне тулыландырасы килә. “Селена” компаниясенең Белорет урманнарындагы хикмәтләре турында күптән түгел “Кызыл таң” гәзитендә күләмле мәкалә дөнья күргән иде. Анда “Селена”ның элекке Хөкүмәт кабул иткән карарларны, ике яклы килешүләрне төгәл үтәмәве, төбәктә яшәүче халыкның төзелеш өчен агач алалмау проблемалары күтәрелгән иде. Очрашуларда авыл халкы ризасызлыгын белдерде һәм республика гәзите аша бу турыда Башкортстан җитәкчелегенә җиткерүебезне сорады.

Әлеге киңәшмәдә “Селена” компаниясе җитәкчесе Анатолий Бондарукка да сүз бирелде. Әлбәттә, чыгышын “мин бу урманнарга шәхсән үземнең 250 миллион сум акчамны салдым, мин дә күпмедер табыш алырга хокуклы”, дип башлаган Бондарукның тәүдә үзен биредәге трибунаның хуҗасы итеп тоярга тырышуы күренде. Әгәр моңа кадәр әлеге компания эшчәнлеге чимал озату белән генә чикләнгән икән, “боз кузгалганнан” соң агач эшкәртү турында уйланулары табигый. Әйткәндәй, Белоретта урманнарның арендаторларга күпләп бирелүе аркасында урындагы халыкның төзелеш материалларына мохтаҗлык кичерүен беркем дә инкарь итә алмый. Әлеге фикерне Хөкүмәт утырышында Әбҗәлил район хакимияте башлыгы да хуплады. Аның сүзләренә караганда, район буенча ел саен йорт төзелешенә 44 мең кубометр чамасы агач таләп ителә. Ә бирелгәне — 8 мең (?) кубометрдан артмый. Сәбәбе — арендаторлар урындагы халык ихтыяҗы белән исәпләшми.

— Урындагы халыкка төзелеш өчен агач бирергә теләмәгән арендаторлардан һичкичекмәстән арынырга кирәк. Арендаторлар килешү төзегәнче үк алда торган бурычлары белән таныш иде. Урман байлыгына хуҗа булгач, алар бу турыда оныта. Агач кисүдән, сатудан башка шөгыльне белми. Ә кемнәр утыртырга, тәрбияләргә тиеш? Урман сәнәгатендәге хәлләр һич тә канәгатьләнерлек түгел, — диде Рөстәм Хәмитов.

Шунысы гаҗәп, урманны арендага алганда беркем дә проблемасы барлыгын белдерми. Һәркайсы үз бизнес-планы буенча эшне яхшыртырга тели кебек. Ә агачлар сирәгәя һәм таләп көчәя башлагач, арендаторларның проблемасы арта башлый. “Селена” җитәкчесе Бондарук та чыгышын: “Без бу урманнарга үз ихтыярыбыз белән килмәдек, ә республиканың элекке Хөкүмәте тәкъдиме белән ризалаштык. Ярдәм итәрбез дип Белорет районы хакимияте дә вәгъдә биргән иде. Алардан ярдәм көтү дә урынсыз...” — дип башлады. Президентка мөрәҗәгать итеп әйтелгән бу сүзләре җитәкченең аклануы булдымы, әллә ярдәм соравымы — аңлашылмады. Килешүдә каралган эшләрен тормышка ашыра алмаган “Селена” кемнән ярдәм сорарга тиеш? Инвестор буларак үзе җиң сызганырга тиеш түгелме соң?

Республика урман хуҗалыгы министры урынбасары Риф Гомәров, 2009 ел йомгаклары буенча “Башлеспром” компаниясенең киселгән урманның нибары 11 процентын гына тергезүен белдерде, ә “Селена-Лес” компаниясенең күрсәткече 18 проценттан артмаган. Әлеге мәгълүмат белән танышканнан соң Рөстәм Хәмитов урман сәнәгате арендаторларын браконьерлар белән тиңләде һәм халыкка файдасы булмаганлыктан, алардан арынырга кирәклеген әйтте.

Риф Гомәров киңәшмәдә тармактагы проблемалар белән таныштырырга тиеш иде. Бик үк аңлашылмаган һәм урынсыз бик күп саннар китерә башлагач, Президент аны бүлдерергә мәҗбүр булды һәм төп проблемалар, аларны хәл итү мөмкинлекләре белән таныштыруын сорады. Республика башлыгын, мәсәлән, ел башыннан рөхсәтсез киселгән агач күләме кызыксындырды. Министр урынбасары әйтүенә караганда, узган ел бу күләм 10,5 мең кубометр тәшкил итсә, узган 11 айда 6,5 мең кубометрдан артмаган.

