03.12.2010 - Җәмгыять

Бүген соңласак, тәмам артта калачакбыз

 

— Гамил Габбасович, Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен соңгы елларда республикада икътисади торгынлык барлыкка килде?

— Кызганычка каршы, соңгы чорда икътисад фәненә, аның тәкъдиме һәм эшләнмәләренә игътибар юнәлтелмәде. Шундый бер хәлне хәтерлим, республиканың элекке икътисади үсеш министры Валентин Власовка үз тәкъдимнәребез белән мөрәҗәгать иткән идек. Ә ул кырт кисеп: “Миңа бернинди тәкъдимегез дә кирәкми. Бездә бер генә кеше үз тәкъдимен кертә. Ул ни дисә — шулай була”. Мин моны шуңа искә төшердем, чөнки бу министр сүзе генә түгел, ә республикадагы икътисади сәясәт моделе дә иде.

— Хәлне яхшы якка үзгәртү өчен нинди чараларны тормышка ашырырга кирәк дип исәплисез?

— Яңа Президент яңа бурычлар куйды. Ул бурычлар, беренче чиратта, ситуациягә тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәя бирүне таләп итә. Русиядәге икътисади кризис — озайлы процесс, һәм ул каршылыклы, катлаулы фазага да күчәргә мөмкин. Мондый шартларда ил төбәкләрендә икътисадта тиешле тәртипне булдыру, хәлне кабаттан “кризис янгынына” тарытмас өчен дәүләт тарафыннан чаралар күрелү шарт. Әйтергә кирәк, әлеге вакытта республиканы социаль-икътисади үстерү проблемалары матбугатта, гыйльми даирәләрдә җанлы рәвештә тикшерелә. Болар бик уңай күренеш.

— Әлеге проблемаларның үзегезне аеруча кызыксындырганнарына җентеклерәк тукталсагыз иде.

— Мәсәлән, икътисади үсешнең һәм дәүләт идарәсе системасының нигезен административ-территориаль бүленеш тәшкил итә. Ә Башкортстандагы бүгенгәчә яшәп килгән административ-территориаль бүленеш Сталин чорыннан ук килә. Һәм аның идарә итү өчен катлаулы, акчалата чыгымнарны күп таләп итүе беркемгә дә сер түгел. Республикага идарә итү структурасы нәтиҗәле түгел. Менеджментның төп принципларыннан күренүенчә, идарә ителүче (бу очракта — республиканың башкарма власте тарафыннан), буйсынучы системалар саны 8дән артык булырга тиеш түгел. Башкортстандагы 54 район санын киметергә кирәк. Безнең катнашлык белән, галим-икътисадчылар тарафыннан республиканың икътисади районнарын формалаштыруның теоретик нигезе һәм методикасы эшләнде. Әгәр дә республиканың административ-территориаль бүленешенең асылында икътисади фактор булса, бу районнардагы административ-идарә персоналын кыскарту белән бергә, бюрократия һәм коррупцияне чикләү мөмкинлеге дә бирер иде. Мондый корылышны тормышка ашырганда урындагы үзидарә системасын шәһәрләр һәм авыллар муниципалитетлары нигезендә оештырырга кирәк булачак.

— Ә менә сез тәкъдим иткән үзгәрешләр республиканың шәһәр һәм районнарының икътисади яктан төрлелеген күз уңында тотамы соң?

— Әлбәттә, без теләсә-кайсы икътисадның ресурсларга таянганлыгын яхшы аңлыйбыз. Аннан соң без, Башкортстан — бай төбәк, аның ресурслары чиксез, дигән фикергә күнегеп киттек. Шул ук вакытта нефть запаслары саекты, нефть чыгару һәм аны эшкәртү тармакларының төп фондлары шактый искерде. Ә болар исә республиканы социаль-икътисади үстерүнең яңа чыганакларын эзләүне таләп итә. Мәсәлән, Көньяк Уралда алтын һәм бакыр рудалары ятышлары бар. Шул ук вакытта алтынның бары тик уннан бер өлешен генә үзебезнең республика оешмалары чыгара. Русия бакырының һәм кургашының байтагы Башкортстан рудникларыннан чыгарыла. Гомумән, республикада икътисадны диверсификацияләүгә, тәү чиратта эшкәртү сәнәгатен үстерүгә, шартлар тудырырга кирәк.

