02.12.2010 - Җәмгыять

Пай җирләренә нәтиҗәле идарә булырга тиеш

Озакламый Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары “Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертүне тикшерүгә керешәчәк. Бу изге максатлардан чыгып эшләнә, иң мөһиме — республикада яшәүче крестьяннарның тормышын яхшырту, шулай ук авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне нәтиҗәле файдалануга булышлык итү. Тәкъдим ителгән үзгәрешләр халыкка тикшерүгә чыгарылды, бүген без эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе Рамил Бигнов белән шул турыда сөйләшәбез.

— Иң элек депутатларыбызның нинди үзгәрешләр кертергә теләвен ачыклап китик. Шуны искә төшереп үтәм: 2006 елда республика авылларында яшәүче халыкка җир өлешләре алу хокукы бирелде. Тик аерым бер крестьян үзенең өлешен бүлеп ала алмады, чөнки кадастр исәбенә кую өчен аның мәйданы 50 гектардан да ким булмаска тиеш иде. Безнең республикада җир паеның уртача күләме 5,7 гектар тәшкил итә. Димәк, авыл кешесенә җирне бүлеп алу өчен башта күршеләре белән берләшергә кирәк. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары кертергә теләгән үзгәрешләрнең асылы әлеге күрсәткечне киметеп, шушындый зурлыктагы җир участогын кадастр исәбенә куюга рөхсәт бирүдән гыйбарәт. Ул чагында авыл кешесе участогы белән нәрсә эшләргә кирәклеген үзе хәл итәчәк: аны үзе эшкәртәме, арендага бирәме яисә сатамы, башка категориягә күчерәме. Шулай ук аны залогка салырга, бүләк итәргә,  мирас итеп калдырырга да мөмкин булачак.

— Сез нәрсә белән килешмисез?

— Авыл кешесенең җир участогын бүлеп алу хокукы, һичшиксез, булырга тиеш, дип уйлыйм. Тик әлеге хәлендә проект камил түгел кебек. Ул кабул ителсә, безне нәрсә көтә? Беренчедән, дәүләт яисә пай хуҗасы үзе җир корылышы эшләренә күп акча түгәчәк. Дистәләгән, йөзләгән кешеләрне берләштергән участокларны рәсмиләштерү өчен өч ел таләп ителде, ягъни һәр участок аерым исәпләнмәде, өлеше булган кешеләрнең барысын да исәпли башласаң, ә алар 350 мең кеше, нәрсә булачак?

Икенчедән, әйдәгез, объектив фикерлик, җир участогы булганнарның барысының да аны эшкәртү мөмкинлеге юк. Алар участокларын ташласа, бу җирләрне тартып алачаклар. Андыйларга нишләргә соң? Арендага бирергә яисә сатарга. Соңгысы чынбарлыкка ныграк туры килә. Авыл хуҗалыгы җирләре базары юк диярлек, безнең авыл хуҗалыгы эшләре өчен уңайлы булмаган төбәктә аны кыйммәткә сатып булмаячак. Димәк, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне аны эшкәртә алучылар түгел, акчалы кешеләр сатып алачак. Алар мәскәүлеләр, уфалылар булырга мөмкин, анысы мөһим түгел, иң мөһиме — җир авыл хуҗалыгыннан ерак булган кешеләр кулында тупланачак. Алар җирне эшкәртә башламаса, участокларны өч елдан тартып алачаклар, әлбәттә. Федераль законда шулай каралган. Әмма бу өч елны ничек үткәрергә? Алар да бу җирләрне сата башлаячак яисә  кредитлар  алу өчен залог итеп файдаланачак. Җирне нәтиҗәле файдаланучы хуҗа табылганчы тагын берничә ел үтеп китәчәк. Ә бездә соңгы еллар эчендә генә сөренте җирләр ике тапкыр кыскарды, алар эшкәртелми, күбесенчә пай җирләрен чүп басып киткән. Дәүләт җыелышы депутатлары иң элек җир пайларын рәсмиләштерү хокукы алган гражданнарның дүрттән бер өлешенең моны эшләмәүләре турында уйланырга тиеш. Аның сәбәпләре күп, иң беренчесе — властьларның  ахыргача  эшләп җиткермәвендә. 2011 елның 1 гыйнварыннан алар моны бөтенләй эшли алмаячак, чөнки 2006 елгы закон шушы ел азагына кадәр генә гамәлдә була. Гамәлдә булу вакыты озайтылмаса, дәүләт бу кешеләрне алдаган кебек килеп чыга, алар — 75 мең кеше.

