03.12.2010 - Җәмгыять

Җир хуҗасы җирлеме?

Ераклардан караеп, һай, күренгән

Язга гына сөргән җир микән?

(Халык җырыннан).

Сабый анасының куенына һәрдаим омтылган кебек, дөнья йөзендәге барча тереклек, ризык һәм сыеныр урын эзләп, Җир-анага төбәлә. Адәм баласы да гомер бакый җирдә эшләгән, җир дип яшәгән, аның мәхәббәте дә, нәфрәте дә җир белән бәйле. Техник казанышлар никадәр генә ис-акылны китерерлек булмасын, җир, элеккечә, илнең төп хәзинәсе булып кала. Кулларында нефть, газ, алтын-көмеш, банклар тотучы байлар да җирнең иң зур байлык булуын аңлый, аны үз мөлкәте итү өчен акчасын кызганмый.

Җирдә хуҗалык итү, аңа хуҗа булу мәсьәләсе һәр җәмгыятьне борын-борыннан кызыксындырган. Шушы бәхәсләр, талаш-тартыш барышында җирнең төп хуҗасы — аны эшкәртүче, кадерләүче кеше еш кына онытылып куя. Петр Столыпин реформаларында да, совет властеның инкыйлабтан соңгы мөһим карарларында да җир төп урында булган. Русия крестьяннарының егерменче-утызынчы еллардагы фаҗигасе дә, арытабангы ачлы-туклы тормышы да җиргә бәйле. Яшәү, ризык, муллык чыганагы булган җир, никадәр генә гаҗәп тоелмасын, кешене һәрдаим барлык белән юклык арасында тота. Һәм, ахры, җир тирәсендә ритуаль биюләр, шикле ниятләр һәм дәүләт күләмендәге буталчык тиз генә тынмас әле. Мәсьәлә төене, чишелер урынга, тыгызлана гына бара.

Узган атна азагында Уфада Русия икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина катнашлыгында Русия Федерациясе инвестиция проектларын гамәлгә ашыру барышында җирне һәм җир участокларын кулланучыга тапшыру һәм теркәү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Шунда китерелгән мәгълүматларга караганда, агымдагы ел башына Башкортстанның җир фондында 14,3 миллион гектар чамасы җир булуы билгеле. Шушы мәйданның 7,7 миллион гектары, ягъни 54 проценты, авыл хуҗалыгы карамагында. Табигый, зур-зур мәйданнар авыл-шәһәрләр, сәнәгать предприятиеләре һәм махсус тәгаенләнештә, аерым сакланучы урыннар һәм объектлар карамагында кала.

Әгәр саннарны ачыклауны дәвам итсәк, күз алдына төп юнәлешләр буенча якынча шундый күренеш килеп баса. Агымдагы елның октябрь башына 981 авыл хуҗалыгы оешмасы үз гражданнарына гомум (өлеш) милек хокукында җир бирү турында карар кабул иткән. Җир өлеше бирелгән гражданнар 350110 кеше булып, алар карамагында 2 миллион 278 мең гектар җир исәпләнә. Шуның 2 миллион 118 мең гектары — сөренте җир. 269 мең 951 кеше җир өлешенә хуҗа булу хокукын теркәп куйган. Андый гражданнар милкендә әле 1 миллион 738 мең гектар җир бар.

Узган елда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрдән участокларны бер мәртәбә түләүсез хосусыйлаштыру гамәлдә тәмамланды. Дөрес, бүлеп бирелгән участокны милек хокукында теркәү Чакмагыш районында гына тулысынча тәмамланган. Благовещен районында да шуңа якын. Дуван, Чишмә районнарында бу чара актив алып барыла. Гомумән, аерым гражданнарга милеккә бүленеп бирелә торган җир 2 миллион 270 мең гектар тәшкил итәргә тиеш. Әгәр шушы мәйданның республикадагы барлык авыл хуҗалыгы җирләренең — 31, ә сөренте җирләрнең 58 проценты булуын исәпкә алганда, аларны файдалану көнүзәк мәсьәлә булып килеп баса.

