10.12.2010 - Җәмгыять

Башта бозалар, аннан якларга тырышалар

Кеше хокуклары буенча вәкил республикада моннан унөч ел элек тәгаенләнде. Шуннан бирле ел саен декабрь башында ул журналистлар белән очрашып, еллык эшчәнлегенә байкау ясый, уңышлары белән уртаклаша. Һәм без... аның турында тагын бер елга онытып торабыз.

Кеше хокукларын яклау, кеше хокукларын бозу дип күпме генә сөйләнмик, бу күбрәк сүздә генә кала килә, ә әлеге хезмәт һаман тиешле дәрәҗәдә эшләп китә алмый. Бездә аңа карата сәер мөнәсәбәт, чөнки   хокуклар адым саен бозылган илдә ул кемнәргәдер комачаулый гына. Чит илләрне алсак, анда Кеше хокукларын яклаучы, ил җитәкчесеннән кала, икенче фигура! Әйтик, Испаниядә бу шулай. Скандинавия илләрендә Вәкилләрне берничә юнәлеш буенча сайлыйлар: бала хокуклары буенча, тоткыннар хокуклары буенча һәм башкалар. Ә безнең республикада, мәсәлән, бу хезмәттә биш кеше эшли, шуның дүртесе хокукларны яклау белән шөгыльләнә. Димәк, дүрт миллионлы Башкортстанда бер миллионга бер вәкил туры килә. Көлке.

Ә алар күбрәк булырга тиеш. Безнең илдә — бигрәк тә. Чөнки Русиядә ниндидер бурычны үтәү, максатны тормышка ашыру өчен бервакытта да кешеләрне кызганмадылар. Бу солдатларны күрәләтә үлемгә җибәргән сугыш вакытларыннан килә: үтәләсе бурычлар кеше гомереннән югарырак бәяләнгән дәверләрдән.

Ә замана сугышлардан тынып торган арада кеше хокукларын власть үзе боза, ничек тели һәм күпме тели. Һәм Вәкилнең бурычы – шушы властьны халыкка йөзе белән бору. Чын, туры мәгънәсендә. Әлеге вазыйфага сайланган Вәкил иң элек “бүген халыкны нәрсә борчый” дигән сорауга җавап табарга тиеш. Шушы дата алдыннан очрашу вакытында бу сорауны Башкортстан республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Рим Каюмовка да юлладык.

— Торак һәм хезмәт хокуклары бозылу турында мөрәҗәгать итүчеләр күп. Судларга, хокук саклау органнары эшчәнлегенә зарланучылар да бар. Торак мәсьәләсендә иске һәм авария хәлендәге йортлардан күчергәндә зыян күрүчеләр байтак. Бигрәк тә аз тәэмин ителгән гаиләләрнең мәнфәгате закон тарафыннан искә алынмый.  Йортлардан күчергәндә кешенең социаль статусына игътибар итсеннәр иде, дигән теләктәбез. Әйтик, җиде квадрат метрлы торакта яшәүчеләргә шулкадәр генә түләүсез мәйдан бирелә, болай да фәкыйрьлек чигендә яшәүче гаилә  калганын ничек сатып алырга тиеш? Бу җәһәттән Дәүләт җыелышы-Корылтайга законнар чыгару башлангычы белән чыгарга җыенабыз, — диде Рим Фидай улы.

Мәсәлән, Уфаның Руставели урамында бер гаилә — 58 яшьлек апа, аның кызы һәм бер яшьлек оныгы — чыннан да, җиде квадрат метрлы бүлмәдә көн күргән.

— Без анда булдык, карават белән өстәлдән гайре мебель сыймаган, әйләнергә дә мөмкин булмаган кысык почмак. Тиешле органнарга мөрәҗәгать иткәч, “бу гаиләне 1170нче итеп чиратка куйдык”, — дигән формаль җавап килде. Прокуратурага язарга мәҗбүр булдык, — ди Рим Каюмов.

Хезмәт хокуклары бигрәк тә банкротлыкка чыккан предприятиеләрдә эш хакын түләгәндә бозыла. Милке булмаган оешманың бурычы түләнгән, дип исәпләнә, димәк, банкротлык — отышлы ысул. Республика территориясендә 1370 банкрот предприятие бар, аларның барысында да хезмәт хакы түләүдә хилафлыклар күзәтелә. Закон аны түләүне арбитраж идарәчеләргә йөкли, алар бу бурычларына бармак аша карый, яңа җитәкче, милекне сатып эш хакы түләү урынына, аны максатсыз тарката, хәтта үзе урлый. Бу өлкәдә дә законнар катгыйланырга тиеш, югыйсә, былтыр Җинаять кодексының 145 мәддәсе буенча суд алдына нибары унике җитәкче баскан, шуларның дүртесе шартлы рәвештә хөкем ителгән, алтысы штраф түләп котылган, икесе азат ителгән. Быел эше судка барып җиткән сигез кешенең җидесе тагын иректә калган, берсе штрафка тарттырылган. Ә бит предприятиенең банкротка әйләнүендә эшчеләрнең гаебе юк, аны шушы көнгә төшергән җитәкче гаепле. Инде конкурслар үткәреп, икенче идарәче сайлап куялар, анысы да үз җаен гына каера. Кеше хокуклары буенча вәкил менә шундый хәлләрдә ярдәмгә килергә тиеш, һәм ул килә дә. Ләкин законнарны сикереп узып булмый. Аларның бездә кемне яклавын да белмәссең.  

