11.12.2010 - Җәмгыять

Үтми тор әле, гомер!

“Безнең кулдан бар да килә”.Башкортстанның Хатын-кызлар берлеге пленумында өлкән буынның яңа мөмкинлекләре мәсьәләсе каралды.

Узган елның 31 декабренә республикада пенсия яшендәге 1 миллион 34 мең 152 кеше теркәлгән. Аларның 679112се — хатын-кызлар. Барлык пенсионерларның 70 проценты дигән сүз бу.

— Өлкән яшьтәгеләрнең барысы да кеше тәрбиясенә мохтаҗ түгел, — дип билгеләде берлек рәисе Рәшидә Солтанова. — Алар социаль үсешкә зур өлеш кертәләр, хәзерге җәмгыятьтәге уңай үзгәрешләрне хуплап каршы алалар, социаль, мәдәни, иҗтимагый тормыш белән кызыксыналар. Ә иң мөһиме — алар көчләреннән килгәнчә хезмәт итә ала.

Әмма русиялеләрнең күбесе картайганчы яши алмый. 191 ил арасында гомер озынлыгы буенча Русия 107нче урында тора. Африка илләре белән бер тирәдә... Еш кына кеше үзе тере, ә җәмгыять өчен ул социаль яктан үлек исәпләнә. Моңа эш бирүчеләрнең күбесе олы яшьтәгеләрне артык кеше дип исәпләве дә сәбәпче. Үзләре дә шул ук эздән баруын оныта бугай алар.

Пенсия яше җитүне ир-атлар авыррак кичерә. Ә хатын-кызлар монда да югалып калмый — оныкларын тәрбияләшә, җәмәгать эшләренә керешеп китә. “Безнең хәрәкәттә иң актив хатын-кызларның 70 проценты илле яшьтән узган, — ди Рәшидә Искәндәр кызы. — Картлык күңел төшенкелегеннән килә, диләр. Ә безгә төшенкелеккә бирелергә вакыт юк”.

Соңгы елларда өлкән яшьтәгеләрнең кайберләре белем алуга өстенлек бирә. Бу тәҗрибә Көнбатышта киң таралган. ЮНЕСКОның 1997 елда кабул ителгән Гамбург декларациясендә мондый юллар бар: “Планетада яшәүчеләрнең күбесе — өлкән яшьтәгеләр. Аларның саны елдан-ел арта бара. Картларга җәмгыять үсешенә үз өлешен кертергә кирәк. Ә моның өчен белемле булу шарт. Аларга бөтен кеше белән беррәттән уку шартлары тудырырга кирәк. Соңыннан исә аларның мөмкинлекләрен тиешле дәрәҗәдә файдаланасы гына кала.”

Ә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы планетаның күп кенә тарафларында “Картлыкны шатлык иткән шәһәр” проектын тормышка ашыра. Шунысы сөенечле, әлеге проект безнең илдә ике шәһәрдә генә — Мәскәүдә һәм үзебезнең Туймазыда җәелдерелгән.

Туймазыда дүрт ел рәттән пенсионерлар өчен халык университеты эшли. Аның укучыларының 85 проценты — хатын-кызлар. Биредә волонтерлар укыта. Алардан тыш эшчәнлеккә юристлар, икътисадчылар, табиблар, хакимият хезмәткәрләре җәлеп ителә. Алар лекцияләр, семинар-дәресләр, дискуссия, экскурсияләр оештыра. Өлкән яшьтәгеләр инглиз, немец, француз, итальян телләрен, дин тәгълиматларын, телевидение, хокук, социаль мәсьәләләр, компьютер грамотасы, туризм, кул эшләре, сәламәт тормыш  серләрен өйрәнә. Алар “Туймазы” телекомпаниясе белән бергә “50+” телестудиясе оештырган. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына районда яшәүче Җиңү солдатлары турында фильм төшереп халык игътибарын яулады.

