09.12.2010 - Җәмгыять

Тәрбия эше хатын-кыздан башлана

Кешелек дөньясы XXI гасырның тәүге ун елын төгәлләү алдында тора. Әйләнә-тирәбезгә күз салсак, соңгы гасыр эчендә тормышыбызның фән һәм техника өлкәсендә никадәр алга киткәнен күреп хәйран калырлык. Әмма, ни кызганыч, тормышыбызның бәрәкәте, яме торган саен югала бара. Япь-яшь кызлар кулларына шешә, тәмәке тотып, ярым-шәрә урам гизә, кулдан-кулга күчеп мәхәббәт эзли. Ата-анасыннан калган йортны бүлешә алмыйча, бертуганнар кан дошманга әйләнә. Балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйлар саны сугыштан соңгы күрсәткечне дә узып китте.

Эчкечелек, наркомания, азгынлык аркасында килеп туган афәтләрнең саны чиктән ашты. Иң аянычлысы — гаиләләрнең таркалуы. Бу күрсәткеч инде күптән илле проценттан узды. Яшьләрнең, балаларның үз-үзенә кул салуы хакындагы мәгълүматларга күз салсаң, чәчләр үрә тора...

Әйе, бер гасыр эчендә фәнни-техник яктан искиткеч югарылыкка күтәрелдек. Әмма рухи-әхлакый яктан моңача күрелмәгән түбәнлеккә тәгәрәдек. Бу хәлләр тоташ илебездә күзәтелгән кебек, безнең милләтебез өчен дә хас.

Күпләр монда бүгенге икътисади хәлләрне, эшсезлекне сәбәп итәр. Әлбәттә, аларның да тәэсире зур, әмма нинди авыр елларда да халкыбыз өмет белән яшәгән, тырышкан, балаларына гыйлем, күркәм тәрбия бирү өчен көчен кызганмаган.

Илебез тормышында килеп туган әлеге милли, рухи һәм әхлакый проблемалар “Сәхипҗамал” республика татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзаларын тирән борчый. Озакламый үзенең ун еллыгын билгеләргә җыенучы оешма тәүге көннәрдән үк хатын-кызларыбызны милли һәм рухи яктан агарту, милләтебезнең гасырлар буе яшәп килгән күркәм традицияләрен саклау, яшь кызларыбызны гаилә тормышына әзерләү, халкыбызның фидакарь асыл затлары калдырган мирасны өйрәнү һәм аны файдалану бурычын төп максат итеп куйды.

Бу җәһәттән моннан ике ел элек Уфада мөслимәләрнең хәйрия оешмасы оештырылуга 100 ел тулуга багышланган зур чара үтте. Башкортстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшидә Солтанованың зур ярдәме белән оештырылган бу чарада кыз балалар өчен мәктәпләр ачкан, аларны һөнәргә өйрәткән, гыйлем биргән Суфия Җантурина, Мәрьям Солтанова кебек якташларыбыз хакында дулкынланып искә алдык.

Шундыйларның берсе — егерме ел буена Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте әгъзасы, казыя булган Мөхлисә Бубиның тормышы да күпләргә үрнәк булырлык. Авыр елларда хатын-кызларыбызның тормышын җиңеләйтү, кыз балаларны тәрбияләү, аларга һөнәр бирүдә актив эшләгән, рухи батырлык күрсәткән бу ханымның тормышын җентекләп өйрәндек.

Уфаның “Ихлас” мәчетендә аның тормыш юлына багышланган фәнни конференция үткәрдек. Мөхлисә Бубиның шәхси үрнәге бүген дә уйландыра һәм тетрәндерә. Конференциядә катнашучылар аның хакында әсәрләнеп сөйләделәр, халкыбызның шундый кызлары калдырган матур үрнәкләрне бүгенге тормышыбызда отышлы файдалану буенча тәкъдимнәр керттеләр.

Бөек Ватан сугышы елларында мил-ләтебез кызлары яу яланында, тылда фидакарьлек күрсәтү белән беррәттән, илебезнең киләчәге булган балаларны саклап калу, аларны тәрбияләүгә бөтен көчен салды. Яу яланында зур батырлык күрсәткән, төнге вакытта дошман самолетларын бәреп төшерүе һәм дошман объектларын юк итү өчен бомбалар ташлауга 792 очыш ясаган Мәгубә Сыртланова хакында аеруча бер горурлык белән әйтеп үтәсе килә. Бәләбәй җирендә туып үскән бу герой кызның язмышы хакында өлкән язучыбыз Суфиян Поварисов “Төнге фәрештәләр” дип исемләнгән роман язды.

