03.12.2010 - Җәмгыять

Сармат алтыны. Аның варисы кем?

 “Сармат алтыны”... Ырынбур өлкәсенең  көньягында 1987-1988 елларда билгеле археолог А.Х. Пшеничнюк тапкан  безнең эрага кадәр V-IV гасырларның Филиппов курганнарының үзенчәлекле алтын әйберләре археология фәненә шундый атама белән кереп кала. А.Х. Пшеничнюкның табышы дөнья әһәмиятендәге фәнни ачыш буларак бәяләнә: без үзебездән, алар галимнәрне Дала Евразиясенең олы мәдәни, икътисади һәм сәяси үзәкләренең берсе буларак Көньяк Уралга игътибар юнәлтергә мәҗбүр итә, дип өстибез.

Филиппов курганнары

Бүген төбәкнең борынгы тарихы буенча бер генә мәкалә дә Филиппов табышы телгә  алынмыйча язылмый. Ләкин бу хәзинәнең чын хуҗасы, соңыннан аның варисы кем булган, дигән сорау әлегә кадәр аз өйрәнелгән. Без гәзит укучыларга бу тема буенча үз фикеребезне җиткерергә уйлыйбыз.

Филиппов курганнары бик зур: диаметры 80нән 100 метрга кадәр, биеклеге — 6-9 метр. Археологлар “патша курганнары” дип атый, аларның фикеренчә, хан статусындагы аеруча күренекле кешеләр җирләнгән урында төзелгән.

1нче курган үзәгендә, мәсәлән, 2 метр тирәнлектәге җирләү камерасының (21х19м) булуы ачыклана. Аның стеналары үз вакытында агач бурадан төзелгән, өсте рәтләп салынган бүрәнә белән ябылган.

Аңа озын, тар  коридор (дромос) алып бара, коридор идән турылыгында камера белән тоташа. Тоташкан урында ике яклап агач баганалар эзе бар. Бу камерага керү юлында шушы баганаларга ныгытылган ишекләр булган дигән фикер уята.

Курганда элек кемдер булган, вак кына алтын һәм бронза әйберләрнең йөзләгән кисәге анда гаять зур хәзинә булуы хакында сөйли.

Курганны төзүчеләр, замандашларының аны талавы ихтималлыгын белгәнгә күрә, җирләү камерасы янында 1 метр тирәнлектә яшерен чокыр эшли. Чокырга хәзинәле агач сандык урнаштырыла. Анда 26 алтын болан фигурасы, алтын  комган һәм тышкы яктан катлаулы орнамент белән бизәлгән бик күп агач чынаяклар була. Соңгыларында җайдак, болан, балык, аю, кош һәм башка фигураларны танырга мөмкин.

Төзелеше буенча катлаулы җирләү камерасы өстендә үз вакытында 100 м2 чамасы мәйданлы агачтан биек корылма була.  Аның өстенә туфрак өелгән. Курган тәү мәлдә түгәрәк гөмбәзле гаять зур пирамиданы хәтерләтүенә шик юк. Вакыт үтү белән агач нигез чери, туфрак өеме ишелә һәм курганның өстендә тирән (6 метрга кадәр) һәм киң (диаметры 40 метрга кадәр) чокыр хасыйл була.

2004 елдан алып Филиппов курганнарын Мәскәүнең билгеле профессоры М. Л. Яблонский тикшерә. Ул 10нан артык курган таба. Алар төзелеше һәм табышы буенча югарыда сурәтләнгән 1нче курганнан әллә ни аерылмый. Курганнарда бик күп бизәнгеч табыла, шулар арасында алтын беләзекләр, ун тиенлекләр, бизәлгән киемнәр, көмеш амфора аерылып тора. Филиппов табышларының яше, нигездә, безнең эрага кадәр V-IV гасырлар дип билгеләнә.

Көньяк Уралда әле Филиппов курганнарына охшаш 10 курган билгеле: мәсәлән, Башкортстанның Хәйбулла районында, Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләрендә. Урал өлкәсендәге диаметры 160 метрлык, 18 метр биеклектәге шундый ук курган игътибарга лаек. Ул безгә билгеле булган курганнарның иң зурысы һәм үзенең тикшерүчеләрен көтә.