Шуны да өстәп әйтик: авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне түләүсез хосусыйлаштыру кампаниясенә Башкортстан Русия Федерациясе субъектлары арасында соңгылардан булып кушылды. Безнең республикада бу мәсьәләдәге тискәре тәҗрибәне кабатламаска тырыштылар. Әмма, шуңа карамастан, күп кенә халык үз өлешенә тигән җиргә хокуктан баш тарта. Җирне межалау буенча договорлар төзү җәһәтеннән дә проблемалар туып тора.

Мәсьәлә нәрсәдә соң? Ул шушы җир участокларын ничек файдалануга барып терәлә, чөнки бүлеп бирелгән җир хуҗасы, милекле булган хәлдә дә, шушы җирдән файдаланырга теләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән мөнәсәбәтне үзе генә, ялгызы көйли. Башкортстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Юлай Ильясовның әйтүенчә, кайбер компанияләр, җир өлешләре хуҗаларының хокукый наданлыгыннан файдаланып, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне рейдерлык ысуллары белән басып ала һәм, еш кына, ул җирләрне авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өчен файдаланмый.

Әйткәндәй, шәһәрләрдәге хәлле кешеләр җир өчен әле үк акча кызганмый, чөнки алар җирнең арытаба кыйммәтләнәчәгенә шикләнми. Мәсәлән, Чишмә районында бер гектарның кадастр хакы хәзер үк 37 мең 800 сум тора. Шул ук вакытта өлешләре гомум файдалануда булганда җир алган кешеләр өчен җир салымы бер гектар өчен 113 сум 40 тиен генә тәшкил итә. Мондый шартларда бүлеп бирелгән җирне кадерләргә дә, сакларга да кирәк тә бит, әмма күпләрнең эш-гамәле моның киресен раслый. Кайда эшкә җитди инвесторлар тотынган, алар алган җирләр эшкәртелә дә, чәчелә дә һәм үзенең төп тәгаенләнешендә файдаланыла.

Үз өлешләре белән гомум милектән аерылып чыкканнарның хәле икенчерәк. Узган язда Чишмә районы Бикәй, Ибраһим һәм Петряй авылларының җир өлешенә хокукы булган кешеләренә “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы җирләреннән 505 пай бүленгән. Җирне үзаллы эшкәртү нияте белән 11 төркем пайларын алып аерылып чыккан. Ләкин, техника юклыктан, Р. Мостафин төркеменең 56 гектар җире эшкәртелмәгән, анда чүп үләне үскән, чүп-чар орлыгы, өлгереп, тирә-якка очкан һәм алдагы язда алар белән көрәшү авырга төшәчәк. Шул ук вакытта чәчелгән мәйданнарга да, тәрбия җитми.

Китерелгән мисаллар гына да җир мәсьәләсендә ниндидер гомум дәүләт сәясәтенең булмавын күрсәтә. Һәр төбәкнең үз белдеге, проблемага мөнәсәбәте. Мәсәлән, байтак төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда да, җир хосусый милек булып таныла. Димәк, аны бүләк итәргә дә, арендага алырга да, мираска калдырырга да була. Татарстанда да авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр хосусый милеккә бирелә ала, әмма аны сату катгый тыела. Дүрт төбәктә җир хосусый милек итеп каралмый. Гомумән, Русиядәге җир шулкадәр, күп хакимнәр аның белән ни кылырга да белми, мәсьәләне ни рәвешле булса да хәл итү президентлар һәм губернаторлар карамагына калдырылган. Гади генә итеп әйткәндә, бүлеп бирелгән җир белән крестьян ни хәл итәргә тиеш, моны һичкем белми.

Президент Д. Медведев “Русия, алга!” дигән мәкаләсендә: “Ике дистә елга сузылган үзгәртеп корулар илебезне чималга карап яшәү кимчелегеннән коткара алмады”, — дип язган иде. Хәзер ил хуҗалыгын яңарту, өр-яңа технологияләр турында өзлексез сөйлибез. Яңаруга иң мохтаҗ тармак — авыл хуҗалыгы. Икътисадның бу өлкәсе хезмәт җитештерүчәнлеге буенча АКШтан — 11, Германиядән 7 тапкыр калыша. Продукция өчен энергия тотыну арта. Бу — искергән техника һәм технология куллану нәтиҗәсе. Маллар генофонды буенча эш алып барылмый, туфракның уңдырышлылыгы кискен кимеде. Әгәр 1990 елда җиргә 11 миллион тоннадан артык минераль ашлама кертелсә, узган елда ул 2,5 миллион тоннага да җитмәде.