— Сез нәрсә тәкъдим итәсез?

— Пай җирләренә идарә итү белән шөгыльләнүче компания оештырырга кирәк, дип исәплим. Җирләрне республика районнары буенча җир фондларына берләштерергә тәкъдим ителә, җир пайлары хуҗалары аларның пайчылары булачак. “Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр әйләнеше турында”, “Инвестиция фондлары турында”гы Федераль законнар бу тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру өчен хокукый нигез булып тора. Боларның барысын да пайчылар инвестиция фондларына ида-рә итү лицензиясе булган дәүләт идарәче компаниясе оештырачак. Ни өчен дәүләтнеке? Чөнки  эшләрне оештыру, җир пайларына бәйсез бәя бирүне үткәрү өчен акча таләп ителәчәк. Республика да гражданнар тарафыннан оештырылучы фондларның эшчәнлеген гарантияли ала һәм моны эшләргә тиеш, шуңа күрә республика властьлары аңлы рәвештә мондый адымга барырга тиеш. Җир пайлары хуҗалары ышанычлы идарәне оештыручылар булып чыгыш ясый һәм үзләренең пай җирләрен үзләре тарафыннан оештырылучы ябык пайчылар инвестиция фондларына тапшыра, ә  идарә итүче компания белән ышанычлы идарәгә килешү төзи. Мондый фондлар республиканың һәр районында оештырыла.

Җирләрне пайчылар инвестиция фондына  тапшыру турындагы карар җир пайлары хуҗаларының  гомум җыелышында күпчелек тавыш белән  кабул ителәчәк. Җир участогын арендага бирүдән яисә сатудан кергән акча фондларда туплана һәм пайларның бәясен күтәрә. Шулай итеп, фондлар җир пайлары хуҗаларына үз хокукларын тулысынча яклау мөмкинлеге бирә һәм җир участогыннан ничек файдалану турындагы мәсьәләне хәл итә.

Гамәлдәге законнар җир пайлары хуҗаларын җир салымы түләүдән азат итә. Гади кешеләр өчен бу шулай ук мөһим. Идарәче компания исә һәр районда, авылда, авыл хуҗалыгы кооперативымы ул, фермер хуҗалыгымы, инвесторлармы, дәүләт МТСымы, пай җирләрен эшкәртүне оештыру өчен нәтиҗәле эшләүче арендаторлар табарга тиеш. Алар республикада бар. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиесе төзергә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне оештырырга яисә  шушы җирләрне залог итеп кредит алырга  теләгән инвесторга җир участогын  сатарга кирәк була икән,  идарәче компания пайчылар ризалыгы белән моны эшли алачак. Сатудан кергән акча шулай ук фондларга күчә һәм җир пайлары бәясен күтәрә. Шулай итеп, оешкан авыл хуҗалыгы җирләре базары барлыкка киләчәк. Җир заманча финанс әйләнешендә катнашачак. Авыл хуҗалыгы җирләренә  идарә итүне оештыруның бу төре җир эшен күмәк оештыруга күнеккән  авыл  кешесенең менталитетына туры килә.

— Авыл хуҗалыгы зыянга эшли дип һәрвакыт әйтелә килә. Ә Сез шундый структура булдырырга тәкъдим итәсез, анда эшләүче кешеләргә хезмәт хакы түләргә, техника, программа тәэминаты сатып алырга, биналар табарга кирәк булачак. Оешманың үзен тәэмин итәргә, җир хуҗаларына — авыл халкына дивидендлар түләргә кереме җитәрме соң?

