07.12.2010 - Җәмгыять

Иң яхшы милиция гаиләсе Нефтекамада яши

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында “Әти, әни һәм мин — милиция гаиләсе” республика конкурсының йомгаклау этабы үтте. Кырык җиде гаиләнең  җидесе финалга чыкты.

Гаиләләр үзләре белән таныштырды, җырлар, биюләр башкарды һәм  хәтта этюдлар күрсәтте,  аш-су конкурсы кысаларында үзләре әзерләгән ризыкларны тәкъдим итте һәм уенлы-чынлы сорауларга тапкыр җаваплар бирде. Ниһаять, жюри җиңүчеләрне игълан итте. Беренче урынга Нефтекамадан  Гомәровлар гаиләсе лаек булды (гаилә башлыгы — ЮХХДИ бүлегенең  дәүләт инспекторы Рифат Гомәров), икенче урында — Учалыдан Сәлимовлар (гаилә башлыгы —  личный состав белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сәлимов), өченчедә — Краснокама районыннан Әхияровлар (гаилә башлыгы — эчке эшләр бүлегенең оператив дежурные Илгиз Әхияров). Җиңүчеләргә  10 мең сум акча һәм бүләкләр — кыйммәтле көнкүреш техникасы тапшырылды. Уфадан Миңнеәхмәтовлар, Әюповлар һәм Ислановлар, Туймазыдан Такаевлар шулай ук аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дип танылды һәм  премияләргә, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

Ольга Мортазина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»