Республика Президенты Рөстәм Хәмитов олы яшьтәгеләр өчен социаль туризм проектын кабул иткәнгә кадәр үк туймазылылар Казан, Болгар якларын байкап кайтты. Кандракүл янындагы “Ватан” туристик лагеренда алар ел саен турист мәктәбе үтә. Ә проект кабул ителгәч, аны иң беренче Туймазы халкы күтәреп алды — ноябрь ахырында 48 кеше Уфага экскурсиягә килде. Абый-апалар Нестеров исемендәге музейда, “Нур” театрында булдылар, шәһәр буйлап йөрделәр.

Халык университетында укучылар район тормышында кайнап яши. Алар Кәкребаш авылындагы картлар йортында еш була, өлкәннәр яшәгән гаиләләргә ярдәм оештыра. Төрле өмәләр, торак-коммуналь хезмәткә түләмәүчеләргә каршы көрәш, ярдәмгә мохтаҗ балалар белән эшчәнлек тә олы яшьтәгеләр игътибарыннан читтә калмый. Күптән түгел алар “Картәниләр — оныкларга” дигән Русия грантына лаек булды һәм 600 мең сум акча отты. Кайда монда  картаерга вакыт!

Өлкән яшьтәгеләрнең барлык мөмкинлекләрен эшкә җиккәндә җәмгыять бик күп файда күрер иде. Нуриман районы Красный Ключ поселогында, әйтик, 82 яшьлек Антонина Федоровна Бакаева оештырган һәм бүгенге көнгә кадәр җитәкләгән хатын-кызлар советы яшьләрнең кулы җитмәгән бик күп файдалы гамәлләр башкара. Алар йорттан-йортка йөреп күп балалы, тулы булмаган гаиләләрнең хәлен белә, кирәккәндә ярдәм оештыра, җитәкчеләрнең эшче хатын-кызларга мөнәсәбәтен тикшерә, балалар бакчаларында ашату, тәрбия бирү мәсьәләләрен күз уңында тота. Низаг чыккан гаиләләр дөреслек эзләп еш кына хатын-кызлар советына мөрәҗәгать итә. Әйтик, күптән түгел бер хатынның ире озайлы командировкага китә дә, аның урынын вакытлыча күршесе ала. Антонина Федоровна аны үзенә чакыртып ала да “иманын укыта.” “Кәҗә сукмагы”на башкача басмый ир.

Менә шундый актив апа-абыйлар күбрәк булсын, социаль үлем алардан ерак торсын дип, республикада халык университетлары эшчәнлеген киңрәк җәелдерү карала. Рөстәм Хәмитовның Дмитрий Медведев белән очрашуында Русия Президенты бу идеяне хуплады. Ноябрь азагында Башкортстан Президенты республика Хөкүмәтенә 2011 елга халык университетлары максатлы программасы булдыру һәм аны финанслау мөмкинлекләрен ачыкларга кушты. Әлеге вакытта республикада шундый 6 университет бар. Анда компьютер техникасы, медицина нигезләре, хокук, психология, педагогика фәннәре буенча 300 кеше укый. Киләсе елда мондый уку йортлары барлык район, шәһәрләрдә дә оештырылачак. Аларны тәмамлаучылар диплом гына түгел, ә балалары һәм оныклары дөньясын яхшырак аңларга ярдәм итүче гыйлем дә алачак. Уку алдынгыларына республика, Русия һәм планетаның иң матур почмакларына ташламалы путевкалар алу мөмкинлеге биреләчәк. Киләсе елның июнь аена республикада олы яшьтәгеләр туризмы буенча беренче Бөтенрусия слеты оештыру каралган.

Өлкән яшьтәгеләрнең күбесе хатын-кызлар. Шуңа күрә дә әлеге матур башлангычларны хатын-кызлар советлары дәррәү күтәреп алсын иде дип телисе килә.

Резида ВӘЛИТОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»