08.12.2010 - Җәмгыять

Бүздәгенә кайтты...

Районнар юбилеена багышланган тантаналы җыелышларда катнашканда шуңа игътибар иттем: төбәк тарихын барлаганда районның элекке җитәкчеләрен дә олы ихтирам белән телгә ала башладылар. Гадәттә, алар — КПСС райкомнарының элекке беренче секретарьлары. Чишмә районы оештырылуның 80 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта, мәсәлән, элекке “беренче”ләрдән 93 яшьлек Гыйният Галиәкбәровка һәм быел 75 яшьлек юбилеен билгеләгән Вәгыйзь Якуповка “Районның шәрәфле шәхесе” исемнәре бирелде. Районның хәзерге хуҗаларының тәүге карашка игелекле гамәле буларак кабул ителүче әлеге алым исә Бүздәк районында яңачарак яңгыраш алды. Район юбилее уңаеннан өч кешегә: элекке беренче секретарьлар Мәгасум Ягафәровка һәм Фидаи Бәшәровка (үлгәннән соң), элекке “Мир” колхозының данлыклы шоферы Шәрифҗан Сакаевка “Бүздәк районының шәрәфле шәхесе” исемнәре бирелде.

Югарыда телгә алынган шәхесләрдән бишесенең дә район дәрәҗәсендәге мактаулы исемнәргә лаек булуын һич кенә дә шик астына алырга җыенмыйбыз. Шәхсән үземә, Фидаи Бәшәровтан тыш, аларның һәммәсе белән аралашып эшләргә насыйп булды, шуңа хезмәт ветераннарының төбәк үсешенә керткән тырышлыклары лаеклы бәһа алуына куанам.

Хәзер инде мәрхүм (авыр туфрагы җиңел булсын!) Фидаи Шәрифҗан улы Бәшәровка шушы көннәрдә 80 яшь тулган булыр иде. Фидаи Бәшәров 1930 елның 29 ноябрендә Бөре районының Аккаен авылында туа. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, 1954-1959 елларда — Балтач районында баш ветеринария врачы, аннары өч ел КПССның Мишкә районы комитетында икенче секретарь вазыйфаларын башкара. Аннары Яңавыл районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп тәгаенләнә. Бер сүз белән әйткәндә, 1965 елның декабрендә КПССның Бүздәк районы комитетына беренче секретарь булып килгәндә гаять зур тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсенә ия була ул.

— Фидаи Бәшәровның район җитәкчесе вазыйфасына сайлануын халык зур өметләр белән каршы алды, — дип искә ала Башпотребсоюзның Бүздәк районара күмәртәләп сату базасының элекке директоры Гали Чембарисов. — Ни өчен дигәндә, районнарның башта эреләтелеп, аннары кире үз чикләренә кайтарылган чор бит бу. Ягъни Бүздәкнең Туймазыдан бүленгән мәле. Фидаи Шәрифҗан улына районны яңадан оештырырга туры килде. Әйтергә кирәк, гаять катлаулы бу бурычны уңышлы хәл итә алды ул. Фидаи Шәрифҗанович белән без яшьтәшләр диярлек, шуңа ул миңа үз тиңе итеп карады. Мин моның белән горурланам һәм дуслык хисләребезне гомеребезнең иң авыр мизгелләрендә дә саклап кала алуыбызга ихлас күңелемнән куанам. Аның якты рухын йөрәгемдә әле дә саклап йөртәм.

Фидаи Бәшәров КПССның Бүздәк районы комитеты беренче секретаре вазыйфасында 16 елга якын — 1981 елның июленә кадәр эшли. Әйткәндәй, район тарихында Бәшәров — беренче секретарь вазыйфасын иң озак биләгән кешеләрнең берсе. Әмма еллар вакыт агымы гына, җитәкченең асылын ул башкарган эшләр, халык күңелендә бүген дә сакланучы җуелмас эзләр билгели. Бу җәһәттән мәрхүмнең җаны һәм рухы тынычтыр, шәт, чордашлары аны бүген дә олы ихтирам белән телгә ала. Районның икътисади-мәдәни үсешенә зур өлеш керткәне , авыл хуҗалыгы производствосындагы казанышлары өчен ул өч тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән, БАССР Югары Советы депутаты булып сайланган.

— 70-80нче елларда районда социаль объектлар төзү киң колач алды, — дип хәтерли бу уңайдан район ветераннар Советының элекке рәисе Альберт Галләмов. — Аларның башында, әлбәттә, беренче секретарь торды. Бүздәк авылының күркенә әверелгән күп кенә социаль объектлар, атап әйткәндә, тимер юл вокзалы, мәдәният сарае төзү Бәшәров чорында хәстәрләнде.

1981 елда Уфага эшкә чакырылгач, Фидаи Бәшәров авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының өлкә комитетында җаваплы вазыйфалар башкара. 2003 елның 25 маенда 73 яшендә вафат була. Хәтерегезгә төшерәбез: республика, ил күләмендә җитәкчеләр сайлау һәм башка “мөһим кампанияләр” белән мәш килгән чор бу. Өстәвенә, Бүздәктә район хакимиятендә үзгәрешләр булып, мәрхүм Ренат Шәрипов урынына властька Радик Хаҗиев килгән вакыт.

— Фидаи Шәрифҗан улы, аның гаиләсе белән бәйләнешләрне беркайчан да өзмәдем, — ди партия райкомында озак еллар гомум бүлек мөдире булып эшләгән Хәдис Хәбиров. — Шуңа остазымның вафаты хәбәрен Бүздәктә иң беренче булып мин алганмындыр. Бу хакта район хакимиятенә хәбәр иттем. Гадәттә район белән бәйләнеше булган җитәкчеләрне җирләүдә катнашу өчен махсус делегация җибәрелә. Исән булса, Ренат Әмирович, һичшиксез үзе барыр иде. Ләкин безне, Фидаи Шәрифҗан улының якын дусларын, район хакимиятендә аңламадылар, “теләгегез булса, барыгыз” дигән җавап алдык...

Хәдис Вәсыйк улы телгә алган төркемгә районның абруйлы кешеләре Альберт Галләмов, Гали Чембарисов һәм янә берничә кеше керә. Әйткәндәй, алар соңрак мәрхүмнең кырык көнен, елын билгеләүдә дә катнаша, Фидаи Шәрифҗан улы каберенә тактаташ кую хәстәрен дә күрә.

“Бүздәк районының шәрәфле шәхесе” танытмасын кабул итеп алганда мәрхүмнең кызы Эльмира бик тә дулкынланды: “Әтием исән булса, ниһаять, мин — Бүздәктә, дип әйтер иде”, диде ул.

Икмәк тәме искерми, дигәндәй, фидакарь хезмәтнең дә кадере еллар үтсә дә югалмый шул.

Фидаи Бәшәров белән Бүздәктә иңгә-иң куеп эшләүчеләр аның гаять дәрәҗәдә таләпчән, принципиаль булуын, вазыйфа-бурычларын үтәгәндә кода-кодагыйлыкны яратмавын, ярашырга теләүчеләрне өнәмәвен билгели. Ул чордагы җитәкчеләр өчен хас сыйфатлар бүген дә актуальлеген югалтмаган, әлбәттә.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Бүздәк районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»