11.12.2010 - Җәмгыять

Дин — дәүләтнең тугры ярдәмчесе

Гыйбадәтханә турында без нәрсә беләбез? Күпләребезнең алар яныннан узып киткәне, кайберләребезнең эченә дә кергәне бар. Күпләр гыйбадәтханә — дини йолалар үтәү урыны гына һәм ул заманнан артка калган дип уйлый. Элекке заманнарда православие чиркәүләренең үз мәктәпләре, дәваханәләре, гәзитләре булганын, аларны иҗтимагый эш белән шөгыльләнүләре турында укыганыбыз һәм ишеткәнебез бар. 9 декабрьдә “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә чиркәүнең элекке традицияләрне һәм иҗтимагый эшне тергезүе турында сүз барды.

Уфа һәм Стәрлетамак архиепискобы Никонның референты игумен Игнатий (Климов) Урыс православие чиркәвенең социаль, мәдәни һәм иҗтимагый эшчәнлеккә, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек итүгә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Уфа епархиясенең һәр мәхәлләсе картлар һәм балалар йортларына, дәваханә һәм төрмәләргә ярдәм итә. Епархиянең көче белән наркоманнарны реабилитацияләүче өч үзәк, яшәргә урыны булмаганга приютлар оештырылган.

— Безнең өчен бу — элекке традицияләргә тугры калу гына түгел, ә төп эшебез. Аллаһ тарафыннан кешегә йөкләнгән ике бурыч-васыятьнең берсе — үзеңнең якыныңны ярат, — диде игумен Игнатий.

Әлбәттә, социаль эш мәхәлләләрдә генә чикләнеп калмый. Быел сентябрь-октябрьдә Уфа епархиясе зур социаль акциядә көчен сынап карый — Башкортстанда янгыннан һәм табигать бәла-казаларыннан зыян күргәннәргә ярдәмләшә. Зыян күргәннәрнең адреслары социаль хезмәтләрдән алына, кешеләр белән урынга барып сөйләшеп, нинди ярдәм кирәклеге ачыклана. Уфа һәм Стәрлетамак архиепискобы Никон указы белән барлык благочиния-чиркәү округларында кием-салым, азык-төлек, гигиена чаралары, акча җыю буенча төбәк пунктлары оештырыла. Каза күргәннәргә ярдәм итәргә теләүчеләр күп була. Янгыннан казага тарыганнар өчен кайбер чиркәүләргә әле дә әйберләр китерүне дәвам итәләр икән. Уфа шәһәре һәм районы, Белорет, Авыргазы, Хәйбулла, Бәләбәй, Ярмәкәй, Кырмыскалы, Мәләвез, Иглин, Туймазы һәм башка районнардагы 72 гаиләгә һәм 37 кешегә ярдәм күрсәтелә. Кешеләрнең барысына да,  нинди дин тотуына карамастан, ярдәм ителә. Дин гомум зур афәт килгәндә һәрвакыт дәүләтнең тугры ярдәмчесе булды һәм булып кала.  Уфа шәһәрендә “Ирәмәл” сәүдә комплексы һәм “Родина” кинотеатры янында янгыннан зыян күргәннәргә ярдәм итү өчен акцияләр үткәрелә.

Уфа епархиясендә социаль хезмәт, шулай ук Мәгариф, Мәдәният, Эчке эшләр министрлыклары һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе һәм башка дәүләт учреждениеләре белән элемтә бүлекләре эшли. Аларның барысының да эшен координацияләү өчен ярты ел элек миссионерлык укыту-методика үзәге оештырыла.  Епархия яңа юнәлешләрдә эшли, чиркәү яны инфраструктурасы киңәя. Мәхәллә гәзите, якшәмбе мәктәбе, православие яшьләре театры, балалар лагере, хәрби-патриотик клуб бар. Кешеләр хәзер чиркәүгә гыйбадәт кылырга гына түгел, ә гомум эшкә үз көчләрен салу өчен дә килә.  Шуның өчен дә Уфа епархиясендә руханилардан тыш гади халык та күп, алар югарыда әйтелгән өлкәләрдә хезмәт сала. Быел октябрь аенда аларның белемен күтәрү өчен ике еллык курслар ачылды.  Анда социаль, педагогика һәм миссионерлык юнәлешләре буенча дөньяви белгечләр әзерләнә. Бу хакта епархиянең социаль хезмәт һәм хәйрия бүлеге мөдире иерей Андрей Зуев сөйләде.

Уфа епархиясе район хакимиятләре, аларның социаль хезмәтләре, башка структуралар белән тыгыз элемтәдә тора.  Республиканың Кызыл Хач җәмгыяте белән хезмәттәшлек аеруча уңышлы дип исәплиләр. Епархия руханилары бара алмаган урыннарда да җыелган ярдәмне Кызыл Хачның вәкилләре тапшыра. Ике якның да теләге буенча бу хезмәттәшлек арытабан да дәвам итәчәге хакында республиканың Кызыл Хач җәмгыяте рәисе Юрий Симонов сөйләде.

Епархия шулай ук төрле-төрле мәдәни чаралар да үткәрә. Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә белән берлектә үткәрелүче “Иске Казан урамында җиде кичә” дигән мәдәни чара белән китапханә директоры урынбасары Галина Евдищенко таныштырды.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»