Алда атап үтелгән курганнар шул дәвер җәмгыятенең урта һәм түбән катламы кешеләрен җирләү урыны булып хезмәт иткән уртача һәм зур булмаган дистәләрчә, йөзләрчә  җир һәм таш курганнар чолганышында урнашкан.

 Курганнарның борынгы ата-бабаларыбызга мөнәсәбәте бар

Көньяк Уралның иртә тимер гасыр курганнарының фәнни танып-белү әһәмиятен Дала Евразиясе буйлап таралган шундый меңләгән һәйкәлне исәпкә алмыйча объектив  бәяләп булмый. Күп кенә галимнәр аларны һуннар (Монголия), саклар (Казахстан, Көньяк Себер), скифлар (Төньяк Кара диңгез буе) белән  бәйли. Табигый, гәзит укучыларны  нинди кабиләләр шундый мәһабәт һәйкәл калдырган һәм башкортларның борынгы ата-бабаларына аларның нинди дә булса мөнәсәбәте бармы дигән сорау кызыксындырыр. Әйе, мөнәсәбәте бар, алай гына да түгел, турыдан-туры бәйләнеше бар.

Көньяк Урал кабиләләре турындагы борынгы һәм дөрес  мәгълүматлар безнең эрага кадәр V  гасырга  барып тоташа. Аларны берникадәр вакыт  Кырымның грек шәһәрләрендә  яшәгән грек тарихчысы Геродот ачкан. Тикшеренүчеләр уйлавынча, аның мәгълүмат бирүчеләре арасында Ра (бүгенге Идел) елгасыннан көнчыгышка  кадәр Рифей тауларының (Урал таулары) таулы-урманлы  җирендә – даи (бу этнонимның варианты даек, дахо), исседон, аримасп, аргиппей, иирк, көньяктарак их-сак һәм массагетлар кебек кабиләләр  яшәвен  хәбәр иткән скифлар да була. Соңгыларын борынгы грек, фарсы һәм кытай авторлары бертавыштан Урта Азия, Казахстан, Кыргызстан белән бәйли. Алар урнашкан төньяк чик Көньяк Урал далаларыннан үтә.

Атап үткән кабиләләрдә безне аеруча даи (даек) кызыксындыра. Аның этнонимы башкортларның җаек, шулай ук Җаек елгасының борынгы һәм бүгенге атамасыннан бик аерылмый. Бу Джаек гидронимы тәүге тапкыр Рим авторы Птоломейның (безнең эраның II гасыры) картасында анык кына билгеләнә.

Ягъни Даи (Геродот) этнонимы белән Джаек (Птоломей) гидронимының тамырлары уртак булуында шик тумый. Джаек этнонимының Җаек гидронимына әверелүе даекларның шушы елга бассейнында озак вакыт көн итүенә  бәйле, дип исәпләргә нигез бар. Ә бу ул вакытта даеклар Көньяк Уралның иң эре төркеме булган дигән фикергә китерә. Бу карашны ачыклауда бәхәссез бер факт кызыксыну уята.

Безнең эра башындагы Рим географлары үзләренең картасында даекларны Каспий диңгезенең көньяк ярында урнаштыра. Бу безгә Көньяк Урал даеклары үзләренең чыгышы белән Көньяк Каспий буендагы  даек кабиләләренә бәйле дип фикер йөртергә нигез бирә. Димәк, алар Уралга күчеп килгән халык. Даеклар Көньяк Уралга Геродотка  кадәр үк (безнең эрага кадәр V гасыр) килгәнгә охшый. Алар өчен яңа җирләр уңдырышлы як булган һәм алар шушында төп халык булып киткән. Аларның киләсе йөзьеллык кабиләләр белән бәйләнеше гидроним атамасында гына түгел, җаек этнонимының бүгенге Ырынбур башкортлары арасында сакланып калуында да ачык күренә. ХХ гасырның 70нче елларында профессор С.Ф. Мирҗанова тарафыннан теркәлгән җаек сүзенең ыру атамасы (этнонимы) булу факты моңа дәлил булып тора.

Бу төшенчә башкорт халкының һәм, гомум алганда, Көньяк Уралның борынгы тарихында бик күп үзәк проблемаларның чишелешенә үзенчәлекле ачкыч булып хезмәт итә.

