09.12.2010 - Җәмгыять

Җылы яктан кошлар кайта һәм... гастарбайтерлар килә

Уфа шәһәренең теләсә кайсы базарында үзеңне Ташкентта, Астанада, Бакуда, Ашхабадта кебек хис итәсең. Үзбәк, әзербайҗан, казах, төрекмән, тагын әллә нинди телләрдәге ят сүзләр колакны яра. Зур төзелешләрдә, хәтта кайбер хуҗалыкларда, предприятиеләрдә дә шундый ук хәл. Моңа һич тә аптырыйсы юк. Чөнки Русия чит илләрдән килгән эшче көчләр саны буенча Европада беренче урынны били. Безгә гастарбайтерлар, башлыча, Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Украинадан килә. Башкортстан да бик күп көньяк халкы өчен вакытлыча эшләү, яшәү урыны булып тора. Ә кунаклар ачык йөзгә тыйнаклык белән җавап бирәме? Башкортстанга эшкә килүче чит ил гражданнары ничә көндә теркәлергә тиеш? Бу законны үтәмәүчеләргә, теркәү үтмәгән мигрантлар хезмәтеннән файдаланучыларга нинди җәза билгеләнә? Федераль миграция хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе үткәргән “Законсыз мигрант” операциясенең икенче этабы бу сорауларга ачыклык кертте.

Октябрь аенда оештырылган оператив-профилактик чара барышында республикада сәнәгать, сәүдә, төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм башка өлкәләрдә ике меңнән артык тикшерү үткәрелгән. Чит ил гражданнарының документлары җентекләп каралган һәм 5576 кеше җаваплылыкка тарттырылган. Ялган документлар ясауның — ике, законсыз миграциянең дүрт очрагы теркәлгән. Мәсәлән, Уфа шәһәрендә бер төзелеш объектында тиешле документлары булмаган биш үзбәк эшләве ачыкланган. Бу очракта “Законсыз миграция оештыру” статьясы буенча җинаять эше кузгатылырга мөмкин. Куергазы районында ит ярымфабрикатлары җитештерү цехында хезмәт салырга рөхсәт бирүче документлар тутырмаган ике үзбәк эләккән. Аларга ике меңәр сум административ штраф салынган. Җиңел юл белән баерга теләгән цех хуҗасы 250 мең сум (!) штраф түләргә мөмкин.

Бер фирма чит ил кешесен өч көн эчендә миграция исәбенә куеп, эшкә алган. Кызганычка каршы, кадрлар буенча инспектор бу хакта Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы каршындагы Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт идарәсенә хәбәр итәргә “оныткан”. Тикшерү барышында бу кимчелек ачыкланган. Нәтиҗәдә административ җаваплылыкка тарттырылган инспекторга 35 мең сум штраф салынган.

Быел 1 июльдә “Русия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында” Федераль законга һәм Русия Федерациясенең аерым законнарына үзгәрешләр кертү турында” 86 санлы Федераль закон үз көченә керде. Аңа ярашлы, хәзер физик берәмлекләрдә ялланып эшләүче чит ил гражданнарына патент (тиешле вакытта эшләргә рөхсәт итүче документ) бирелә. Димәк, арытаба мондый төркемгә керүче гастарбайтерлар закон бозучы булып исәпләнми. Бу, әлбәттә, уңай күренеш. Иң мөһиме — безнең якларда кесәләрен калынайтырга теләү-челәр бюджетка ай саен бер мең сум акча түләячәк.

Хәтерегездәдер, кайчан гына әле, илнең хәерчелектә иза чиккән байтак галимнәре чит җирләргә юл алды. Күбесе югары эш хакына, яхшы яшәү шартларына алданып, туган якларын онытты. Ә нигә Русиягә дә чит ил галимнәрен җәлеп итмәскә? Югыйсә, кара эшчеләр, сатучылар үзебездә дә буа буарлык бит. “Сыйфатлы мигрантлар” санын арттыру максатында югары квалификацияле чит ил белгечләренә Русиядә өч елга кадәр эшләргә рөхсәт бирелә. Арытаба чит ил гражданнары, миграция хезмәтенә хәбәр итмичә генә, теркәү вакытын озынайта ала. Патент бер айдан өч айга кадәр бирелә. Патент берничә тапкыр өч айга кадәр озайтылырга мөмкин. Гомумән, гастарбайтер патентны кулына алгач 12 айга кадәр озайтырга мөмкин.

Башкортстанда быел ун айда 64 523 кеше мигрант буларак теркәлгән, 60 552 кеше исәптән алынган. Идарә үткәргән 80 380 тикшерү  вакытында миграция законын бозуның 54 мең очрагы теркәлгән һәм  гражданлыгы булмаган 807 чит ил кешесе Русиядән чыгарылган. Шул ук вакытта 3034 кешегә вакытлыча яшәргә рөхсәт ителгән, 2496сына патент бирелгән. Гомумән алганда, 2009 елдан Башкортстанга килүче чит ил гражданнарының кимүе күзәтелә.

Законсыз мигрантлар мәсьәләсе бер Русияне, Башкортстанны гына борчымый. Мәсәлән, АКШта 12 миллион (рәсми булмаган мәгълүмат буенча 40 миллион) законсыз мигрант бар. Күпчелек мигрантлар Мексика белән көньяк чик аша килгән. Көнбатыш Европага исә төрле юллар белән Африкадан мигрантлар агыла. Африкалылар Урта диңгез аша алып чыгучыларга ике мең доллар акча түли.

2006 елда Федераль миграция хезмәте җитәкчесе Константин Ромодановский: “Законсыз мигрантлар Русиягә ел саен сигез миллиард долларлык икътисади зыян сала. Ел саен БДБ илләре мигрантлары илдән ун миллиард доллардан артык акча алып чыга”, дип белдергән иде. Билгеле, бүген бу күрсәткеч берничә тапкырга артыграк.

Тиешле законнарны үтәргә теләмәүчеләр “кара малтабарлар” тозагына эләгеп, ярык тагарак алдында калырга, сәламәтлекләрен какшатырга, җаваплылыкка тарттырылырга мөмкин. Күренүенчә, кунаклар тыйнак булса, барысы да ота. Беренче чиратта, мигрантлар туган якларына исән-сау, ярыйсы гына кесә калынайтып кайта. Миллиард долларларны да ил бюджетына кертә. 

Айдар ЗӘКИЕВ.

“Гастарбайтер” сүзе безгә немец теленнән килеп кергән. Ул “кунак эшче” дип тәрҗемә ителә. Ә кунак тыйнак булырга тиеш.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»