10.12.2010 - Җәмгыять

Уеннан уймак чыга

СССРда беренче уен автоматлары 1988 елда урнаштырыла башлый. Мәскәү, Ленинград, Сочи, Ялта, Минск, Таллин, Выборг һәм Пятигорск шәһәрләрендә “Интурист” кунакханәләрендә 226 уен автоматында акча отарга мөмкин була. СССРда беренче казино 1989 елда Эстониядә ачыла. Шул ук елның язында Мәскәүдә икенче казино ишекләрен ача. 2005 елда исә илдә уен автоматлары — 400 меңгә, уен өстәлләре 5 меңгә җитә. Бу вакытта Русиядә комарлы уен бизнесында биш-алты миллиард доллар әйләнештә йөри. Шул ук вакытта казиноларда фатирларын оттыручылар, бурычка батып үз-үзләренә кул салучылар, эш хакын алу белән уен автоматлары артына утыручылар арту, комарлы уен йортлары хуҗаларының үз кесәләрен генә кайгыртуы ил хөкүмәтен кырыс адымга барырга этәрде. Федераль законга ярашлы, 2009 елның беренче июленнән Русиядә  Алтай, Приморье крайларында, Калининград өлкәсендә һәм Краснодар крае белән Ростов өлкәсе чигендә махсус уен зоналарында гына комарлы уен бизнесын үстерергә мөмкин. Илдә казинолар ачу, уен автоматлары  урнаштырып, комарлы уен клублары оештыру катгый тыелды. Кызганычка каршы, законның үз көченә керүенә ел ярым вакыт үтсә дә, Русиядә, шул исәптән Башкортстанда да,  комарлы уен бизнесына тулысынча чик куелмады. Бу фикерне анык мисаллар дәлилли. Стәрлетамак шәһәре Эчке эшләр идарәсенә төнге клубның бер хезмәткәре: “Зинһар, ярдәм итегез! Бер карак кулымнан 25 мең сум акчамны тартып алып качты!” — дип хәбәр итә. Хокук сакчылары тиз арада тиешле урынга барып җитә. Милиционерлар нәкъ бина каршында сибелгән йөзлекләргә тап була. Ахырда, акчаларның саксыз кыланган бур кесәсеннән коелганы ачыклана...

Ул көнне бу “ботканы” пешерүче “геройга” чираттагы дозага акча җитми. Аңа уен автоматында да бәхет елмаймый. “Сыңар куллы бандит” акчаларны бер-бер артлы йотса да, юмартлык белән җавап бирми. Шәраб эчүдән исергән Илфир кесәсендә сукыр бер тиен дә калмаганын сизми дә кала. Ә тәне, җаны әфьюн таләп итә. Нәрсә эшләргә? “Ломка”ны ничек басарга? Автомат экранындагы алма, лимон, әфлисун рәсемнәренә карап, калтыранып утыручы егет бер хезмәткәр кулындагы акчаларны шәйләп кала. Сакчыларның тартырга чыгуыннан файдаланып, акчаларны тартып алып чыгып кача, тик файдалана алмый.  Аны 40 минуттан соң сибелеп калган “акча сукмагы” буенча эләктерәләр. Моңа кадәр дә кесә телефоннары, калай мичкәләр урлап эләккән, суд карарын көтеп йөргән егетнең язмышы билгеле инде. Ул хәзер дүрт елга кадәр рәшәткә артына эләгергә мөмкин.

Ләкин монысы башка мәсьәлә. Ә тышына “Интернет-салон” дип язылган бинаның эчендә уен автоматлары урнаштырылуын ничек аңларга? Югыйсә, комарлы уен бизнесы ил күләмендә тыелды бит? Уен автоматлары белән Интернет челтәре арасында нинди уртаклык бар? Шәһәр уртасында “кара малтабарның” баеп ятуы, күп яшьләрнең, гаилә башлыкларының упкынга тәгәрәве хакында Стәрлетамак шәһәре хакимиятендә беркем дә белмәде микәнни? Әллә “кара малтабар” түрәләргә ай саен акча төртеп, “солых” төзегәнме? Мөгаен, тиздән бу сорауларга да җавап табылыр. Гаепле кешеләр штраф түләп котылыр, кайберәүләр югары вазыйфаларыннан колак кагар. Ә менә федераль законны санга сукмыйча череп баеган “кара малтабарның” эшчәнлеге нәтиҗәсендә муеннан бурычка чумучыларга, тол калган хатыннарга, ятим калган балаларга, таркалган гаиләләргә, рәшәткә артына эләгүчеләргә кем ярдәм итәр? Бу эшне, бәлки, татлы телле адвокат яллап, штраф түләп котылучы “кара малтабар”ның үзенә йөкләтергә кирәктер. Мондый күренешкә вакытында чик куймаган түрәләр дә җавапсыз калырга тиеш түгел.