Мәсәлән, “Урал батыр” героик эпосы борынгы башкортларның күренекле һәйкәле булып тора. Ул идея-композиция планында, геройларның исеме  һәм гамәлләре буенча бик борынгы  дәвердән алып VIII  гасыр  башына кадәр Урта Азия, Иран, Әфганстан  дәүләтләрендә рәсми яшәгән зороастрия диненең төп тексты Авестага бик якын. Бу охшашлыкны хәзер барысы да таный: тикшеренүчеләр бер тавыштан  “Урал батыр” героик эпосы зороастризм диненең көчле йогынтысында барлыкка килгән дип белдерә.

Зороастризм дине буенча дөнья ике капма-каршылыклы башлангычлар: изгелек һәм явызлыкның көрәше бердәмлегеннән тора. Изге көчләр башында — алла Ахура мазда, ә явыз көчләрнекендә Ахриман  тора. Димәк, тәүгесен — кояш, ә икенчесен җир асты (су асты) патшалыгы белән тиңлиләр.

“Урал батыр” эпосының сюжеты шул ук принцип буенча төзелгән. Анда Урал батыр изге көчләргә җитәкчелек итә, ә җир асты патшалыгы хакиме — Шүлгән образы  аңа каршы куела. Ема, Дахака һәм Ардви-Сура исемле геройлар башкорт эпосындагы Һомай, Каһкәһә, Сура батыр образларына охшаш, алар да шундый ук сыйфатларга  ия. Бу исемлекне дәвам  итәргә мөмкин, әмма бу персонажларның  билгеле бер табигать күренешләренә  хакимлек итүен билгеләү өчен алда әйтелгәннәр дә җитәр. Мәсәлән, Һомай һәм Ема образлары бар хайваннар һәм кошлар дөньясына хакимлек итә.

Кайбер чагыштыру материаллары, Көньяк Уралдагы борынгы халыкның дини ышануларындагы, шулай ук “Урал батыр” эпосының күп кенә идея-композиция сюжетлары борынгы әдәбият, бәлки ислам йогынтысы  белән  югалтылса да, әмма  аларның кайберләрен кабат тергезү  мөмкинлеген бирә, дип расларга урын калдыра. Әйтелгәннәргә бәйле су стихиясе хуҗасы — Җаекхан образы кызыксыну тудыра.

“Урал батыр” героик эпосында Җаек образы Урал батырның улы, әмма табигатьне үзгәртүче сыйфатларга ия булган зат итеп күрсәтелә. Мәсәлән, атасының кылычы белән ул таулар яра, аннан ургылып агып чыккан су бөек Җаек елгасы (хәзерге Урал елгасы) үзәнен яра.

Фаразлар киләчәктә исбатланыр

Хәзерге алтайлыларның фольклорында һәм дини инануларында аңа охшашлык бу сюжетка киңрәк аңлатма бирүгә булышлык итә. Атап әйткәндә, барлык коры җирне сулары белән каплап, аны явыз көчләрдән тазартып, матурлыгын кире кайтару сәләтенә ия булган су хакиме — мифик герой Җаекхан аларга яхшы билгеле. Җаекханны ризалату һәм аның яхшы мөнәсәбәтенә ия булу өчен алтайлылар ел саен аңа багышлап корбан китерә һәм катлаулы йола үти. Бу йолалар бик популяр була. Алтайлылар арасындагы әңгәмәчеләребезнең күбесе бу күренешнең халык арасында киң таралу алуын раслады.

Әмма китерелгән мисалда кайбер фактлар бер-берсенә тап килми. Алтайда Җаек дигән бәләкәй дә, зур да елга юк, ә Уралда тирән Җаек елгасы ага, әмма Җаекхан исеме су стихиясе хуҗасы башкортларга таныш түгел, аңа багышлап башкортлар катлаулы йолаларны үтәми һәм корбан китерми.

