03.12.2010 - Җәмгыять

Алтатар* безне коткара алырмы?

4 ноябрьдә килешү, татулашу бәйрәмен үткәреп өлгермәдек, Русиянең үзәк телевидение эфирларын, радио дулкыннарын, гәзит битләрен хәвефле Кущёвская хәбәрләре биләп алды. Ил-көндәге яман хәлләргә, үтереш-суешларга, көчләүләргә һәм урлашу-талауларга күптән күнгәнбез инде. Әмма әлеге казак станицасындагы коточкыч хәл — җәлладларның өйгә кереп 12 җанны — хуҗаларны, кунакларны һәм бала-чаганы үтереп чыгулары, йортны яндырып көлгә әйләндерергә маташуларына кансызлык һәм ерткычлыкта тиңнәр юк. Мондый шартларда ничек яшәргә? Карак, угры пычагыннан ничек котылырга? Мафия, коррупция корбанына әверелмәү өчен берәр әмәл бармы?

Шул фаҗига Дума депутатлары, сәясәтчеләрнең күңелләрендә күптән тамырланган ниятне дә тышка чыгарып салды. Халык кулына наган бирергә кирәк! Хөкүмәт үз гражданнарын хәвеф-хәтәрдән яклый алмый икән, кеше үз иминлеген, байлыгын кулындагы утлы коралы белән сакласын...

Ярар, закон нигезендә кесәдә наган йөртү хокукы бирелсә, байлар, эшкуарлар, сәяси затлар, чиновниклар алтатар шартлатып, үз тирәләреннән карак, угрыны куарлар. Үзләре атмаса, тән сакчылары ялларга хәлләреннән килер. Әмма пинжәк эчендә наган йөртүнең халык тормышына, көнкүрешенә яңа киеренкелекләр өстәячәге, моңарчы күрелмәгән фаҗигаләргә этәрәчәге сукырга да ачык. Һәм бу адымның беренче чиратта карак, угрылар, мафияче адәмнәр файдасына булуы да бәхәссез. Бу тәкъдирдә Русия ялган демократия базына тагын да тирәнрәк батачак. Туктыйк, бүгенге хәлебезгә карап уйланыйк. Чынлап та дөрес юлдамы соң без?

Артка борылып карасак, җанны  үкенечләр талый. Базар икътисады корабыз, капитализм төзибез дип, Борис Ельцин, Егор Гайдар арбасына утырган ил санаулы көннәр эчендә иң зур социаль-икътисади казаныш — хезмәт коллективларыннан мәхрүм калды. Колхоз, совхоз булып оешкан крестьяннарның, завод-фабрика эшчеләренең, гыйльми-тикшеренү институтлары һәм гыйльми лабораторияләр хезмәткәрләре, галимнәрнең профессиональ берлекләрен ватып, җитештерү куәтләрен таркату икътисадны халык инициативасыннан, иҗтиһадтан аеручы акт булды. Урамнар эшсезләр, эчкечеләр, хәерчеләр белән тулды. Халыкны, аеруча яшьләрне әхлакый-рухи югарылыкта тотып килгән иҗтимагый-сәяси берлекләр — пионер, комсомол оешмаларын, төрле җәмгыятьләрне, советларны тыю да беткә үч итеп тунны утка ягуга тиң булды. Идеологик бушлыкта сабыйлар, яшьләр күңелен диңгез аръягыннан кертелгән сагыз, атыш-үтерешне канга сеңдерүче кинолар, оятсыз порносурәтләре белән аулауга юл куйган демократлар бүген чәчкәннәрен ура.

Үз илебездәге белем бирү системасын, вузлар корылышын дөньяның иң камил мәгариф үрнәкләре дип санасак та, өстән кушкач, сызлана-сызлана Европа стандартына күчтек, Ватан педагогикасын җимердек.

Мондый вату-кыруларның очына чыгып булырмы?