— Рөхсәтсез урман кисүчеләр сездәге саннардан байтакка күбрәк. Авыл читендәге урманны кисүче кешеләрне тотып төзелгән протоколлар гына болар. Чын урлашучылар урман эчендә, тик аларга сезнең дә, хокук саклау органнарының да көчләре җитми, ахры. Урлашучы кеше, ерткыч кебек, урманнарыбызны талый. Ни өчен министрлык аларны эләктерердәй “капкан” куя алмый. Икенче мәсьәлә — арендага алынган җирләрнең нәтиҗәле файдаланылмавы. Иртәгәсе көннән башлап үзләрен чын хуҗа итеп күрсәтмәгән һәм табигать байлыгын әрәм-шәрәм итүче арендаторлардан ул җирләрне кабат кайтарып алу турында уйланырга кирәк. Акламаган арендатордан урманны тартып алу — мөһим бурыч. Рөхсәтсез агач кисүчеләргә һәм урлашучыларга каршы көрәш аеруча кискен булырга тиеш, — диде Президент һәм тармак министры урынбасары Риф Гомәровка да үз вазыйфасын дәвам итәргә өч шарт белән рөхсәт бирде — урманнан урлашуга чик куярга, урманнарны тергезүне җанландырырга һәм халыкка агач, төзелеш материалы бирүне чикләмәскә.

Урман сәнәгатен үстерүдә нәрсәгә өстенлек биреләчәк соң? Ул, беренче чиратта, агач эшкәртүнең тулы циклын берләштерүче җитештерү куәтләре белән бәйле.

“Тармакта кече малтабарлык мөмкинлекләрен файдалануга игътибар артачак. Моның өчен кече һәм уртача малтабарлык берәмлекләренә тиешле инфраструктурасы булган мәйданчыклар булдыру планлаштырыла. Республиканың төньяк урман сәнәгате зонасындагы районнарда һәм Урал аръягы төбәгендә индустриаль парклар булдырылачак”, — диде Юрий Пустовгаров үз чыгышында. Мондый парклар малтабарлык белән шөгыльләнүчеләрне чимал белән тәэмин итәргә, аны тирәнтен эшкәртү, яңа төр продукция җитештерү, азкатлы йортлар төзелешен үстерүгә булышлык итәчәк. Төзелүче Башкортстан АЭСының буш торган мәйданчыкларында “Башкортстан төзелеш материаллары” индустриаль паркын оештыру күзаллана. Нуриман яки Караидел районнарында “Союз” паркын булдыру карала. Әлеге проектлар инвесторларда зур яклау таба. Арада чит илләрнең билгеле компанияләре дә бар. Кыскасы, инвестицион проектларны тормышка ашыру 2020 елга тармакка капитал салуларны 40,87 миллиард сумга җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу үз чиратында исәпле урман кисүне 94 процентка үзләштерергә, республикада урман сәнәгате үсешен тотрыкландырырга булышлык итәчәк. Озак вакытка исәпләнгән программада шулай ук целлюлоза-кәгазь комбинаты төзү дә планлаштырыла.

Башкортстанның табигый байлыклары арасында урманнар мөһим урын тота. Әмма аларга кемнәр хуҗа, урманнар халыкка хезмәт итәме? Салынган инвестицияләр бизнес “кесәсе”нә генә эшләмәсме? Хөкүмәт утырышындагы чыгышында Рөстәм Хәмитовтан әлеге сораулар белән кызыксынучылар төгәл җавап ишетте булса кирәк.

Хөкүмәт утырышында каралган икенче мәсьәлә республикадагы тәмамланмаган төзелешләр күләмен республика бюджеты исәбенә киметү чаралары турындагы мәсьәләгә багышланды. Әлеге вакытта республикада гомум суммасы 17 миллиард сум тәшкил иткән шундый 3200 объект исәпләнә. Президент миллиардларча сум акчаның “суга акканын” билгеләде һәм төзелешләрнең өстенлекле юнәлешләрен ачыклап, шулай ук, бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итәргә кирәклеген ассызыклады.

Олег Төхвәтуллин.

 

Республика урман хуҗалыгы министры урынбасары Риф Гомәров, 2009 ел йомгаклары буенча “Башлеспром” компаниясенең киселгән урманның нибары 11 процентын гына тергезүен белдерде, ә “Селена-Лес” компаниясенең күрсәткече 18 проценттан артмаган. Әлеге мәгълүмат белән танышканнан соң Рөстәм Хәмитов урман сәнәгате арендаторларын браконьерлар белән тиңләде һәм халыкка файдасы булмаганлыктан, алардан арынырга кирәклеген әйтте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»