Шушы проблема хакында күпьеллык уйланулар алтайлыларда Җаекхан исемле су алласы хакындагы күзаллаулар Көньяк Уралдагы борынгы кабиләләрдә барлыкка килүе һәм аларның шушы дин системасына керүе турында нәтиҗә ясарга этәрде. Бу җәһәттән түбәндәге мисалларны да китерергә мөмкин. Башкортстанның хәзерге картасында унлап Ык елгасы бар. Алар, Башкортстандагы төп топонимистлар раславынча, борынгы Җаек гидронимының хәзерге варианты булып тора. Алар — Сакмар елгасының кушылдыгы Олы Ык, Кама кушылдыгы — Ык, Ака һәм Әй елгаларының кушылдыгы — Ык. Бу мәсьәләне өйрәнгәндә Көньяк Уралдагы елгалар системасы атамаларының йөзләрчә еллар дәвамында этник составы буенча төбәк халкының катлаулы йогынтысы астында җитди үзгәрешләргә дучар булуын күз уңында тотарга кирәк. Әмма китерелгән мисаллар борынгы һәм урта гасырлар башында Җаек сүзе кулланылган гидронимнар киң таралган булуын ачык күрсәтә, һәм бу шул чордагы халыкның су хуҗасы Җаекхан турында дини күзаллауларның зур әһәмияткә ия булуы белән бәйледер, күрәсең. Монда Ибн Фадланны (Х гасыр башы) хәтергә төшерү урынлы булыр. Ул табигать күренешләре (кыш, җәй, яңгыр, җил, агачлар, кешеләр, атлар, төн, көн, әҗәл, җир, күк) хуҗалары булган 13 алла исәбенә “су хуҗасы”н да кертә. Бу исем астында Җаекханны күз уңында тотарга кирәктер, мөгаен. Югарыда билгеләнгән күзәтүләр дөреслеккә тап килә икән (әлегә без аларга альтернатива күрмибез, шуңа күрә аларны әүвәлрәк бирелгән мәкаләләрнең берсендә кыскача сөйләп киткән идек инде), хәзерге алтайлыларның югарыда сурәтләнгән фольклор-дини сюжеты Көньяк Уралдан чыккан Алтай кабиләләре тарафыннан гамәлгә кертелгәндер дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Димәк, борын заманда Көньяк Уралның бер өлеше, бәлки, башкорт халкы да Алтайга күчкәндер.

Хәзерге алтайлыларның су стихиясе хуҗасы — Җаекхан турындагы күзаллаулары Көньяк Уралда, хәтта борынгы башкортларда барлыкка килүе турындагы югарыда билгеләнгән фаразлар киләчәктә исбатланыр дип ышанабыз. Безнеңчә, бу сюжет борынгы башкортларның Көньяк Урал биләмәсе белән бәйле булган тарихында мөһим яңа бит ача һәм аның гыйльми әһәмияте бәяләп бетергесез. Укучыны түбәндәгеләр хакында да искәртергә кирәктер. Әйтелгәнчә, Көньяк Уралда даек ыруларын сак, массагет, аргиппей, исседон, аримасп, иирклар уратып алган була. Аларны борынгы авторлар көтү-көтү маллары булган күчмә тормыш алып баручылар буларак тасвирлый. Аларның кайберләре (мәсәлән, исседоннар) киез ябылган дүрт һәм алты тәгәрмәчле арбаларда көн күргән. Бу халыкларның барысы да Көньяк Уралның таулы-урманлы районнарындагы утрак тормышта яшәүче халык (ананья мәдәнияте ырулары) белән тыгыз аралашкан. Шушы фактларны исәпкә алганда, мәдәният, җаекларның хуҗалык тормышы һәм дини күзаллаулары турында югарыда әйтелгәннәрне гомум (җыелма) яссылыкта иртә тимер гасырындагы төбәк кабиләләренең гомум мирасы буларак аңларга кирәк.

Бөтен дөнья соклана

Әмма әле хәзерге башкортлар мәдәниятендә югарыда әйтелгән кайбер кабиләләрнең генетик эзе анык сакланып калуны билгеләүче ачык дәлилләр бар. Мәсәлән, “исседоннар” этнонимы Урта Уралдагы Исеть елгасы гидронимы (атамасы) буларак сакланып калган.