Уфада да комарлы уен бизнесы белән көрәш бара. Хокук сакчылары ноябрь уртасында Зорге урамындагы казиноны “штурмлады”. ОМОН тимер ишекне бәреп эчкә үткәндә бина уенчылар белән тулган була. Казино хезмәткәрләре исә, алдан өйрәтелгәнчә, тәрәзә аша баскыч буенча качарга тырыша. Алар бераздан кулга алына. Ләкин болар кешеләрне алдап акча суыру “чылбырының” очы гына була. Урнаштырылган камералар аша һәр казинодагы хәлләр торышын, өстәлдәге һәр фишканы, һәр кәртне күзәтүче, жаргон телендә “камермен” дип йөртелүче кеше дә бар. Ләкин камермен казиноны күрше бүлмәдән түгел, күрше шәһәрдән, хәтта чит илдән дә күзәтеп ятарга мөмкин. Шуңа күрә мондый “зур балык” бик сирәк кенә кулга эләгә.

Ноябрьдә Уфа үзәгендә урнашкан “Һалле” клубын тикшерү дә нәтиҗәле була. Биредә лицензияләнмәгән программалы 85 лотерея автоматы булуы ачыклана. Әлеге вакытта тикшерү бара. Бу очракта закон бозучы алты елга кадәр рәшәткә артына эләгергә мөмкин.

Кызганычка каршы, акча күп булган җирдә җинаятьчелек тә, коррупция дә, әшнәчелек тә, ришвәт бирү дә чәчәк ата. Хәтерегездә булса, агымдагы елда БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләр белән көрәш идарәсе хезмәткәрләре малтабардан ришвәт алган чагында Туймазы районы территориаль сайлау комиссиясе рәисен кулга алганнар иде. Бу вакыйганың да үз тарихы бар. Июль уртасында хокук сакчылары Туймазы шәһәрендәге күңел ачу үзәгендә тикшерү үткәрә. Махсус операция барышында 12 уен автоматының җиһазлары сүтеп алына. Түрә шушы җиһазларны янә хуҗасына кайтарып бирергә вәгъдә итә. Вөҗдансыз түрәнең хокук саклау органнарының Коррупциягә каршы тору һәм законсыз комарлы уен бизнесы белән көрәшү буенча комиссия әгъзасы икәнлеген дә билгеләү мөһим. Комарлы уен бизнесы белән актив көрәшүчеләр арасында сатлыкҗаннар булу уртак максатка ирешергә комачаулый. Мөгаен, Туймазыдагы комсыз түрә кебекләр берәү генә түгелдер. Алар акча төртүчеләргә уен автоматларының җиһазларын гына түгел, хокук сакчылары үткәрәчәк рейдлар, махсус операцияләр турында да хәбәр итәргә онытмыйдыр. Андыйларны төрле юллар белән ачыклап, җәзага тарттыруга да игътибарны арттырырга кирәктер. “Кара малтабарлар” хокук сакчыларының һәр адымын белеп торганда, уен бизнесының тамырын корыту мөмкинме?

Комарлы уен бизнесының бүгенге хәле турында Уфа шәһәре Эчке эшләр идарәсенең оператив хезмәткәре түбәндәгене бәян итте:

—Уфада, шул исәптән Башкортстанның башка шәһәрләрендә, көн саен рейдлар, операцияләр оештырабыз. “Кара малтабарлар” законны урап үтү өчен төрле хәйләгә бара. Мисал өчен, хәзер клубларга уен автоматлары урынына “лотерея автоматлары” урнаштырыла. Бирегә килүче арзанга гына лотерея билеты ала да акча ота. Аңа күбрәк акча оту өчен автомат артына утырырга тәкъдим итәләр. Лотерея автоматы уен автоматыннан аерылмый. Моңа карамастан, закон безгә мондый юл белән халыкны алдаучыларны җәзага тарттырырга мөмкинлек бирми. 2011 елның гыйнварында гына яңа закон үз көченә керәчәк. Аңа ярашлы, электрон җиһазлар ярдәмендә лотерея уеннары оештыручылар закон бозучылар саналачак.

Гомумән, бүген комарлы уен йортларын ачыклау шактый авыр. Калын тимер ишекләр артында урнашкан, ишек каршына берничә видеокамера куелган яшерен комарлы уен йортларына бер-берсен белгән кешеләр пластик карточкалар ярдәмендә генә керә ала. Ләкин артка чигенергә җыенмыйбыз. Уфада, шул исәптән Башкортстанда, кырын эш белән шөгыльләнүчеләрне ачыклап, җәзага тарттырачакбыз, — диде ул.

Айдар ЗӘКИЕВ.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»