03.12.2010 - Җәмгыять

Авыл малае гомерен данга күмде

Берәр батыр, күренекле шәхес турында сөйләгәндә, “ул бала чактан шул эшне яратты, фәлән һөнәр иясе булырга хыялланды”, дип язарга яратабыз. Күпчелектә шулай буладыр да. Әмма гади крестьян гаиләсендә үскән Хәтмулланың балачактан шахтада күмер ватарга хыялланганын күз алдына китерүе читен. Үзенең балачагы турында ул болай дип язып калдырган: “Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында тугыз балалы ишле гаиләдә үстем. Мин иң кечесе идем. Кызганычка каршы, хәзер икәү генә калдык. Сәлимгәрәй гомер буе колхозда балта остасы булып эшләде. Рәхимгәрәй сугышта танкист иде. Ленинград өчен алышларда танкта янып үлде.

Миңа озак укырга туры килмәде. Гаиләгә ярдәм итәргә кирәк иде. Шуңа башта Сәлимгәрәй, аның артыннан мин Ерак Көнчыгыштагы, шахтерлар поселогы Сучанга эшкә юлландык”.

“Сучануголь” тресты шахтасында эшләгәндә Хәтмулла, илнең башка яшьләре кебек, стахановчыларның хезмәт батырлыклары үрнәгендә тәрбияләнә, торган саен бу һөнәр ияләренә карата аңарда олы хөрмәт хисе уяна. Аларның ватанпәрвәрлек, ярдәмчеллек, тормыш сөючәнлек кебек сыйфатларына игътибар итә. Шахтерлар арасында үзенә чын дуслар таба. Шуңа киләчәген шушы һөнәр белән ныклап бәйләргә карар итә. Тик ил өстенә ябырылган кара болыт ул чор яшьләренең уй-хыялларын челпәрәмә китерә.

Ул көнне Хәтмулла гадәттәгечә эшкә китә. Шахта ихатасы эченә килеп керү белән, халык җыелганын күреп, лавада андый-мондый хәл булгандыр дип уйлый. Моңа кадәр инженер бер участокта эш шартларының хәвефлегә әйләнүе турында кисәткән була, югыйсә. Әмма биредә бәланең тагын да куркынычрагы — сугыш башлануы турында ишетә ул. Үзләренең ялкынлы чыгышларында эшчеләр Хәсән күле вакыйгаларын искә алып, дошманны дөмектерергә ант бирәләр. Сәлимгәрәй дә сүз ала. Ул шахтерлардан доброволецлар отряды җыярга чакыра. Шулай итеп бер көннән ике туган хушлаша. Сәлимгәрәйне сугышка озаталар. Хәтмулла абыйсының күз карашыннан ук аңа калырга һәм үзе өчен дә, абыйсы өчен дә эшләргә кирәклеген аңлый. Егет ике түгел, дүрт кеше өчен эшләргә дә риза. Сугыш кына тизрәк бетсен.

Сменадан кайткач та, шахтада төнгелеккә калганда да ул радионы ныклап ачып куя да фронт хәбәрләрен тыңлый. Тик Левитан җиңү турында сөйләми, киресенчә, аның тавышында хәвеф арта бара сыман. Бер үк вакытта чик буенда японнарның  бик сәер кыланышлары турында сүз йөри. Анда хәрби техника туплануы күренә. Шахтаның бер төркем яшьләре район хәрби комиссариатына барып, фронтка җибәрүләрен үтенәләр. Алар арасында Хәтмулла да була.

Башкортстаннан булганы өчен хәрби комиссариатта аны кавалериягә разведчик итеп язалар. Тик әлегә фронтка җибәрү турында сүз бармый, илнең көнчыгыш чикләрен сакларга калдыралар. Ә егетләр һаман фронтка атлыгалар. Комиссариатта исә аларның ничәмә тапкыр үтенечләрен кире кагалар. Чөнки чикнең аръягында 400 аэродромга, 870 хәрби саклагычларга ия миллион ярымлык Квантун армиясе үзенең сәгатен көтеп тора. Совет командованиесе японнарга каршы Ерак Көнчыгышта 40 дивизия туплап өлгерә. Бу инде икенче фронт ачылу алдында торганны аңлата. Әмма көнбатыштагы вакыйгалар японнарның мәкерле планнарын тыеп тора.