Кайбер антик авторлар аргиппейларны “пеләш” буларак характерлый. Хәзерге төркиятче-лингвистлар “пеләш” сүзен Дала Евразиясендәге күпсанлы күчмә кабиләләр төркеменең берсенең  атамасы булган борынгы грек сүзе “таз” этнонимының хаталы тәрҗемәсе буларак кабул итә. Таз кабиләсе буыннарын этнографлар әле хәзерге башкортлар, казахлар, үзбәк, кыргыз һәм Дала Евразиясенең башка халыклары составында таба. Шуны билгеләргә кирәк: дини инанулар системасы, шул исәптән иртә тимер һәм урта гасырлар дәверендә Көньяк Уралда җирләү йоласы үзенчәлекләре урта гасыр башкортлары фольклорында һәм гореф-гадәтләрендә чагу эз калдырган һәм әдәбиятта чагылыш тапкан. Аларның һәрберсен сөйләү күп вакыт һәм урын алыр иде, шуңа күрә алар үзвакытында тәүге тапкыр “VII-XIV гасырларда Көньяк Урал” дигән китабымның (М., Наука, 1977) аерым бүлегендә гомумиләштерелүен билгеләү белән генә чикләник.

Үкенеч белән шуны әйтергә кирәк: бер ел элек дөнья күргән башкорт халкы тарихының борынгы этапларына багышланган “Башкорт халкы тарихы”ның (М., 2009) тәүге томында билгеләнгән чыганаклар җәлеп ителмәгән һәм бу китапта тик археологик артефактлар гына бирелгән. Шул сәбәпле китапның эчтәлеге аның атамасыннан кискен аерыла.

Иртә тимер гасырда Көньяк Урал кабиләләре турындагы сүземне аларның тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәрнең фикерләренә сылтанма белән тәмамларга телим.

Күренекле галим-шәркыятче, академик В. В. Бартольд, Рим авторы Птоломей (безнең эраның II гасыры) картасында Җаек елгасы атамасы датасы ачык билгеләнгән борынгы төрки сүз, дип яза. Димәк, аның фикеренчә, даек кабиләләре борынгы төрки телдә сөйләшкән. Шушы ук фикерне икенче күренекле совет төркиятчесе, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы С. Е. Малов та хуплады. Ул иртә тимер гасырында Көньяк Урал кабиләләренең борынгы башкорт телендә сөйләшүен исбатлый.

Киң билгеле башкорт галиме — профессор Җ.Г. Киекбаев үзенең берничә фундаменталь хезмәтен бу темага багышлый. В. В. Бартольд белән С.Е. Малов артыннан ул, даек кабиләләре  һәм Көньяк Уралдагы аларның башка күршеләре борынгы башкорт, ягъни төрки телдә сөйләшкән, дип раслый. Казан төркиятчеләре — академик М. З. Зәкиев һәм профессор Ф. Г. Гарипова, Русиянең башка  билгеле галимнәре үзләренең тикшеренүләрендә  бу фикерне үстерә.

Безгә укучыларны 1916, 1925 һәм 1955 елларда басылып чыккан “Башкортлар” китабының авторы, танылган археолог, этнограф, антрополог С.И. Руденконың фикере белән  таныштырырга кала. Дала Евразиясе халыкларының борынгы тарихын һәм мәдәниятен тирән белгән С.И. Руденко иртә тимер гасырында Көньяк Урал кабиләләре (даеклар, иирклар, исседоннар һәм башкалар) хәзерге башкортларның турыдан-туры  борынгы ата-бабалары булуы хакында ныклы инанып яза. Аныңча, бу кабиләләрне бердәм борынгы башкорт (төрки) теле, физик тип, хуҗалык тормышы нигезендә берләштерү  безнең эраның тәүге гасырларына туры килә, Көньяк Уралда аннан соң  барган катлаулы миграцион һәм башка процесслар “башкортларның физик тибын да, телен дә, көнкүрешен дә үзгәртмәгән”.

Борынгы ата-бабаларыбыз чагу һәм үзенчәлекле мәдәният калдырган. Безнең эрага кадәр V-IV гасырларда Филиппов курганнарыннан табылган алтын, көмеш, бронза, тимер һәм агач әйберләр коллекциясе — аның төп байлыгы. Хәзер аларга бөтен дөнья соклана. Һичшиксез, аларның бер өлеше — Көньяк Уралга борынгы башкортлар иленә ул чорлардагы фарсы (Иран), Хорезм (Урта Азия), Казахстан кабиләләре белән сәүдә-мәдәни бәйләнешләр барышында эләгеп, башкорт халкының ата-бабалары мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелгән. Бу дөнья дәрәҗәсендә аларның югары иҗади мөмкинлекләргә ия булуына  ныклы дәлил.

Нияз МӘҖИТОВ,

БР Фәннәр академиясе

академигы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»