— Ә моның өчен инвестицияләр булу шарт.

— Әйе, республикага күп күләмдә инвестицияләр таләп ителә. Инвесторлар килсен өчен икътисади мохитне яхшыртырга, республиканың имиджын күтәрергә кирәк. Анык инвестиция проектлары, инвестицияләрне яклау һәм гарантияләү, страховкалау системасын булдырырга кирәк. Республикадагы эре сәнәгать предприятиеләре тирәсендә урта һәм кече бизнес субъектлары эшчәнлеге өчен мөмкинлекләр тудыру таләп ителә бүген. Белүебезчә, Президент Рөстәм Хәмитов әлеге таләп һәм бурычлар хакында әйтте инде.

— Әйе, Президент шулай ук Башкортстанны социаль-икътисади үстерүнең яңа стратегиясен кабул итү мотлак булуын да бәян итте.

— Нәкъ шулай. Республика алдында торган кискен социаль-икътисади проблемаларны яңа стратегия кысаларында чишәргә кирәк. Яңача имидж стратегиясе Башкортстанның инфраструктурасы үсешенә нигезләнергә тиеш. Инвестиция климатын үстерү, яхшырту өчен илнең төрле төбәкләрендә имиджны күтәрүгә корылган чаралар гамәлгә ашырыла. Шундыйлардан Санкт-Петербургның 300 еллыгына, Сочидагы Олимпиада, Казандагы Универсиадага әзерләнү буенча пиар-акцияләрне атарга була. Ә менә Башкортстанның Русия дәүләтенә үз иреге белән кушылуының 450 еллыгы Казанның 1000 еллыгы кебек нәтиҗә бирмәде.

— Гамил Габбасович, билгеле булуынча, имидж стратегиясе нинди дә булса идеягә таяна. Сезнең карашка, Башкортстанны үстерү буенча имидж стратегиясенең таянычы булып нинди идея тора алыр иде?

— Соңгы вакытта без, Германиянең Дрезден техник университеты галимнәре белән берлектә, электрон институт булдыру өстендә эшлибез. Безнеңчә, АйТи (IТ) технологияләргә һәм оффшорингка нигезләнеп “Электрон республика” проектын тормышка ашырырга булыр иде. Мәсәлән, электрон республика — электрон министрлыклар — электрон муниципаль берәмлекләр һәм учреждениеләр — электрон уку йортлары. Моның өчен заманча компьютер технологияләренә нигезләнгән икътисади ташламалар ясалучы ирекле зона булдырырга: дәүләт идарәсенең, социаль страховкалауның электрон системасын, электрон сәүдәне һәм башкаларны киң җәелдерергә кирәк.

Күптән түгел РФ төбәкләрне үстерү министры белән очрашу вакытында Русия Премьер-министры Владимир Путин, төбәкләрне үстерү буенча иң яхшы программаны ачыклау буенча конкурс игълан ителәчәк, диде. Безгә дә кичекмәстән шушы программаны эшләргә керешергә кирәк. Ә бу документның нигезенә яңа миссия, яңа икътисади стратегия салынырга тиеш. Яңа миссияне без болай күзаллыйбыз: төбәкнең яңа җитәкчесе + яңа стратегия + икътисади үсеш стратегиясенең яңа моделе. Яңача имидж стратегиясе, безнеңчә — электрон республика. Безнең институт профессорлары һәм укытучылары, ДТУ белән бергә әлеге программаны эшләүдә катнашырга әзер.

Идрис Сәетгалиев әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»