Иҗтимагый тормышта Советлар  төп роль уйнаган чорда матбугатны дүртенче власть дип атадылар. Журналист тарафыннан ачыкланган кимчелек, күтәрелгән мәсьәлә җәмәгатьчелеккә җиткерелә һәм аларны хәл итү буенча кичекмәстән анык чаралар күрелә иде. Хаксызга рәнҗетелгән хезмәт кешеләренең мәнфәгатьләрен кайгыртуда да матбугат активлык күрсәтте. Сиксәненче, туксанынчы еллар басмаларында ачыклык, билгелелек һәм дөреслек принциплары хөкем сөргәндә халык иртән торуга гәзит киоскларына ябырыла иде. Әмма бүген бөтенләй башка хәл. Гәзитләрнең байтагы базарчылар рекламасына әйләнеп, үз тамагын үзе кайгыртырга мәҗбүр. Һаман да гадел, тугры сүзгә хезмәт итүче журналистларга исә почмактан аталар яисә йөрмәсен, язмасын дип кул-аякларын сындыралар... Хәер, хәзерге нәзакәтле югары түрәләрнең кайберләре гавам белән бәйләнгән басмаларны бөтенләй күрмәмешкә салыша. Компьютер артына утырып, үзе кебек үк башлы, тук, бай блогерларның кәефкә ятышлы комплиментларын, киңәш-табышларын укый яисә виртуаль дөнья эченә һаман тирәнгәрәк чумып, кордашлары каршында үз тапкырлыгын, зирәклеген раслый хәзерге югары түрә. Мәсәлән, Президент Дмитрий Медведев компьютеры “әйтмәсә”, без Русия гаиләләрендә өченче оланнарның Николай Некрасов, Антон Чехов, Анна Ахматова кебек талант ияләре булып үсәсен каян белер идек? Әйтәсе дә юк, электрон тартманың кодрәте зур.

Ә бит матбугат басмаларында “Хат эзеннән”, “Урында тикшерелде, чара күрелде”, “Журналист командировкага чыкты” кебек рубрикалар бүген дә яшәп килсә, ил тормышында  криминал куркыныч затлар һәм аларны яшерүче караңгы почмаклар болай ук күп булмас иде.

Вату, җимерүләр тышкы дөнья белән генә чикләнмәде, кешенең рухына да ныклап кагылды бугай. Бик яхшы хәтерлим, вуз укытучыларының фәнни-гамәли конференциясендә бер коллегабыз шактый югары, көр аһәң белән: “Без — педагоглар...” — дип сүз башлаган иде, аны зур дәрәҗәле мәгариф вәкиле бүлдерде: “Хөрмәтлем, педагоглар хәзер балалар бакчасында, сез — белем алучыларны хезмәтләндерүче кешеләр”.

Алга таба, прагмат демократ түрәләр белән ныклап аралаша төшкәч, мин дә, әлеге хезмәттәшем кебек педагогика өлкәсендәге үз урынымны ачык аңладым.

Хезмәтләндерүче! Югары мораль принциплардан, шәхси инанулардан чыгып яшь белгечкә үз йогынтыңны салу, аны формалаштыру теләге белән янган кеше — педагог түгел, ә түрә теләгәнне һәм студент көткәнне күндәм башкаручы адәм — хезмәтләндерүче мин. Акча түлиләр — хезмәтләндерәсең! Һәм яшерен-батырын түгел, бүгенге зыялыларның бик күбесе әнә шундый хезмәтче хәлендә. Табиб — сәламәтлек буенча хезмәтләндерүче. Ә язучы, шагыйрь байны мәдхия язып сөендерсә, җырчы үз тавышы белән акча хуҗасының күңелен таба... Шулай итеп, яшьлекләрендә антлар биреп, халыкка хезмәт итәргә, илне матурларга омтылган исәрләргә байлар заманы үз сабагын укый, сындырып, үзенчә яшәтергә җыена. Ә сынмаганнарны, горурларны һәлак итүдән дә тартынмый...

Крестьян, эшче кебек үк зыялының да үз үкенечләре бар. Борын-борыннан халыкчанлык, мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган Русия интеллигенциясе яшь Михаил Горбачев реформалары белән рухланып, илне яңарту өчен көрәшкә кушылды, ялкынлы сүзләр сөйләде, сәяси лозунглар күтәрде, мәйдан көрәшләренең алдынгы сафында булды. Тик битлек кигән, хамелеон кебек төс үзгәртүче демократлар аркасында аның катнашлыгында яуланган җиңүдән халык түгел, ә байлар, түрәләр файдаланды. Миллионерлар, олигархлар кыяфәтенә кереп, алар халыкның үзен кол итәргә, таларга керештеләр... Намуслы җан бу хәлгә тыныч кала аламы? Үкенечләр, сызланулар бүгенге зыялыны да сәяси битарафлыкка китергән, өметсезлеккә салган...

