08.12.2010 - Җәмгыять

“Тамыр” тамыр җәя

Марат Зәйруллин кызлары белән.— Балалар өчен яңа телевизион канал ачылганын белдек. Без яратып өлгергән “Тамыр” студиясе хәзер тамашачыларын  үз тапшырулары белән көн буе куандырачак. Гаиләбез белән моңа шатланабыз! Бу каналны карап, күңел дәртләнә, милли хисләр уяна. Бик тә рәхмәтлебез, — дип хәбәр итте редакциягә Стәрлетамак шәһәреннән Гыйльмерахмановлар.

Альберт белән Регина, аларның уллары Рафаэльны чиксез куандырган вакыйга — 2 декабрьдә  балалар өчен башкорт телендә яңа телевизион канал ачылу. Иртәнге сигездән кичке унбергә тиклем тик кызыклы һәм файдалы тапшырулар тәкъдим ителә. Хәер, кайберләре белән тамашачы күптән таныш. Ни дисәң дә, “Тамыр” балалар студиясе быел унсигез “яшен” билгели (беренче чыгыш ясаучы балалар хәзер үсеп, белем алып, яңадан бирегә эшкә килгән!). Аны ул чакта оештырып җибәрүче — Луиза Фархшатова, хәзерге директор Гөлназ Колһарина — балаларның “телевизион тәрбия”сенә күп көч салган кешеләр. Явызлык бөркеп торучы, монстрларга тартым кешеләрне, җәнлекләрне сурәтләгән мультфильм күргән ата-ана, әлбәттә, бу хезмәтне бәяли ала.

“Көнбагыш”, “Иләү” радиотапшырулары, телевидениедән 1992  елдан бирле көн саен барган “Сәңгелдәк” , аннары “Артылыш”, “Чулпылар”, “Байтус”  һәм башкалар — БСТ каналында бу тапшыруларны сабыйлар һәрчак зур түземсезлек белән көтеп ала. “Яңа табадан төшкән” каналны хәзер кабель телевидениесендә карап була. 2 декабрьдә, тантана уңаеннан, барлык тапшырулар БСТ каналында, шулай ук “Спутник FM”, “Юлдаш” станцияләрендә дә барды.

Төрле-төрле кызыклы темалар күтәрелде, фәһемле сөйләшүләр үткәрелде. Мәсәлән, “Хоккейны чын ирләр уйный” тапшыруында сүз башкалада хоккейның  тиешле дәрәҗәдә ничек оештырылуы, нинди авырлыкларга дучар булуы һәм аларны җиңеп чыгу юллары турында барды. Хоккейның мөһимлеген аңлап өлгергән яшьләрнең барысы да алып баручының: “Балалар каналында ниләр күрергә телисез?” дигән соравына, беренче чиратта, хоккейга кагылышлы тапшырулар карарга теләүләрен белдерде.

Бу тема “Тау-тау хәбәрләр” белән алышынды. Хәбәр сөйләүчеләр дә — шул ук балалар, матурлар, шуклар. Шәһәрдә, республикада, дөньяда ниләр булганы турында күңелле генә итеп сөйләп бирделәр. “Тау-тау хәбәрләр” дә әле чагыштырмача яшь тапшыру — нибары бер айлык кына.  Аннан соң сүзне Шәүрә белән Искәндәр алды. Болары — һәркемгә билгеле “Чулпылар”ны алып баручылар. Алар инде тамашачы белән күптән уртак тел тапкан.

Кечкенәләр “Тамыр”ны үз итә.— Минемчә, мондый балалар телеканалы бик кирәк, —  дип уртаклашты фикерләре белән ике бала әтисе, Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында сөекле хатыны Гөлнара белән яшәүче Марат Зәйруллин. — Башкорт һәм урыс телләрендә генә түгел, ә күпмилләтле Башкортстан халыкларының  телләрендә дә тапшырулар булса,  бик яхшы булыр иде. Балаларга күбрәк әдәплелек турында аңлатучы, милли рухта тәрбияләүче тапшырулар кирәк дип уйлыйм, һәм алар бар да, юнәлешләрен генә үзгәртмәсеннәр. Төрле төбәкләрдән мәктәп укучыларын да җәлеп итәргә кирәк, бу каналның популярлыгын арттырыр иде. Кызганычка каршы, бездә  кабель телевидениесен, шулай булгач, бу каналны карау кыенрак. Тапшыруларның бер өлешен БСТ каналына күчереп булмас микән? — ди гәзит укучыбыз.

Мәләвез шәһәреннән укытучы Әлфия Кашаева “Тамыр” студиясен яңа үрләр яулавы белән котлады. Аның да ике нәние бу яңалыкны зур кызыксыну белән каршы алган.

Студия үткән елларда дәрәҗәле конкурсларда күп җиңүләр яулады. Мәсәлән, Әстерхандагы “Телик-99” фестивалендә — балалар жюриеның иң югары бәясе һәм “Класс” телекомпаниясенең махсус бүләге, 2000 елда Мәскәүдә үткән “Детский экран — окно  в третье тысячелетие” дигән Халыкара форумда икенче урын, “Тэфи-регион-2005” телеконкурсында — “Золотой Орфей”, Ханты-Мансида узган “Включайся!” IV халыкара балалар телевидениесе фестивалендә беренче урын  — ирешелгән уңышларның кечкенә өлеше генә бу. Башкортстанны студия Русиянең кайсы төбәгендә генә данламаган! Ә алда әле — яңа үрләр, яңа максатлар.

Айгөл ЗАКИРОВА.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»