07.12.2010 - Җәмгыять

Башкаланың кайнар йөрәге

Бәйрәмдә ветераннарга зур хөрмәт күрсәтелде.Бу уңайдан Нефтьчеләр мәдәният сараенда үткән тантанада Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев, Киров районы хакимияте башлыгы Салават Сәгыйтов, районның иң лаеклы вәкилләре, ветераннар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, төрле һөнәр ияләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, кунаклар катнашты.

Киров районын башкаланың йөрәге дип юкка атамыйлар. Беренчедән, Уфага нигез шунда салынган булса, икенчедән, ул административ, эшлекле һәм мәгариф-мәдәни үзәк буларак йөрәкләребезнең иң түрендә  урын алган.

Биредә җиде югары уку йорты, күпчелек урта махсус белем бирү  учреждениеләре, мәктәпләр, дәваханәләр, мәдәният учаклары урнашкан. Нефтьчеләр мәдәният сараенда районның шушы  предприятиеләре һәм учреждениеләренең казанышларын чагылдыручы экспозицияләргә бай күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә “Уфимкабель”, “БЭТО”, “Электроаппарат” кебек акционерлар җәмгыятьләре, “Башинформсвязь” кебек элемтә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүче предприятиеләр, югары уку йортлары, сәламәтлек саклау һәм мәгариф  учреждениеләре катнашты.

— Киров районы — башкалабызның бишеге. Аның урамнарында һәм биналарында ерак тарихыбыз чагылыш тапкан. Биредә, шулай ук, яңа Башкортстанның байрагы күтәрелгән. Аның арытаба да башкаланың административ, уку һәм мәдәни үзәге булып калачагына ышанам, — диелә Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов котлавында. Президентның котлау сүзләрен тантанада җыелучыларга Павел Качкаев укып ишеттерде.

— Биредә күп дистә еллар буе төрле милләтләр һәм конфессияләр вәкилләре арасында бер-береңне хөрмәт итеп яшәү мөнәсәбәте урнашты. Бердәмлек, бер-береңне аңлап һәм ярдәмләшеп яшәү, бер үк максатка омтылу — районның гына түгел, башкаланың һәм  бөтен республиканың тотрыклы үсешенә ышанычлы нигез буларак хезмәт итә, — диде Павел Качкаев үзенең котлау чыгышында.

Киров районы хакимияте башлыгы Салават Сәгыйтов районны сәләтлеләр төбәге дип атады. Шулай ук ул бүгенге көн өчен бик мөһим булган районның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген, моның өчен  уңай шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Аның башкаланың җиде районы арасында алдынгылыкны тотуы да игътибарга лаек, диде ул.

Киров районы елдан-ел зур һәм куанычлы үзгәрешләр кичерә. Аның тарихи үзәге күркәмләнә, анда өр-яңа биналар күтәрелә, парклар һәм скверлар заманча төс ала. Киров районында тупланган фәнни куәт, икътисади потенциал, традицияләр һәм мәдәният гаҗәеп рәвештә үрелеп бара.  Районның иң зур горурлыгы — анда яшәүче халык. Район үзенең мәдәният һәм фән хезмәткәрләре, танылган педагоглары һәм табиблары, спортчылары һәм гади эшчәннәре белән дан тота. Юбилей тантанасында да алар сәхнәнең түрендә булды. Бер төркем хезмәт алдынгыларына намуслы фидакарь хезмәтләре өчен югары исемнәр бирелде, төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары тапшырылды. Сәнгать әһелләре зур концерт оештырды. Бәйрәмне БРның Милли симфоник оркестры, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артистлары, Уфа сәнгать училищесы укучылары, музыка мәктәпләре ансамбльләре һәм танылган җырчыларның чыгышлары бизәде.

Рәзилә НИЗАМОВА.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»