Әйе, Русиянең яңа тарихы берничә дистә елдан гына торса да, бик зур үкенечләр, сызланулар, хаталар һәм ялгышлар белән тулы. Ил корабы белән халыкны яратучы, акыллы һәм гадел кеше идарә итсә, мөгаен, алар бу кадәр үк ишле булмаслар иде. Тик бүген үткәннәрдән сабак ала белергә кирәк. Демократия дигәнебез халык демократиясе булмады, ә түрәләр, байлар, либераллар һәм консерваторлар демократиясе булды. Классик демократия беренче чиратта халыкның, массаларның активлыгына таяна. Ә Русиядә исә, киресенчә, хезмәт коллективларына, халык берлекләренә астыртын гына һөҗүм ясалган, таркатылган һәм илдә индивидуализм, ягъни аерым, ялгызак шәхесләр тантанасы башланган. Дәүләт башлыклары базарны, капитализмны аерым эшлекле затлар, бизнесменнар, дилерлар гына да кора ала дип уйлыйлар, күрәсең. Шулай булмаса, илдә халыкка карата ваемсызлык, битарафлык чәчәк атмас иде. Әмма мондый хәлдә тоташ Русиянең яманатлы Кущёвская станицасы хәленә төшүе дә бик мөмкин бит!

Илнең сәяси курсына үзгәрешләр кертергә кирәклеге күптән ачык. Гәзит форматында артык киң җәелеп булмый, тик иң мөһимен генә әйтик. Ил идарәсендә Владимир Путин корган вертикальдән баш тартырга һәм Борис Ельцин төзергә җыенган федерализмга кайтырга кирәк! “Күпме телисез, шулчаклы алыгыз!” Әмма Башкортстан мисалында гына да ачык күрдек, суверенитет казанышларын тартып алу, янә Мәскәү Кремленә баш идерү тенденциясе башланды. Русияне, галәмәт зур биләмәле һәм күп-милләтле мәмләкәтне, бер ихаталы ил-йорт рәвешендә күреп, Мәскәүдән торып, алга әйдәп булмый. Андагы халыкларны да бертөрле генә кануннар һәм кодекс таләпләре буенча яшәтү мөмкин түгел. Русия, Ельцин заманында әйтелгәнчә, суверенлы дәүләтләр бердәмлегендә генә имин яши һәм якты киләчәккә кыю атлый ала. Күрәсең, безгә янә шул хакыйкатьне искә төшерергә һәм федерализмны сүздә генә түгел, ә ил яшәешендә гамәлгә ашырырга кирәк.

Зур теорияләр кормыйча да төшенергә була: федерализм — ил таләбе. Чөнки Русия күпмилләтле мәмләкәт. Ә милләт исә тел, территория, икътисад, мәдәният, сәнгать һәм башка уртаклыклар нигезендә тупланган халык буларак, үз дәүләтчелегенә дәгъва итә һәм аны кора да. Дәүләт булган милләт кенә яши, ил-йортын төзек, имин тота, телен, гореф-гадәтләрен саклый һәм улларын, кызларын төпкелдән килгән әхлакый, этик нормаларда тәрбияләп, мәдәниятле җәмгыять оештыра.

Федерализмны ныгыту, көчәйтү файдасына тагын бер аргумент бар. Философлар, тарихчылар раслаганча, милләт — капиталистик  формация продукты. Мәктәптә укыган чакта ук безне милләтләрне капитализм тудыра, ә коммунизм аларны юкка чыгара, бер халык итеп оештыра дип өйрәттеләр. Коммунизм дигәннәре Русия өчен иллюзия генә булып калыр инде. Ә менә капитализм, үлемсез Кащей карт кебек илгә янә кайтып хуҗа булгач, аның баласы булган милләт тә яшәргә тиеш ләбаса!

Халык та аңласын иде, милләт булып оешып яшәү, дәүләтен саклау турыдан-туры аның шәхси тормышына, көнкүрешенә, социаль, мәдәни мәнфәгатьләренә кагыла. Үзен милләте белән тыгыз бәйләгән, янәшәсендә хис иткән кеше генә тулы һәм бай җанлы, рухлы була. Акчасы белән, байлыгы белән нихәтле масаймасын, капиталист та ялгызы гына үзен бәхетле тоя алмый. Аңа да туган теле газиз, милли моңнар, театрлар, кичәләр, китаплар, гәзитләр рух азыгы буларак бик кирәк.

Илдә фаҗигаләр, төрле-төрле казалар ешайган саен, мин тел һәм рух буенча кардәш булган кешеләрнең милләт булып оешу, берләшү хаҗәтен тоям. Безне һәлакәттән наган түгел, тик рухи камилләшү, яңару коткарачак.

Сәгыйдулла Хафизов.

 

*Алтатар — наган, револьвер.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»