Хәтмулланы һәм аның коралдашларын минометчылыкка укыта башлыйлар. Бер үк вакытта разведчик әзерлеген дә үтәләр. Көнчыгышта яңа коралларны, немец танкларын, хәрби хәрәкәтләр тактикасын яхшы итеп өйрәнгән Хәтмулла 1944 елда фронтның алгы сызыгында була инде. Беренче чирканчыкны 174нче полк составында Висла елгасы янында ала.

Иртә таңда фашистлар көчле артиллерия әзерлеге үткәрә. Аның артыннан, гадәттәгечә, дошман самолетлары һөҗүмгә күчә. Плацдармны саклаучылар өстенә бомбалар ява, пулеметтан ут чәчелә. Самолетлар күздән югалды ди-гәндә генә шәһәр ягыннан танклар гүләве ишетелә. Ә окоплар буйлап “Сугышка әзерләнергә!” дигән команда тарала.

Беренче булып дошманга каршы артиллеристлар ут ача. Берничә танк туктап кала. Әмма калганнары туп-туры безнекеләрнең окопларына табан килә... танкка каршы хәрби кораллар эшкә керешә. Тагын биш танк сафтан чыгарыла. Тик фашистлар һаман алга табан бара.

Шул мәлне сержант Солтанов рядовой Юрий Литвиненконың окоп эченә шуышып төшеп баруын күреп кала. Ул солдатка ярдәмгә ташлана. Тик Литвиненко авыр җәрәхәт алган була. Ә ПТРның позициясенә туп-туры “фердинанд” килә. Ул шул кадәр якын килә, хәтта аны танкка каршы корал белән генә дә алырлык түгел. Солтанов окоп өстеннән ПТРны алып куя да танкка каршы гранаталар әзерли. “Фердинанд” аларның окобы өстеннән үткәндә ул танк тәгәрмәчләре астына гранаталар бәйләме ыргыта. Көчле шартлау яңгырый. Дошман машинасы тынып кала.

Тиздән безнең частьлар һөҗүмгә күчә. Франкфурт янында Одер елгасын кичкән 174нче гвардия укчылар полкы алдына инде яуланган плацдармны киңәйтү бурычы куела. Фашистлар бу участокка яңа көч ташлыйлар һәм безнекеләрнең һөҗүмен туктаталар. Берничә көн дәвамында көчле алышлар бара. Төнлә безнекеләр плацдармны фашистлардан азат итәләр.

Өлкән лейтенант үзенең ярдәмчесен чакырып ала да уң флангны карап килергә, анда ПТР кую өчен урын табарга әмер бирә. Сержант Солтанов заданиегә китә. Уң флангтагы взвод окопларын үткәч, Хәтмулла траншея эченнән атлавын дәвам итә. Шул мәлне әкрен генә сызгырган тавыш ишетеп кала. Берничә секундтан сызгыру кабатлана. Хәтмулла яшеренә һәм алышка әзерләнә. Тик немецларның бик күп булуы бераз куркыта. Менә немец сүзләре дә ишетелә башлый. Кире китәргә соң инде. “Ярар, утны ачуым белән взводның уң флангы  кушылыр, алар ерак түгел”, дип үз-үзен бераз тынычландыра ул.

Йөз метр ара калгач, сержант аларга каршы автоматтан ут ача. Моны көтмәгән фашистлар төрлесе-төрле якка ташлана. Уң як фланг аңа ярдәмгә килә. Нәтиҗәдә бер генә фашист та бу алыштан исән чыга алмый. Бу батырлыгы өчен Хәтмулла Солтанов III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Берлинны алганда тагын батырлык үрнәкләре күрсәтә һәм Дан орденнарының өч дәрәҗәсенә дә ия була. Сугышны Берлин урамнарында тәмамлый.

