07.12.2010 - Җәмгыять

Елмаюның илаһи көче

Нәрсә ул елмаю? Елмаю физик кичерешләрне чагылдырамы, әллә  рухи кичерешләрнеме? Гомумән, кеше тәүлегенә ничә тапкыр елмая? Бу сорауларга, әлбәттә, төгәл җавап биреп булмый. Сәбәбе кешенең үзеннән, рухи халәтеннән һәм аңа бәйле хәлләрдән тора. Кешенең күңеленә авыр чакларда елмаюы бик авыр. Елмаю кешенең күңел төпкелендәге иң нечкә хисләрен чагылдыра. Дөньяга яңа аваз салган сабыйлар, үзләренең хис-кичерешләрен белдерә алмаса да, таныш булган якыннарын күреп елмаялар. Кеше елмайганда аның йөзе  яктыра. Бөек урыс галиме Л.Н. Толстой фикеренчә, бу үзе матурлык дип атала да  инде. Бу матур күренешне җырларда да яратып җырлый татар халкы. “Әйдә, елмай”, “Елмайган иреннән үпсеннәр”, “Елмаю нурында”, “Елмай бер генә” һәм башка күп җырлар елмаю хисенең илаһи көчен чагылдыралар.

Зур тәҗрибәгә ия кытай халкында киң таралу алган “Йөзеңдә елмаю юк икән, кибет ачма” дигән гыйбарәнең дөреслеген раславы һич кыенлык тудырмый. Елмаеп, йөзендә нур балкып торган кешегә каравы да, аның белән аралашуы да җиңел һәм күңелле. Психологлар өчен елмаю ул — күңел көзгесе. Мин шәхсән үзем кайда гына булсам да, кешеләрне күзәтергә яратам. Транспортта булсынмы, урамдамы, парктамы, һәр кеше кабатланмас шәхес булган кебек, карашлар да, эмоцияләр дә төрле була. Кайчак, сагыш тулы моңлы күзле кешеләрне күреп, озак вакыт онытып булмый. Яннарына барып, барысы яхшы булачак, елмайсаң, галәмнәр дә яктыра, дип тынычландырасы килә. Иң күңеллесе, мөгаен, күңелдә шат хисләр уятып, йөрәкләрне дулкынландырган елмаюдыр ул. Елмайган кеше үзенә магнит кебек тарта, аның янында, сихри елмаю балкышында эреп, бәхет диңгезендә чумасы килә. Ул кешегә карап син дә елмаясың, кәефең күтәрелә, бу кешенең бәхет һәм шатлык чыганагы нәрсә икән, дип, ирексездән уйланып куясың.

Нинди генә тормышчан хәлләрне алсаң да, елмаю тәэсиренең көче бихисап зур. Үтә гади булган хәлләрне генә карап үтик. Гаилә эчендә, бер-берсен яраткан парлар арасында гадәти булган низаглар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан очракта да, елмаю иң калын бозны эретеп, якыннарны ныграк берләштерә ала, өйгә бәхет иңдерә. Эш урыннарында еш барлыкка килүче проблемаларга җиңелрәк карап, үз-үзенә бикләнергә яратучыларга караганда, елмаю белән үткәреп җибәрә  белүче кешеләргә тормышта яшәве күпкә җиңелрәк. Бу очракта эшлекле мөнәсәбәтләр  тиздән җайга да салыныр, авырлыклар да икенчерәк яңгыраш алып, араларны ныгытыр. Ачык йөзлелек һәм мөлаемлылык — шәхес һәм коллектив белән идарә итә белүнең иң нәтиҗәле ысулы  санала. Ә бу, һичшиксез, талантлы һәм тәҗрибәле башлыкларның үзенчәлеге. Студент чакта еш була торган хәлләр күз алдыннан йөгерә. Дәрескә соңлап кергән чакларда, елмаеп  кергән студентка укытучы берни дә әйтә алмый иде, елмаеп, дәрескә керергә рөхсәт бирә. “Студентлар шәһәрчеге”ндә яшәгәндә төрле тулай торакларда булырга туры килә иде. Елмаеп, исәнләшеп керсәм, вахтер апалар беркайчан да пропуск та сорамыйлар, елмаеп озатып калалар иде. Менә шулай, елмая белсәң, күп хәлләрне җиңеп чыгу берни дә тормый. Бу җәһәттән чит ил галимнәренең әйтеп калдырган фәһемле сүзләрен китерү уңышлы булыр, дип исәплим. “Тормыш сезгә елмаеп каравын телисез икән, тәүдә аңа яхшы кәефегезне бүләк итегез” (Спиноза), “Бер елмаю өчен күп кирәкми, ә  бар нәрсә булсын өчен бер елмаю җитә” (Сесборн), “Наданлыкны булдырмас өчен кеше укый, күз яшьләрен яшерү өчен елмая” (Уайльд), “Елмаю — кояш. Ул кеше йөзеннән суык кышны куа” (Гюго), “Тормыш ул — елмаю, хәтта күзеңнән яшьләр тамса да” (Моцарт).

Елмаю нәтиҗәле чара  гына түгел, ә сәламәтлек өчен дә бик мөһим. Аны һәркөн бер-берең белән аралашканда да, үзең өчен дә кулланырга  кирәк. Елмаю һәркайда һәм һәрвакытта безнең дус һәм ярдәмче.

Галимнәр билгеләвенчә, әгәр дә кеше кәефе начар булган чагында үзен елмаерга мәҗбүр итә алса, ясалма елмаюга карамастан, үзендә җиңеллек тоячак. Ә инде яхшы кәеф булганда кеше уңга да, сулга да үзенең яхшы кәефе тәэсирендәге елмаюын чын күңелдән бүләк итәргә тиеш.

Елмаю — талчыкканнар, арыганнар өчен сихәт, төшенкелеккә бирелгәннәр өчен өмет нурын балкыткан якты маяк. Елмаюны сатып алып булмый, аны әҗәткә дә бирмиләр, фәкать бүләк итәргә генә мөмкин. Якыннарыгызны сөендереп, тормышның һәр мизгеле, һәр минуты бүләк икәнен онытмыйча, елмаюыгызны бүләк итеп шатлык-куанычларга гына төренеп  яшәгез!

Эльвирә СӘЕТГӘРӘЕВА.

Беркайчан да елмаюдан туктамагыз, чөнки кемдер сезнең елмаюыгызга гашыйк булырга мөмкин.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»