07.12.2010 - Җәмгыять

Безнең егетләр — Олимпия объектларында

“Сочи-2014” объектларын төзүдә  катнашучы Айдар Килчурин. Олимпия уеннары үтәчәк спорт объектларын һәм шактый катлаулы “Олимпия авылы” инфраструктурасын төзү 2013 елда тәмамланырга тиеш. Әле бу эшләрнең иң кызу чагы. Бөтен ил белән күтәрелүче объектларны төзүдә Башкортстан егетләре дә актив катнаша. Шуларның берсе — Әлшәй районы үзәге Раевкада яшәүче танылган газ һәм электр белән эретеп ябыштыру остасы Айдар Килчурин.

— Айдар, син ил генә түгел, дөнья тарихында калачак объектларны төзүдә катнашасың. Димәк, синең белән гаиләң, балаларың, хәтта оныкларың горурланачак. Мондый бәхет һәркемгә дә тәтеми. Гәзит укучыларны үзең белән таныштырып китик әле.

— Мин 49 ел элек Әлшәй районының Яңа Сәпәш авылында колхозчы гаиләсендә туганмын. Һөнәри белемне сигезенчене тәмамлаганнан соң Дәүләкәндәге 27нче училищеда алдым. Хезмәт юлын Раевка консерва заводында слесарь булып башладым. Армиядән соң Яңа Раевка мал симертү совхозында слесарь, 1987 елдан төп һөнәрем буенча эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Биш елым авыл хуҗалыгына газ үткәрүче “Шафран” акционерлар җәмгыяте белән бәйле. Төгәл 20 ел элек тимер юл системасын хезмәтләндерүче Раевкадагы 620нче төзелеш-монтаж поездына эшкә урнаштым. Монда зур-зур тимер юлы объектларына газ үткәрүдә, аларның җылыту системаларын монтажлауда үзенә күрә уникаль тәҗрибә тупланды. Һичшиксез, нәкъ шушы тәҗрибә миңа Олимпия төзелешләрендә катнашу мөмкинлеген бирде.

— Димәк, Сочига син туп-туры данлыклы 620нче ТМПыннан барып эләктең?

— Юк, моннан ике ел элек мине шул ук Тимер юл министрлыгы системасына караучы “УФСК-Мост” җәмгыятенә эшкә чакырдылар. Бу оешма тимер юл аша күперләр, тоннельләр салу белән шөгыльләнә. Монда бер ел эшләгәч, безнең махсуслашкан оешма нигезендә Сочига җибәрер өчен аерым бригада туплануы турында хәбәр таралды. Мин дә шул бригадага керергә теләк белдердем. Җитди сайлап алуны үтәргә туры килде, әлбәттә. Гомумән, тимер юлы объектларында эшләүче бригадаларга эләгү җиңелдән түгел. Соңгы елларда бигрәк тә. Космонавтлар отрядына алгандай тикшерәләр. Һөнәри әзерлек, тәҗрибә булу гына җитми — физик һәм психологик халәтең дә тиешле таләпләргә җавап бирергә тиеш. Нәтиҗәдә, берничә дистәдән нибары 15 кешене сайлап алдылар.

— Булачак Олимпия объектларының кайсыларында сезнең бригаданың да кул җылысы калачак?

— Без, башлыча, инфраструктура төзелешләрендә катнашабыз. Әле Адлер — Красная Поляна юлын төзибез.

— Тимер юл саласыз, димәк?

— Әйе, тимер юл һәм аның яныннан ук баручы автомобиль юлын төзүдә катнашабыз. Безнең өстә — әлеге шул күперләр һәм тоннельләр инде. Аларның төп өлеше тимер-бетон терәк-ләрдән тора, шуңа күрә эретеп ябыштыручыларга эш җитәрлек.

— Айдар, бәлки синең белән әңгәмәбезне укыган яшь егетләрнең һәм кызларның шулай ук гасыр төзелешенә барып эләгәсе килер. Алар моның өчен ни эшләргә, беренче булып кая һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш?

