03.12.2010 - Җәмгыять

Унике яшьтә буразнага бастык

Нияз бабайның теләге бер: “Кабат сугыш була күрмәсен!” 81нче яше белән баручы Нияз Арслан улы Галиев сугыш чорында үзе кебек авыл кызлары һәм малайлары иңенә төшкән авырлыкларны әле булса тыныч кына сөйли алмый: тавышы калтырый, керфекләренә яшь тамчылары эленә.

Тумышы белән Бишбүләк районының Елбулактамак авылыннан ул. Сугыш башланган елны уникенче генә яше белән бара. Гөлзаһира белән Арслан Галиевлар гаиләсендә өч малай, ике кыз үсеп килә. Көз гаилә башлыгына да сугышка китәргә чират җитә. “Мине, ул да күреп калсын дип, күрше авылда яшәүче картинәйне алырга йөгерттеләр, без килеп өлгергәнче атларда китеп тә баралар иде”, — дип хәтерли Нияз Арслан улы.

Ул сентябрь көнендә бу авылдан яу кырына киткән 7 кеше дә Башкорт атлы дивизиясендә сугыша. Иң бәләкәй сеңелкәшләре 12 генә көнлек булып калган бу биш бала башкача газиз әтиләрен күрмиләр. Ниязга мәктәпне ташларга, әтисе урынына калган малайга Гөлзаһира апаның уң кулына әйләнергә — гаиләне туйдыру өчен эшләргә туры килә. Алар энесе белән икәүләп колхозда үгез җигеп җир сөрәләр, шулай ук үгез җигеп Приют станциясеннән ягулык ташыйлар. Урып-җыю чорында яланда, ындырда хатыннарга кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр. Ирләрен яу кырына озаткан һәм бары тик исән-саумын дигән сүзләрне көткән хатыннар, әтиләренең күкрәкләренә орден-медальләр тагып өйгә кайтуын төшләрендә күргән малайлар, беләк егәре бетсә дә, каһәр суккан сугыш тизрәк бетсен дигән теләк өстәгән йөрәк көче белән эшне сытып эшләгән олы яшьтәге әби-бабайлар хакында — тылдагы хезмәт батырлыгы турында язасы да, сөйлисе әле безгә. “Сугыш тизрәк бетсен дип тырыштык, олысы-кечесе, барысы да”, — ди Нияз бабай тыйнак кына, ирексездән күзләренә тыгылган яшьләрен сөртеп. Озак көтелгән Җиңү хәбәрен дә алар басуда ишетә.

Җиңү килә, әмма әле тормышлар җиңеләйми. Әтисенең сугыштан әйләнеп кайтмавы, туганнары өчен олы җаваплылык, кара, авыр эш яшьли генә чын ирләр корына керткән Нияз Арслан улы сугыштан соң да төрле эшләрдә вөҗдан кушуы буенча эшли: 1949 елда авылдан чыгып китеп, 1955 елга кадәр Аксаков исемендәге шифаханәдә кымыз бияләре карый. Бу якларга нефтьчеләр килгәч, Бәләбәй шәһәре, Приют поселогы ныклап төзелә башлагач, авыл егете эшче һөнәрләрен дә үзләштерә: башта тимер юлда, аннары хаклы ялга чыкканчы, 1956 елдан 1989 елга кадәр асфальт салучы булып эшли. “Мин — Бәләбәйдә тәүге асфальт салучылардан, — ди Нияз бабай, горурлыгын яшермичә. — Үзәк Ленин урамына, Төзүчеләр клубы алдындагы мәйданга, Аксаков, Ык-Вершина юлларына асфальт салдым. Шул эшне әллә нигә бик яраттым, үз гомеремдә бер прогул ясамадым, хаклы ялга озатканда бер түгел, хәтта ике сәгать бүләк иттеләр”. Ә мактау кәгазьләре исәпсез. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” һәм “Хезмәт ветераны” медальләре дә бизи әле аның бәйрәм костюмын.

Бүгенге көндә тыныч, мул тормышның кадерен бик тә белеп яши хезмәт ветераны. Әнисе Гөлзаһира Әхмәтислам кызы балаларының кадер-хөрмәтен күреп, 99 яшен тутырып дөнья куйган. Ниязын чакырып алып: “Балам, авылдагы мәрхүмнәрне үзем ясин чыгып, үзем юып, соңгы юлга озаттым, ә үземне башкарырдай кеше юк, әйдә өйрән”, — ди. Әни сүзе — олы, изге сүз. Нияз Арслан улына әнә шулай дини йолаларны өйрәнергә, үти башларга туры килә, чөнки васыять итеп әйткән сүзләреннән соң бер атна дигәндә әнисе күзләрен йома. Бәләбәйнең тарихи мәчете эшли башлагач, “Ни эшләп әле телевизор алдында утырырга?”, дип, Нияз бабай мәчеткә йөри башлый, биш вакыт намазын калдырмый. Карчыгы Сәбилә әбекәй белән чөкердәшеп кенә яшәп ята алар, балалары килеп, хәл-әхвәлләрен белешеп тора. Тормышларыннан бик канәгатьләр. “Аллага шөкер, пенсияне ай саен китереп торалар, мәчетләр гөрләп эшли, ашарга дисәң — өстәл тулы сый, кияргә дисәң — ни теләсәң, шул бар. Дөньялар тыныч булсын, киләчәк буыннар сугыш афәте күрмәсен”, — ди мөлаем Нияз бабай.

Нияз бабай кебек әтисез үскән меңнәрчә сугыш чоры балаларының барысына да рәхмәтле булып, озын-озак тыныч һәм рәхәт яшәсеннәр иде дип телисе килә. Алар моңа мең тапкыр лаек.

Зәйфә Салихова.

Бәләбәй шәһәре.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»