07.12.2010 - Җәмгыять

Кыргыз далалары матур, ләкин Башкортстан киңлекләре якынрак

Узган җәйдә Кыргызстанның Чулпан-Ата шәһәрендә Коллектив иминлек килешүенә керүче илләр (ОДКБ) җитәкчеләренең саммиты узган иде. Ыссыккүл яры буендагы табигать гүзәллеге Русия, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан дәүләтләре башлыкларын бергә очраштырды. Саммитта бик җитди мәсьәләләр каралды. Әмма сүзем ул турыда түгел.

Миңа Кыргызстанда байтак еллар яшәү һәм эшләү бәхете тиде. Шуңа күрә дә биредәге табигый матурлыкны, кешеләрнең киң күңелле  булуын ишетеп кенә белмим. Ыссыккүл — кыргыз теленнән “кайнар күл” дип тәрҗемә ителә. Диңгез өстеннән 1200 метр биеклектә урнашкан таулардагы күлләр арасында Ыссыккүл мәйданы буенча дөньяда икенче, ә су күләме буенча беренче урында тора. Бөек урыс сәяхәтчесе П. Семенов-Тянь-Шаньский Ыссыккүлне Женевадагы бөтен дөньяга билгеле күл белән чагыштырган.

Күл турында бик кызыклы легендалар, риваятьләр сакланган. Кыргыз аксакаллары, мәсәлән, Ыссыккүл төбендә махсус табутка салып Чыңгызхан җирләнүен ышандырырлык итеп сөйли белә. Ә Илья Глазунов борынгы урыс шәһәрен Ыссыккүл төбендә “күреп” 1989 елда картина яза. Легендалар маҗара эзләүчеләргә Ыссыккүл төбен  тирәнрәк тикшерергә этәргеч тә бирә кебек.

Кыргызстанның гүзәл һәм сихри күле ярларында әлегә кадәр борынгы бугу ыруы яши. Алар шушы төбәккә күченеп килгән тәүге кыргыз ырулары да булып тора, ди тарихчылар. Бугу — кыргыз теленнән “болан” дип тәрҗемә ителә. Ыру исеме “Ана болан” легендасыннан алынган. Бу турыда Чыңгыз Айтматовның “Ак пароход” повестенда да тасвирлана.

...Енисей (кыргыз теленнән “Ана елга” дип тәрҗемә ителә) буенда яшәүче кыргыз халыкларын кайчандыр дошман кыйрата. Бер малай һәм кыз гына исән кала. Алар ыру дошман белән сугышканда урманда калган булалар. Яшәгән урыннарына кайткач, дошман кулына эләгәләр. Илбасар хан аксак, бик тә ямьсез карчыкны үз янына чакырып ала да, әлеге  ике баланы урманга алып барып үтерергә куша. Шул рәвешле, хан кыргыз ыруларын бөтенләй тар-мар итүгә исәп тота.

Әмма карчык яклаучысыз калган бу балаларны үтерергә теләми. Ханның әмерен үтәмичә буламы соң? Явыз ниятен ихтыярсыздан тормышка ашырырга әзерләнгәндә, янәшәдә кеше тавышы ишетелә: “Ашыкма, зирәк акыллы карчык, бер гаепсез балаларга кул күтәрмә”. Карчык артына әйләнеп караса — кеше телендә сөйләүче ана болан басып тора. Аның да балаларын аучылар аткан һәм шушы югалтудан соң ятим кеше балаларын тәрбиягә алырга була. Ана болан карчыкны күндереп, малай белән кызны ала да үз ягына — Ыссыккүлгә алып китә.

Биек тау башына менеп хозурланалар. Тирә-якта ап-ак кар ябынган биек таулар, ә алар арасындагы яшел урманнардан арырак диңгез җәйрәп ята. Күз явын алырлык табигый матурлык. Йөгерек җил дулкыннар белән уйнап, аларны ерак тарафларга алып китә. Ыссыккүлнең кайда башы, кайсы якта ахыры икәнен дә аңлавы авыр. Аның бер ягында кояш күтәрелгәндә икенчесендә баеган була инде. Мәһабәт тауларның очы-кырые күренми, әйтерсең лә алар бер-берсен тулыландыручы табигать бизәкләре.

“Менә бу җирләр сезнең яңа туган илегез булыр”, — ди ана болан. Малай белән кыз үсеп, үзләре дә әти-әни була, ә тәүге балаларына үзләрен тәрбияләгән болан хөрмәтенә Бугубай дип исем кушалар. Менә шуннан башланган да инде бугу ыруының нәселе. Алар кыргыз ырулары арасында иң көчлеләре булып исәпләнә.

Ыссыккүл ярлары битләвендә башка төр төньяк халыклары яшәве дә мәгълүм. Мәсәлән, эштеклар. Кайчандыр себер татарлары ханты белән манси халыкларын “эштеклар” дип йөрткән.

XIII гасырның икенче яртысыннан соң Тянь-Шань буйларына башка халыклар да килеп урнаша башлый. Ыссыккүлнең игелекле җирләре иген үстерү, мал асрау өчен дә бик уңайлы булган. Хәтта археологлар дала киңлекләрендә моннан дүрт мең еллар элек эшләнгән урак таба. Кыргызлар җирне XVIII гасырда гына сөреп эшкәртә башлый. 1851 елда урыс сәяхәтчесе Ыссыккүл буенда 25 урында су тегермәнен күргән.

...XX гасырда Ыссыккүл дөнья әһәмиятендәге курорт дәрәҗәсенә күтәрелде. Биредә  барлык кыйтгалардан килеп ял итүчеләрне очратырга була.

Биредә бөек географ һәм сәяхәтче Семенов-Тянь-Шаньский да булган. 1888 елда Үзәк Азиягә сәфәре вакытында Караком шәһәрендә дөньяга билгеле сәяхәтче Николай Пржевальский мәрхүм була. Вафатына бер көн кала аңына килеп ул болай ди: “Бер нәрсәне генә үтенәм. Мине Ыссыккүл ярында җирләргә онытмагыз... Кабер ташына “Сәяхәтче Н. П. Пржевальский” дип кенә язылсын.

Сәяхәтченең соңгы теләген үтиләр. Җирләү өчен биек яр буе сайлана. Биредән тирә-яктагы матурлык бар бизәге белән күренә һәм таулар панорамасы гүзәллекне тагын да көчәйтә. Пржевальский музеенда  миңа да булырга туры килде. Аның киләчәк буыннарга васыятен дә укыдым. Караком шәһәре күптән инде Пржевальск итеп үзгәртелде. Шәһәр урыс сәяхәтчеләре һәм тикшеренүчеләрнең эзләрен саклый, төбәк тарихына яңа бизәк өсти.

Әлбәттә, үз туган илем — Башкортстан  барыбер дә якынрак һәм кадерлерәк. Республикабызның да тарихи һәм аз өйрәнелгән төбәкләре бар. Тикшеренүчеләр, сәяхәтче һәм эзтабарлар өчен ачылмаган серләр дөньясы бит бу!

Ирек Хәбибуллин,

биология фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Уфа шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»