— Безнең җирләрдә нәтиҗәле эшләүче хуҗа булмаганлыктан соңгы 20 елда сөренте җирләр күләме 5 миллионнан 2,5 миллион гектарга кадәр кимеде. Бу — отчетлар буенча, ә чынбарлыкта исә эшләр моннан да начаррак. Шуңа күрә авыл тез  чүкте дә инде. Хәзер авылда эшсезлек, эчкечелек чәчәк ата. Элек андый хәл юк иде, чөнки эчәргә вакыт булмады, һәркемнең эше бар иде. Бүген чүп басып киткән җирләр әйләнешкә кертелсә, бик күп мәсьәләләр хәл ителәчәк: ашлыкның тулай җыемы, уңдырышлылык артачак, авылда  эш урыннары булачак, терлекчелек тергезеләчәк, ә идарәче  компания җиткелекле керем алачак. Һәм бу беренче этап кына.

Икенче этапта  акционерлар инвестиция банкы оештыру мөмкинлеге ачыла, фонд пайчылары аның акционерлары була ала. Моны фонд пайларын оештырылучы  инвестиция банкы акцияләренә алмаштыру юлы белән эшләргә мөмкин. Арытаба чыгарылган облигацияләр җир участоклары белән гарантияләнәчәк.  Бу банкка акча җәлеп итү һәм идарәче компанияне идарә итүнең гамәлдәге структурасы нигезендә инвестиция банкы итеп үзгәртү мөмкинлеге бирәчәк.

— Җир өлеше булган кешегә кайтыйк әле. Сезнең башлангыч-тәкъдим кабул ителсә, фондка тапшырып, ул җирен югалтачакмы?

— Кешенең җирдә эшләү теләге һәм мөмкинлеге бар икән, ул үзенең җир участогын бүлеп алып, эшкәртә ала. Фонд пайчысы теләсә кайсы вакытта үзенең паен башкаларга яисә идарәче компаниягә сата ала. Һәм, ниһаять, пайчылар фондны бетерергә уйласа, алар кайбер процедураларны үткәннән соң үз җирләрен кайтарып ала алачак.

— Сезнеңчә бик шома килеп чыга. Тик, гадәттә, сүзләрдә матур булган нәрсә гамәлдә алай булып чыкмый. Башкортстанда җир мәсьәләсе үсешен ничек күрәсез?

— Шуны әйтергә кирәк: Русиядә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр хосусыйлаштырылганда Башкортстан анда катнашмады. Бездә колхозлар сакланып калды. Хосусыйлаштыру 2006 елда гына башланды, бу вакытта илебездә күп мәсьәләләр хәл ителгән иде инде. 90нчы еллар башында Русиядә җирләр аларга ихтыяҗы булмаган кешеләр кулында иде. Бик зур мәйданнар ташландык хәлдә калды, ниндидер сату-алу, алдашулар булды, бүген илебездә җир базары күпмедер дәрәҗәдә  цивилизацияле дип әйтергә мөмкин. Соңрак башлыйбыз икән инде, Башкортстанда Русиядә күзәтелгән хаталарны кабатламаска тиешбез. Мин тәкъдим иткән пай җирләренә идарә итүне оештыру системасы җир өлеше хуҗасы өчен гарантия булачак, чөнки ул — дәүләт конторасы.

— Быел авыл хуҗалыгы продукциясенең бәясе нык артты. Сәбәбен корылыктан күрәләр...

— Быелгы җәйне авыл халкы өчен имин булды, дип әйтеп булмый, әлбәттә. Тик авыл хуҗалыгы җирләренең соңгы елларда ике тапкыр диярлек кыскартылуын да онытмыйк. Дөньяда киләсе елда ук азык-төлек кризисы, азык-төлеккә 1,5 тапкыр бәяләр арту фаразлана. Безнең  продуктларны  читтән кайтаруыбызны исәпкә алганда, бу  республикада яшәүчеләрдә дә чагылыш табачак. Шуңа күрә дә җир мәсьәләсен кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Республика пай җирләренә идарә итүне оештыруның тәкъдим ителгән варианты буенча китсә, язга оештыру эшләрен төгәлләргә мөмкин. Ул чагында озак еллар ташландык хәлдә булган басу-кырлар эшкәртеләчәк һәм безне югары, иң мөһиме —  намус белән алынган уңыш көтә.

Үз хәбәрчебез.

Дөньяда киләсе елда ук азык-төлек кризисы, азык-төлеккә 1,5 тапкыр бәяләр арту фаразлана. Азык төлекне читтән кайтаруыбызны исәпкә алганда, мондый хәл республикада яшәүчеләрдә дә чагылыш табачак.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»