14.12.2010 - Җәмгыять

Әхмәтзәки Вәлидинең тууына — 120 ел

Әхмәтзәки Әхмәтшаһ улы Вәлидов 1890 елның 10 декабрендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Илчек-Тимер волостеның Көзән авылында (бүген Ишембай районының Көзән авылы) мулла гаиләсендә туган. 1908-1912 елларда Казандагы “Касыймия” мәдрәсәсендә укыган, аннары шунда ук төрки тарихын, гарәп һәм төрки әдәбияты тарихын укыткан. 1935 елда Вена университетын тәмамлаган. “Төрк вә татар тарихы” дип аталган иң беренче зур фәнни хезмәтен 1912 елда Казанда бастырып чыгара. 1913-1914 елларда Фирганә һәм Бохарага археографик экспедициядә катнаша.

1915 елдан Петроградтагы Дәүләт думасының мөселман фракциясендә сәяси эшчәнлеген башлый. 1917 елның апреленнән башкорт милли-азатлык хәрәкәте лидеры була. Беренче өч башкорт корылтаеның идеологиясен билгели. Башкортстан Хөкүмәтен һәм гаскәрләрен оештыруга җитәкчелек итә. А. В. Колчак диктатурасы урнаштырылгач, башкорт гаскәрләренең Совет власте ягына чыгуын оештыра. Бөтенсоюз үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР халык комиссарлары Советының 1920 елның 19 маендагы “Автономияле Совет Башкорт Республикасы дәүләт корылышы турында”гы карары белән Башкорт республикасының хокукларын чикләү белән килешмичә, большевиклар белән хезмәттәшлеген туктатып, басмачылар хәрәкәтенә кушыла. Урта Азиядә һәм Казахстанда басмачылар төркемнәре эшен көйләүче “Төркестан милли берләшмәсе” оешмасы рәисе итеп сайлана.

1923 елның февралендә Төрекмәнстаннан Иранга китә. Эмиграциядә фәнни һәм укыту эшчәнлеге алып бара. 1923 елның мартында Мешхед шәһәрендәге Равза китапханәсендә берничә борынгы кулъязма табып, шуларны тикшерә. Аларның берсе Ибн-Фадланның “Сәяхәтләр китабы” була.

Озак еллар Төркиянең Истанбул университетында  төрки халыклар тарихын укыта. Германиянең Бонн, Геттинген университетларында эшли. “Төркиләрнең гомум тарихына кереш”, “Бүгенге Төркестан һәм аның күптән түгел үткәне”, “Тарихи тикшеренүләрдә методология”, “Мөкаддимәт әл-әдәб”нең хорезмча тәрҗемәсе”, “Истанбул китапханәләрендәге миниатюралар турында” һәм башка зур хезмәтләр бастырып чыгара.

1953 елда Зәки Вәлиди Истанбул университеты каршындагы Ислам тикшеренүләре институтын җитәкли. Германиядәге көнчыгыш илләрен өйрәнү, Австралия фәнни, Финляндиядәге фин-угыр фәнни җәмгыятьләре әгъзасы булып сайлана. Иран Мәгариф министрлыгының  1нче дәрәҗә алтын медаленә лаек була. Башкортстанда Әхмәт-Зәки Вәлиди Туган исемендәге иҗтимагый премия булдырылган. Республика Милли китапханәсе аның исемен йөртә. 1992 елдан Башкортстанда халыкара “Вәлитов укулары” үткәрелә. Көзән авылында Вәлиди музее эшли.

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»