07.12.2010 - Җәмгыять

“Ихлас”ның ихлас җитәкчесе ул

Рәйхана Суфиянова.Күп кенә авыл мәдәният учаклары сүнеп барган әлеге заманда эше көнән-көн җанланган клублар булуы куанычлы хәл. Мисал өчен Нуриман районының Байгилде мәдәният йортын гына алыйк. Монда үз эшен яратып башкаручы Рәйхана Суфиянова эшеннән авылдашлары бик канәгать. Күңеле белән сәнгатькә мөкиббән киткән ханым төрле сикәлтәләр аша яраткан эшенә килә. Тәүдә Зур Теңкәш авылында клуб мөдире, аннан сыер савучы, хәтта ферма мөдире булып та эшләргә туры килә. Байгилде авыл мәдәният йортына мәдәни чаралар оештыручы булып урнашкач, читтән торып Стәрлетамак  мәдәният техникумын тәмамлый. Соңгы җиде елда директор вазыйфасын башкара.

Бүген авыл мәдәният йортының икенче сулыш алган чоры. Монда  ремонт эшләре дәвам итә. Авыл хакимияте евротәрәзәләр куярга ярдәм иткән. Әмма ремонт булуга карамастан, бүген монда һәркем үз эшендә. Коллективта дәртле, җыр-моңга әвәс дүрт кеше эшли. Җыештыручы Динара Ибраһимованың куллары алтын икәнен аның һәр бәйрәмгә ясаган рәсемнәре күрсәтеп тора. Сәхнәне, мәдәният йортын бизәүдә актив катнаша.

Коридор стеналарына эленгән плакатларга карап та мәдәният йортының эше белән якыннан танышырга мөмкин. Районнан чыккан Советлар Союзы Герое Гайфетдин Аскинга, Сафиннар, Хаҗиевлар, Шәмсетдиновлар, Гариповлар, Мостафиннар, Динисламовлар шәҗәрәсенә дә бик зур урын бирелгән.

508 квадрат метр мәйданлы мәдәният учагында 278 урынлы тамаша залы, 16 мең китап тупланган китапханә урнашкан. Монда 13 түгәрәк эшли.

Китапханәче Зөлфә Сафина балалар драма түгәрәгенә җитәкчелек итә. Татар әдәбиятына мөкиббән киткән белгеч балалар белән  үткән ел Г.Тукайның туган көненә багышлап “Кәҗә белән сарык” әсәрен  сәхнәләштергән. Быел “Заманча кызыл калфак” спектаклен күрсәткәннәр. Балалар бию түгәрәге, үсмерләр өчен “Энҗеләр”, олы яшьтәгеләр драма түгәрәге, хатын-кызларның “Сердәш” вокаль ансамбле, ирләр вокаль ансамбле, “Чибәркәйләр” түгәрәкләре эшеннән  мәдәният йорты гөр килә. “Чибәркәйләр” дигәннән, аның җитәкчесе Саҗидә Идиятуллина Байгилде лицеенда башкорт теле укытучысы булып эшли. Түгәрәк гүзәл хатын-кызларның иң уңганнарын берләштерә. Яңа салатлар, кайнатмалар, чигү, бәйләү үрнәкләре белән нәкъ бу түгәрәктә танышырга мөмкин. Шулай ук туган көннәрне матур итеп билгеләү дә традициягә кергән. Җомга, шимбә көннәрендә яшьләр өчен дискотека эшли. 2009 елда район мәдәният йорты байгилделеләргә өй кинотеатры бүләк иткән. Балалар өчен даими мультфильмнар күрсәтелә.

“Ихлас” фольклор төркеме “Өй юу” күренеше белән.Тирә-якка даны таралган “Ихлас” фольклор төркеме чыгышын кемнәр генә көтеп алмый икән монда. Алар быел районның 80 еллык юбилеена багышлап “Өй юу” тамашасын сәхнәләштергән. Олы яшьтәге 16 кешене берләштергән төркемнең репертуары бик бай. Алар “Сабантуй”, “Карга боткасы”, “Аулак өй” бәйрәмнәрен, гомумән халкыбызның йөзек кашы булган бик күп йолаларын халыкка сәхнәләштереп күрсәткән. Әлбәттә, аның җитәкчесе Рәйхана Суфиянованың эшен мактап телгә алырга кирәк. Һәр бәйрәмгә сценарийны төзегәндә бар җанын биреп, авыл халкын җәлеп итәргә өйрәнгән шәхесләрнең берсе ул. “Ихлас”ка ихлас йөрүче пенсиядәге укытучы, моңлы тавышлы Рәйсә Нуриеваның тынгысыз хезмәте дә мактауга лаек. Язын ул үзенең иҗат кичәсен оештырып, барлык авылдашларын мәдәният учагына җыйган. Әминә Хәбибуллина, мәсәлән, озак еллар колхозда эшләгән, соңгы чорда социаль хезмәткәр булып пенсиягә чыккан. Буш вакытларында бәйрәмнәргә алъяпкычлар чигә.

Байгилделеләр район мәдәният бүлеге белән тыгыз бәйләнештә эшли. Бәйрәм чараларына район үз чиратында костюмнар белән ярдәм итә. Ә инде мәдәният йорты сәхнәсен башкала артистлары күптән үз иткән. Илдар Шәрипов, Радик Вәлмөхәммәтов, Стәрлетамак дәүләт бию ансамбле, Нәсимә белән Азамат Тимеровлар, Идрис Кәлимуллин, Сибай шәһәреннән балалар театры күптән түгел байгилделеләргә рухи азык биреп киткәннәр.

Октябрь аенда “Сердәшләр” вокаль ансамбле районның 80 еллык юбилеена һәм Республика көненә багышланган программада хор белән чыгыш ясады. Алар Чураш авылында туып үскән Миләүшә Имашева сүзләренә һәм көенә язылган “Нуриманым” дигән җырны башкарып, уңыш яулады.

Ал-ял белмәгән мәдәният йорты директорының киләчәккә планнары бихисап. Яңадан-яңа программалар белән авыл халкының тормышын җанландыру теләге белән яши ул. Һәрвакыт эзләнүдә булган Рәйхана  Суфиянованың һәр эш көне “Кызыл таң” гәзитен укып чыккач башлана дисәк, һич тә хата булмас. Бигрәк тә язмышлар турында мәкаләләрне, шигъри шәлкемнәрне, хикәяләрне кат-кат укырга ярата. Наҗар Нәҗми, Абдулхак Игебаев шигырьләрен яттан өйрәнгән ханыма сокланмый мөмкин түгел. Өч баласын олы тормыш юлына озаткан, оныгы үсә. Йорт тутырып кош-корт, ат һәм сыер асрыйлар тормыш иптәше Сафуан Сабирҗан улы белән. 17 ел гомерен Байгилде мәдәният йортына багышлаган Рәйхана Суфиянова үзе җитәкләгән “Ихлас” фольклор ансамбле репертуарын елдан-ел баетып, киләчәктә зур сәхнәләргә алып чыгарга тырыша. Бәлки, якын киләчәктә ансамбль чынлап та “халык коллективы” исемен яулар... Кем белә, тырышкан морадына ирешкән, ди халык. Уңышлар сезгә, халыкны җырлы да, моңлы да, дәртле дә иткән Байгилде мәдәният хезмәткәрләре.

Людмила ХӘНӘФИНА.

Нуриман районы.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»