“Дуслык йорты” китапханәсендә Мәгубә Сыртланова батырлыгына багышланган китап буенча бик эчтәлекле конференция оештырылды. Ул күңелләрне берчә тетрәндерде, берчә сокландырды. Шулкадәр очыш ясаган татар кызының батырлык чыганагы каян килә? Әлбәттә, гасырлар төпкеленнән килгән милли тәрбия чишмәсеннән, Ватанны сөю хисеннән, рухи ныклыктан. Милләтебез кызларына хас булган тырышлыктан һәм үҗәтлектән. Әйе, бүген, күңел төшенкелегенә бирелгән, дөньяга кул селтәгән кайберәүләр өчен матур үрнәкләр бар безнең тарихыбызда.

“Сәхипҗамал” оешмасы әгъзалары ун елга якын яшьләр арасында тәрбия эше алып бара. Кырык елдан артык Башкорт дәүләт университетында бу юнәлештә эшләгән Бәйнә Сәлимгәрәева күпләргә үрнәк булып тора. Бәйнә Салих кызы оешма эшендә актив катнашу белән беррәттән, үзенең файдалы киңәшләре, шәхси үрнәге белән милләтебезнең берничә буын кызларын олы тормыш юлына әзерләде, алар өчен сабырлык һәм рухи матурлыкның якты маягы булып торды.

Оешмабыз эшенә җитди өлеш керткән Сәтыйга Шәңгәрәева, Рауза Латыйпова, Флүдә Әмирова, Роза Дәминева, Рәйсә Тимергалина кебек өлкән буын ханымнарыбыз гомерләрен илгә, халыкка, хезмәткә багышлау белән бергә, үрнәкле гаиләләре, тәрбияле балалары белән милләтебезнең асыл хәзинәсен тәшкил итә. Яшьрәк буын вәкилләреннән Фәндидә Харрасова, Фәнизә Гыймадиева, Резида Вәлитова, Рәвизә Тимерхановалар да оешмада зур көч сала.

Халкыбызның рухи һәм милли үсешендә Ислам диненең нинди роль уйнавы һәркемгә билгеле. Шуны истә тотып, моннан дүрт ел элек без оешма әгъзалары өчен дини дәресләр алып барырга “Ихлас” мәчете мөгаллимәләре Фатыйма Фаткуллина һәм Розалия Халиковага мөрәҗәгать иттек. Алар оештырган укулар рухи үсешкә, гыйлем алуга, хатын-кызларыбызга дини тәрбия бирүдә зур этәргеч булды.

Быел апрельдә Башкорт дәүләт университетының филология факультетында кызлар өчен “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага сөйләшү оештырылды. Анда Розалия Халикова белән бергә “Ихлас” мәчетендә дини дәресләргә йөрүче, бер үк вакытта үзләре университетта укучы матур мөселман гаиләләре корган Дания Әгъзамова һәм Розалия Хәбибуллина да катнашты. Бу очрашу Ислам дине хакында кызларга күп мәгълүмат бирде, алар үзләре өчен матур тәрбия дәресе алды.

Җәй башында Уфаның “Лалә-Тюльпан” мәчетендә Русия Ислам университеты “Хәзерге җәмгыять тормышында мөселман хатын-кызларының роле” дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрде. “Сәхипҗамал” оешмасы әгъзалары анда актив катнашып, мондый чараларны үзләре дәвам итәргә дигән карарга килде. Икенче конференция Уфаның Нижегородка бистәсендәге “Мөнирә” мәчетендә оештырылды. Анда мөселман хатын-кызларының төрле өлкәләрдә нәтиҗәле эшләве, хәләл кәсеп белән мал табуы, төрле тармакларда хәләл ысулны куллану турында сүз барды. Уфаның бу бистәсендә мәһабәт мәчет бинасын төзет-кән Мөнирә Байгилдина үзе хәләл кәсеп белән мал табып, тапкан бар акчасын Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен сарыф итеп, рухи ныклык һәм шәхси үрнәк күрсәтә.