1947 елның февраленнән Дан орденнарының тулы кавалеры өчен яңа — хезмәт фронты башлана. Бораулаучы һөнәрен үзләштергәннән соң ул тайга һәм тундра киңлекләрен аркылы-буй  үтеп илгә кара алтын чыгара.

Тырыш хезмәте “Почет билгесе” ордены, “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнә.

Хәтмулла Солтановның көннәре буровойда үтә. Ул — бораулау мастеры, коммунистик хезмәт ударнигы. Бервакыт аны Туймазы бораулау эшләре идарәсе начальнигы чакыртып ала да артта калган бригадага җитәкче булып барырга тәкъдим итә.

— Беләм, сезгә авыр булачак. Бер ук вакытта сезнең кебек сугыш каһарманы һәм тәҗрибәле бораулаучы артыннан кешеләр иярәчәгенә дә ышанам, — ди ул.

Солтанов ризалык бирә. Ә эшне бригадада хезмәт тәртибен ныгытудан башлый. Һәм, чыннан да, халык яңа бригадирны тиз үз итә. Күп тә үтми, Солтанов бригадасы идарәдә иң яхшыларның берсенә әйләнә. Бу коллективның хезмәт батырлыклары турында үзәк һәм республика басмаларында мәкаләләр һәм очерклар дөнья күрә. Ә Хәтмулла Асылгәрәй улын иптәшләре КПССның XXIV съездына делегат итеп сайлыйлар.

Мәскәүдә аны тагын бер истәлекле вакыйга көтә. Съезд башланыр алдыннан аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелүе турында хәбәр итәләр. Халык аңа тагын ышанычын күрсәтә. Ул өч тапкыр партия съездларына делегат һәм СССР Югары Советына депутат итеп сайлана.

Үзенә йөкләтелгән бурычларны Хәтмулла Асылгәрәй улы җиренә җиткереп башкара. Район, республика халкының социаль-икътисади хәлен яхшырту юнәлешендә алсыз-ялсыз эшли. Ул депутатлык эшенә дә бик җитди карый. Менә аның сайлаучылар наказлары китабыннан берничә юл:

...“Кандра поселогында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен учреждениеләр челтәрен киңәйтүгә ирешү” (типовой комбинат төзелә),

...“Кандрада көнкүреш хезмәтен оештыру” (көнкүреш хезмәте комбинаты төзелә),

...“Шаран лесхозын оештыруда ярдәм итәргә” (республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы карары белән Шаран урман хуҗалыгы оештырыла). Депутатның үзәк һәм урындагы ведомстволарга бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмый. Солтанов киләчәккә зур планнар белән яши, җәмәгать эшендә актив катнаша.

Отставкадагы старшина 1945 елның 24 июнендә Җиңү парадында катнаша. 1985 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышланган Җиңү парады сафында да була.

Хәтмулла Асылгәрәй улы — алты бала атасы. Әтиләренең батырлыгы балаларга канат куя, диләр. Бу уңайдан аның өч улы да язмышларын нефть сәнәгате белән юкка гына бәйләмәгәндер. 

— Мин гомер буена әтием белән горурланам. Юк, сугыш һәм хезмәт батыры буларак ил тарихына кергәне өчен түгел, ә хәстәрлекле әти булганы өчен. Ул башкаларныкына бөтенләй охшамаган язмышка ия кеше. Ул солдат та, мастер да, дус та. Ике сыйфаты болай да аңлашылса, дус буларак аңа үзеңнән дә күбрәк ышанырга мөмкин иде, — дип искә ала бүген әтисен Динура Хәтмулла кызы.

Сугыш һәм хезмәт батыры Хәтмулла Солтановның арабыздан китүенә унбиш елга якын вакыт үтеп киткән. Әмма аның исеме, даны, игелекле эшләре халык күңелендә якты истәлек булып саклана.

Рәзилә НИЗАМОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»