08.12.2010 - Җәмгыять

Нуриманда нур һәм иман арта

Корбан бәйрәме көнне Нуриман районының Красная Горка авылында яңа мәчет ачылды. Бу көнне авыл халкының шатлыгының чиге булмады, тәүге намазны укырга теләүчеләр өчен Аллаһ йортында урын җитмәде һәм алар сабыр гына урамда үз чиратын көтте.

Өлкән кешеләр сүзләренә караганда, әлеге урында элек тә мәчет булган. Ул 19нчы гасыр азагында салынган. Шушы авылда туып-үскән билгеле башкорт драматургы Сәгыйть Мифтахов үсмер чагында мәчеткә сукыр мулланы җитәкләп йөртүен еш искә алган. Совет власте урнашу белән, мәчет тәүдә мәктәпкә, аннары складка, тулай торакка, автосервиска әйләнә, вакыт үтү белән, бинаны сүтеп ташлыйлар, аның нигезе генә кала.

Туган авылында мәчетне тергезүдә  Данил Минһаҗев башлап йөри.

— Әби-бабайлардан “элекке мәчетне саклап булмады” дигән үкенү сүзләрен еш ишеттем. Бервакыт шундый төш күрдем: имеш, мәчет төзелеше белән мин шөгыльләнергә тиеш. Вакыт үтү белән бу фикер ныгыды гына, әледән-әле мәчет төшкә керде. Авыл Советына рөхсәт сорап мөрәҗәгать иттем һәм шул көнне үк алдым, —  ди  Әфганстан яугире, Федераль суд приставлары хезмәте Башкортстан буенча идарәсенең Нуриман районы бүлеге суд приставы Данил Хәмзә улы.

Әлбәттә, гадәти хезмәт хакына яшәүче һәм хатыны белән ике бала тәрбияләүче кешенең бу төзелешне башлавы — кыю адым. Ләкин изге башлангычның әҗере йөзләтә кайтарылыр, диләр бит. 2008 елның 11 июлендә төзелеш урынында коръән укып, эш башлана. Мәчет халык акчасына төзелә, буш вакытларында Динар үзе дуслары  белән бура бурый, диварларын күтәрә.  Авылдашлары  теләп ярдәм итә, берсенә дә ялынырга туры килми. “Эшкуарлар, укытучылар, судьялар, пенсионерлар — барысы да кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Исемлек төзесәң, ярты авыл керер иде”, ди Динар Минһаҗев канәгатьлек хисе белән.

Төзелеш барышында элекке мәчет манарасын бизәгән ярымай табыла. Ул бер авылдашларында сакланган, анысы балаларына калдырган. Бүген ярымай үз урынында балкып утыра.

— Мин элекке мәчет урынына еш килә идем, — ди имам-хатыйб Фәнүр хәзрәт. — Кайчандыр үзем Мәдәният министрлыгына мәчетне архитектура һәйкәле буларак тергезүләрен үтенеп мөрәҗәгать иттем, бу вакытка аны бөтенләй җимереп бетергәннәр иде инде. Аллаһ йортын тергезүче кеше табылачагына ышандым һәм Данил Минһаҗевка барлык авылдашлар рәхмәт укый, диясем килә.

Роза БИЛЕЦКАЯ.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»