Мөнирә Ләбиб кызы үрнәгендә динебезне, милләтебезне үстерүгә зур өлеш кертүче эшкуар хатын-кызларыбыз арта бара. Хәләл кафелар ачып, башкала халкын куандырган Римма Еникеева, Миякә районы Сатый авылында кибет ачып мәчет төзүгә өлеш кертүче Әлфия Хәбибова, шул ук район үзәге Кыргыз-Миякәдә кибет ачып хезмәт иткән Рәсимә Мостафина, Гафури районы “Родина” совхозы икътисадчысы Галия Рахмангулова кебек хатын-кызларыбыз хәерле, саваплы эшләрдә бик теләп катнаша. “Мөнирә” мәчетендә булган очрашуда алар һәркайсы илһамланып чыгыш ясады, үз тәкъдимнәрен кертте.

Октябрь ахырында Уфадан һәм республиканың төрле төбәкләреннән Авыргазы районының Әпсәләм авылы мәдәният йортына килгән абруйлы хатын-кызларыбыз “Яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә актулаь проблемалар” дип аталган конференциядә бик эшлекле  шартларда фикер алышты. Конференциягә җыелган хатын-кызлар халкыбызны әхлакый торгынлыктан чыгару, балаларыбызга дөрес тәрбия бирү, җәмгыятебезнең киләчәген коткару турында тирән дулкынланып чыгыш ясадылар.

Кырык елдан артык мәктәптә математика укыткан, мәгариф бүлегендә методист булып эшләгән Русия мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Филүзә Ишбулатова, биш бала тәрбияләгән тәҗрибәле педагог Рәмзия Сафина, мөгаллимәләр Фатыйма Фаткуллина һәм Розалия Халикова мәктәпләребездә әхлак тәрбиясе алып бару проблемалары хакында, яшьләребезне коткару өчен кичекмәстән, бөтен республика күләмендә тиешле чаралар күрү хакында, яшьләрне гаилә тормышына әзерләү турында фикер алыштылар.

Конференциядә башкорт милләтенең абруйлы кызлары, үз милләтен үстерү өчен җиң сызганып эшләгән танылган дәүләт эшлеклесе, Башкорт хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, шагыйрә Гүзәл Ситдыйкова, Гафури районы хакимияте башлыгы урынбасары Гөлнур Сәфәргулова, Күгәрчен районы “Морак” мәчете мөгаллимәсе Әминә Әделгуҗина, Башкортстан медицина университеты доценты Кәримә Сөләйманова шулай ук килеп туган әхлакый проблемалар турында тирән эчтәлекле чыгышлар ясадылар, конкрет тәкъдимнәр керттеләр.

Ә инде бу конференциянең Өршәк авылы Советы территориясендә оештырылуына Флүрә Абдрахманова сәбәпче булды. Корманай авылында үсеп, дистә елга якын Мостафа мәктәбендә директор, чирек гасыр Уфаның 21нче дәваханәсе баш табибының кадрлар буенча урынбасары булып эшләгән Флүрә Исмәгыйль кызы Русия Ислам университетында белем алып, пенсиягә чыгу белән туган авылына кайтты. Картайган әнисен тәрбияләп соңгы юлга озатты. Авылдашларына, балаларга Ислам нигезләре өйрәтү белән беррәттән, Корманай авылында мәчет төзетүгә дә этәргеч ясады, бөтен авыл халкын бу эшкә дәртләндерде. Корбан гаете көнендә корманайлылар бәйрәм намазын яңа мәчет бинасында укыдылар.

Конференциядә катнашучылар республикабызда халкыбызны, бигрәк тә үсеп килүче буынны рухи яктан агарту,  тәрбия эшенә мәдәният учакларын, китапханәләрне актив җәлеп итү турында эшлекле тәкъдимнәр керттеләр. Вакытлы матбугатта, радио һәм телевидениедә булган мөмкинлекләрне уңышлы файдаланырга чакырдылар.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов чыгышларында икътисадны үстерү мәсьәләләре белән беррәттән, рухи һәм әхлакый тәрбия мәсьәләләренә  дә иң җитди игътибар бирә. Президент башлангычларын тулысынча хуплыйбыз һәм бу эшкә үз өлешебезне дә кертербез, дип уйлыйбыз. Чөнки төбәкнең, Башкортстан халыкларының нәтиҗәле үсеше өчен бу көн таләбе.

Гөлҗиһан Яһудина,

“Сәхипҗамал” республика

татар хатын-кызлары

иҗтимагый оешмасы рәисе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»