Алда әйтелгәнчә, крестьяннар, кәгазьдә булса да, җирне үз милкенә алды. Ләкин бу хокукны алар матдиләштерә алмый. Уңышлы эшләүче товар җитештерүчеләргә җирне сатып алу мөмкинлеге юк, ә җир участогының хуҗасы аны сата да алмый. Базар шартларында шулай “хуҗалык итү” нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы әйләнешеннән 40 миллион гектардан күбрәк сөренте җир төшеп калды. Унсигез ел эчендә мөгезле эре терлек — 36,3, дуңгызлар 21 миллион башка кимеде. Бу, шул тәртиптә, 2,3 һәм 2,2 тапкыр  дигән сүз. Планетадагы кара туфраклы җирләрнең яртысына диярлек хуҗа булган Русия азык-төлекне читтән иң күп ташып ашаучыга әверелде. Әле илебез 1 миллион 285 мең тонна итне чит илләрдән кертә. Шулай булса да, 1990 ел белән чагыштырганда һәр кешенең рационында ит — 15, сөт — 62, балык 10 килограммга кимеде. Мал аксымының җитешмәве илдәге, шул исәптән авылдагы да, демографик хәлгә йогынты ясый. Ике триллион сум чамасы бурыч авыл товар җитештерүчеләрен богауда тота, кадимгечә эшләргә форсат бирми. Җир аңа мөнәсәбәте булмаган компанияләр, банкирлар, байлар кулына күчә. Урыннардагы чиновниклар ярдәмендә ул күмәртәләп тә, бүлгәләнеп тә сатыла. Бу яңа тарихтагы тәүге реформаларның акылсыз сәясәтеннән килә. Хөкүмәт крестьяннарга карата чын-чыннан рэкет куллануын дәвам итә. Зур шәһәрләр тирәсендә криминал чәчкә ата. Мәсәлән, Мәскәү өлкәсендә җирнең 80 проценты бизнесменнар кулында һәм алар, җир белән әвеш-тәвеш итеп, миллиардларча доллар табыш алган. Хәзер алар чит илләрдә рәхәтләнә.

Җирне пайларга бүлү мәсьәләсе гамәлдә хәл ителерлек түгел. Әгәр авылда аңа 200 кеше дәгъва итә икән, һәркемне ничек ризалыкта калдырмак кирәк? Берәүгә кара туфраклы җир эләгә, икенчеләргә — көлсу, өченчеләргә — ташлы. Бер крестьянга бүленгән җир авылдан ерак тоела, икенчеләр аның елга буенда булмаганлыгына дәгъва белдерә.

Йомгаклап әйткәндә, крестьян тормышының иң төп мәсьәләсе әле булса хәл ителмәгән. Ни генә дип күкрәк суксак та, крестьян җирнең чын мәгънәсендәге хуҗасы була алмады. Бүленгән җир участокларына хокук гарантияләренең булмавы алардан инвесторларны читкә тибә. “Шушы мәсьәлә хәл ителми торып, — дип әйтелде II патша Дәүләт думасы утырышларының берсендә, — Русиянең тергезелүенә һәм ул алда ирешәчәк куәтле үсешкә исәп тоту турында уйларга да ярамый”. Башлыча, җиргә карап яшәүче крестьян бүген фәкыйрьлектә көн күрә. Бу бит җирдәге хәзерге тәртипләрнең яраксыз булуын һәм аларны үзгәртү зарурлыгын раслый. Бу бурычны ничек үтәргә? Әлегә беркем дә белми. Димәк, чирне дәвалый да алмыйбыз.

...Тарихчы Николай Карамзинның әйткәннәре хәтергә килә: “Салымнар белән бөлгән крестьян авыллары кешесез калды... Тугайларда сыер көтүләре дә, елкылар да күренми; басуларны чүп-чар басты, ә элек христианнар яшәгән җирдә хәзер кыргый киекләр йөри”. Күпчелек авылларның бүгенге хәле, көзгедәге сыман, XI гасырдагы Русия тарихын чагылдыра.

Марсель

КОТЛЫГАЛЛӘМОВ.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»