— Анда турыдан-туры килеп эшкә урнаша алучыларны белмим. Нигездә, минем кебек ниндидер сыналган төзелеш оешмалары аша, махсус юлламалар белән киләләр. Бәлки, киң билгеле “Олимпстрой”га турыдын-туры мөрәҗәгать итәргә кирәктер. Ишетеп белүемчә, республикада әлеге төзелешкә Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы юллама бирә. Шулай ук, аеруча эш күбәйгән җәйге сезонда студентларның төзелеш отрядлары күпләп килә. Димәк, югары һәм махсус уку йортларында укучылар шундый отрядларга алдан языла ала. Кыскасы, теләге булган кеше юлын таба инде ул. Ә Сочида бүген эш күләме искиткеч зур. Якташларның анда мөмкин кадәр күбрәк баруын теләр идем. Андый җирдә якташлыкның кадере арта.

— Әйткәндәй, Башкортстан кешеләре күпме? Сезнең бригададан тыш, диюем.

— Әлбәттә, күп. Башкортстанның кайсы гына төбәгеннән килмәгәннәр. Мин үзем Белорет, Межгорье, Чишмә, Иглин егетләрен яхшы беләм. Күпләре белән бергә эшлибез, хәтта бер үк корпуста яшибез.

— Яшибез, дигәннән, яшәү шартлары, хезмәт хакы, ял итү мәсьәләләре ничегрәк? Гомумән, социаль пакет нинди хәлдә?

— Бу яклап, миңа калса, барысы да яхшы, барысы да тиешле дәрәҗәдә. Әйтик, без өч катлы модульләрдә яшибез. Бөтен уңайлыклары бар. Каршыбызда гына ашханә, буфет. Сочига чаклы маршрут таксилары йөреп тора. Эш көне унике сәгать. Аның каравы, бер ай эшләп, бер ай ял итәбез. Вахта ысулы белән эшләгән кешегә иң уңайлы эш графигы бу. Туган як белән үзебезнең  тимер юл тоташтырып тора. Билетларны яшәгән урында урнашкан махсус агентлыктан алдан ук алып куябыз. Юл хаклары каплана.

— Ә эш хакы канәгатьләнерлекме соң? Вакытында түләп барыламы?

— Башкарылган эшкә һәм эш сәгатенә карап түләнә, премияләр була. Хезмәт хакы көне-сәгате белән банктагы исәпкә күчерелеп тора. Ә инде эш хакы канәгатьләндермәсә, без анда ай буена гаиләдән аерылып яшәргә риза булмас идек.

— Туклану ягы ничек?

— Ашханәдә талон системасы — акча тотып йөрисе түгел. Салатлар гына да биш-алты төрле. Гомумән, бик тәмле һәм туклыклы әзерлиләр. Җаның ни тели, шуны аласың — “швед өстәле” диләрме әле. Шундый система. Бу яклап үзеңне курорттагыча хис итәсең.

— Дөнья булгач, төрле чак була. Чирләп куюың да бар — медицина ярдәме ничек оештырылган?

— Үзебезнең медпункт бар. Кирәк булса, Красная Полянага дәваханәгә җибәрәләр. Бюллетень ачыла. Барысы да страховка исәбенә. Әйткәндәй, әле мин ирексездән ял итеп ятам — аягым гипста. Краснодар краендагы теге киң билгеле су басу вакытында егылып, аякны имгәттем.

— Әллә сезнең янда да сизелдеме ул су басу галәмәте?

— Сизелү генәме! Гарасат булды бит инде ул! Без яшәгән модульләр бик югарыда урнашкан — алар су астында калмады, ә менә каравылчыларның астарак торган вагончыкларын агызып алып китте. Ярый әле, үзләренә зур зыян булмады.

— Ярый, Айдар, исән-имин булып, тизрәк савыгып, яңадан сафка басарга язсын! Без синең шундый мөһим төзелештә катнашуың белән горурланабыз!

— Рәхмәт! Мин юкка гына якташлыкны телгә алмадым — үзем әлеге казага тарыгач, ярдәмгә иң беренче алар ташланды, дәваханәгә килеп, хәлемне белеп тордылар. Вакытыннан алда кайтып китәргә туры килгәч, билет хәлләрен хәстәрләшеп, исәнлек теләп, озатып калдылар. Әле дә шалтыратып, хәлемне сорашып торалар. Шуңа күрә барысына да рәхмәтлемен! Үзем дә тизрәк аякка басарга һәм гаиләдәй якын булган бригадага барып кушылырга атлыгам.

Әңгәмәне “Кызыл таң”ның

үз хәбәрчесе

Рәүф ХӘКИМОВ язып алды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»