04.12.2010 - Җәмгыять

Мунча җәфасы

Мунчага капиталь ремонт кирәк.Мунча шифасы турында белмәгән кеше сирәк кенә түгел, хәтта юктыр да. Мунча яратканнарның сәламәтлеге дә аерылып тора: белгечләр бу учреждениегә даими йөрүчеләрнең иммунитеты ныклыгын, һәр юынуның спорт күнекмәләренә тиң булуын, биредә кешенең кәефе яхшыруын билгели. Авыл җирендә мунчасыз хуҗалык юк, диярлек. Шәһәрдә дә мунчалар кытлык тудырмый — табыш китерә ич. Ә менә район үзәкләрендәге зур поселокларда, кагыйдә буларак, халык бердәнбер мунчага күз төбәп яши. 

— Яздан бирле мунча күрми җәфаланабыз, — дип хәбәр итте Гафури районы Красноусол авылыннан ирле-хатынлы Гайнуллиннар. — Мунча искергән дип, берничә ай элек хатын-кызлар бүлеген ремонтка яптылар. Ирләр бүлеге генә эшләгәч, ял көннәрендә мунчага чиратлап йөрибез. Яшьләр өчен, бәлки, болай да уңайлыдыр. Ләкин безнең кебек пенсионерлар өчен бу ысул бердән, кесәгә дә суга, икенчедән, тынычлап юына алмыйбыз. Мунча бездән шактый ерак булу сәбәпле, юлга такси чакыртабыз. Бару-кайту — йөз тәңкә. Икебезгә ике көнгә ике йөз сум булып китә. Икәү бергә барып кайтсаң, 100 сумга “сыяр” идек. Тынычлыкка килгәндә, карт кешеләргә бер-берсенең ярдәме кирәк булып тора. Хәле бетеп, егылып ятмагае, дип кайгырышабыз. Шалтыратып сорар идең — мунчада телефон юк. Элегрәк мунча эчендә парикмахер бүлмәсе бар иде. Хәзер ул да ябылды. Киенү бүлмәсе суык, эсседән чыккач, өшетә.

— Соң, бездә бит ремонт бара! — дип каршы алдылар мине мунча хезмәткәрләре. — Пластик тәрәзәләр куелды, штукатурка эшләнде, ишекләр белән шөгыльләнәсе  бар.

— Мөмкин булган  уңайлыкларны тудырабыз, бераз гына түзәргә кирәк, — ди мунчачы Валентина Комлева.

Мунча директоры Радик Арсланов белән дә сөйләштек.

— Гаеп элекке подрядчыда, — диде ул. — Җәй буена эшне суздылар, ә нәтиҗә юк. Хәзер исә яңа подрядчы белән яңадан килешү төзибез. Мунча бинасына экспертиза үткәрелә, бинаның торышын тикшерү өчен Уфадан белгечләр чакырттык.

Красноусол авыл Советы хакимияте башлыгы вазыйфаларын үтәүче Марс Әбелгуҗинга да халык мунча мәсьәләсе буенча күп тапкыр мөрәҗәгать иткән. “Звезда” район гәзитендә 17 ноябрьдә аның бу мәсьәләгә кагылышлы рәсми җавабы басылып чыккан. Анда болай диелә:

“2010 елның язында мунча бинасын ремонтлау эшләре башланды, шул сәбәпле бер бүлек ябылды. Бу вакытта икенче бүлек килешенгән график һәм режим буенча эшләде (хатын-кызлар һәм ир-егетләр көне). Ләкин ремонт эшләре башлангач, бинаның техник җитешсезлекләре табылды, бу килеш халыкны хезмәтләндерүне дәвам итеп булмый иде. Кыскасы, мунча авария хәлендә”.

Авыл Советы хакимияте мунчаны ябу ягында түгел. Әле подрядчы оешма техник тикшерүләр үткәрә. Җитешсезлекләр ачыкланып беткәч, яңа эш планы төзеләчәк  һәм, ниһаять, җитди ремонт эшләре башланачак.

Сабыр ит, халкым, түз генә, быел булмаса, киләсе елда иркенләп юынырсың әле...

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.

Гафури районы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»