Республикада яшәүче 320 мең инвалидның хокуклары үтәлүен дә Вәкил контрольдә тотарга тиеш. Ә аларны кешегә исәпләүчеләр аз бездә. 

– Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен каршылыксыз мохит булдыру мәсьәләсендә тиешле органнарны “селкетә” торгач, берникадәр уңышка ирештек. Гарипләрне эшкә урнаштыру проблемасы һаман да кискен булып кала һәм ниндидер зур үзгәрешләргә өмет итәргә иртәрәк. Предприятиеләрдә инвалидлар өчен эш урыннарына квота булдыру турында карар чыкканнан соң сигез меңнән артык урын  әзерләнгән, эш сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны ике меңнән арткан, һәм бары тик 534 кеше эшкә урнаштырылган. Бу җитди эшкә менә шулай формаль караш, – дип уфтана Каюмов.

Психик авыруларның хокукларын яклау – безнең өчен яңа юнәлеш, дип билгеләде ул. Моңа кадәр аларның хокуклары булмаган, күрәсең. Баксаң, аларга да Конституция буенча бөтен хокуклар һәм ирекләр бирелгән икән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, җир йөзендә һәр дүртенче кешенең психикасында тайпылышлар күзәтелә. Республикада 114 меңнән артык психик авыру яши, шуларның 46 меңнән артыгы — хастаханәләрдә дәваланучылар, 68 меңе консультация алучылар.

Республика психоневрология интернатларында, картлар йортларында һәм башка шундый учреждениеләрдә булганда Кеше хокуклары буенча вәкил авыруларның бик мөшкел хәлдә тотылуына шаһит була. Әйтик, Базилевкада урнашкан психиатрия дәваханәсендә ятучылар көнгә 62 сум 58 тиенгә тукландырыла, медикаментлар өчен 53 сум 54 тиен акча бүленә, шул ук вакытта бу төр авыруларга шифасы тигән даруларның хакы кыйммәт икәне билгеле. Учреждениеләрдә пациентларның артык күп булуы, урын җитмәве турында инде сөйләүче дә юк. Бер бүлмәдә сигезәр-уникешәр кеше җан асрый. Инвалидлар белән бергә каты авырулар (әйтик, яман чиргә таручылар) бергә тотылырга мөмкин. Аларны урнаштырыр урын юк, чөнки урыннарда  хоспислар мәсьәләсе хәл ителмәгән.

Әйткәндәй, учреждениеләр дә кеше күплеге проблемасы Җәзаны үтәтү  хезмәтенә караучыларында бигрәк тә кискен тора. Уфаның 1 санлы тикшерү изоляторында тиешледән 30 процентка артыграк кеше тотыла. Русиядә тоткыннарга карата болай да бик начар мөнәсәбәт яшәп килә, икенчедән, бер генә илдә дә җинаять эшләгән һәм ирекеннән мәхрүм ителгән кеше мондый рәхимсез шартларда асралмый. Әле хөкем ителмәгән кешеләр дә тикшерү изоляторларында айлар, еллар буена җәфа чигәргә мәҗбүр. Аннары аның гаепсез икәнлеге ачыклана, ләкин ул байтак вакытын шушы тоткынлыкта үткәрде бит инде. Ни өчен судлар бу мәсьәләне хәл итми? Ни өчен җиңел җинаять кылучыга да җәза чарасы итеп иректән мәхрүм итү сайлана? Бу — бер проблема.

Икенчесе судларга кагыла. Ни өчен гражданнар, үз проблемаларын хәл итүне сорап, дәүләтнең, чиновникларның законсыз гамәлләренә зарланып, судларга мөрәҗәгать итми? Җавап гади: чөнки файдасы булмаячагын беләләр, тормыш шушыны көн саен раслап тора.

Менә унөч ел инде аларны республикада яклаучы институт — Кеше хокуклары буенча вәкил бар. Быел бирегә 900гә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Шикаятьләр урыннарга чыгып тикшерелсә дә, бу эшкә бик күп органнар җәлеп ителсә дә, нәтиҗәлелек 8-9 проценттан артмый. Ягъни    900 кешенең 72-81енең генә шикаяте канәгатьләндерелгән, калганнарына Вәкилнең “теше үтмәгән” булып чыга. Ә бит бу хезмәт – кеше күзен төбәп килгән соңгы инстанция! Арытабан аңа Европа судына гына мөрәҗәгать итәргә кала. Әйткәндәй, Страсбург судына язучыларның күпчелеге Русиядән, анда бүген безнең илдән 30 мең мөрәҗәгать ята. Башкортстаннан 4-5 кешенең эшен Европа суды карый.

Әлбәттә, кешенең хокуклары бозылу турында җан авазына тиң мөрәҗәгате үз илендә, үз республикасында, шәһәрендә, районында каралса әйбәтрәк. Шикаятьне алу белән, шунда ук. Ә иң яхшысы — ул хокуклар бөтенләй бозылмасын иде.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Әле хөкем ителмәгән кешеләр дә тикшерү изоляторларында айлар, еллар буена җәфа чигәргә мәҗбүр. Аннары аның гаепсез икәнлеге ачыклана, ләкин ул байтак вакытын шушы тоткынлыкта үткәрде бит инде. Ни өчен судлар бу мәсьәләне хәл итми?

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»