02.12.2010 - Җәмгыять

“Дәваханәне яптырмыйбыз!..”

“Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе булып эшләгән соңгы ун елда миңа Стәрлетамак районы авылларында еш булырга, андагы хуҗалык җитәкчеләре белән генә түгел, гади эшчеләр, күп кенә хезмәт һәм сугыш ветераннары белән якыннан аралашырга туры килде. Дөрес, соңгы өч айда мин үз хәбәрче вазыйфасын башкармыйм. Бу хакта хәбәрдар булмаган гәзит укучыларыбыз һаман да миңа мөрәҗәгать итә.

Бу юлы борчулы хат килде. Аны Октябрь һәм Максимовка авыл Советларына караучы 15 авыл халкы (барлыгы 3700 кеше, шуларның бишесе — фронтовик, 600е — бала) исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, 86 яшьлек Шәмсун Фәттах улы Хафизов язып җибәргән. 35 кешенең култамгасы куелган әлеге проблемалы язманы укып чыккач, битараф кала алмадым, юлга чыктым.

Хат Октябрь бистәсендә (элекке данлы “Стәрлетамак” игенчелек совхозы) 1960 елдан бирле авыл эшчәннәре сәламәтлеге сагында уяу торган участок дәваханәсен ябу турында. Бу хакта медикларга агымдагы елның 27 октябрендә  Стәрлетамак үзәк район поликлиникасының баш табибы Тәлгать Бикмөхәммәтов кул куйган рәсми кәгазь килә.  Димәк, 22 кешедән торган коллективка (өч табиб һәм унөч шәфкать туташы) бу “Яңа ел бүләге” булачак, 2011 ел башыннан алар эшсез калачак. Иң мөһиме — биредәге хезмәт һәм сугыш ветераннары, уңган механизаторлар, тынгысыз терлекчеләр, балалар медицина ярдәмен элеккечә  ала алмаячак.

“Стәрлетамак үзәк район поликлиникасына караучы җиде участок дәваханәсенең иң өлкәннәренең берсе буларак, элегрәк биредәге стационар 40 койкага исәпләнгән була. Узган елның 1 декабреннән дәваханә штатындагы 7 хезмәткәрне кыскарталар. Авырулар исә тәүлек әйләнәсенә түгел, ә көндезләрен генә дәва ала башлый. Түзем халык, телен тешләп булса да, бу яңалыкны да кабул итә. Ә менә 2011 елның 1 гыйнварыннан көндезге стационарны да ябарга җыеналар”, дип яза автор.

Мин дәваханәгә килгәндә зур төркем авыл халкы югарыдагы җитәкчеләрнең әлеге уйланмыйча кабул ителгән карарына катгый рәвештә каршы булулары турында сөйләшә иде.

— Шушы хуҗалыкта 41 ел механизатор булып эшләдем. Бу дәвердә 12 директор алмашынды. Шунысы аяныч: соңгы елларда бездә хезмәт ветераннарына караганда токымлы  савым сыерларына игътибар зуррак, — ди 81 яшьлек хезмәт ветераны, инвалид Иван Николаевич Артамонов.

— Әгәр дәваханәне япсалар, без кирәк чакта тиешле медицина ярдәме ала алмаячакбыз. Безнең кайбер авыллар Стәрлетамак шәһәреннән 60-70 чакрымда урнашкан. Бүген сүз  халыкка 50 ел хезмәт иткән медицина учреждениесен ябу турында түгел, ә мәктәпләр һәм балалар бакчалары штатына педиатр, шәфкать туташлары тәгаенләү турында барырга тиеш. Кирәк булса, әлеге проблеманы уңай хәл итү өчен махсус делегация оештырып, район хакимиятенә дә барачакбыз, — диләр 45 ел хезмәт стажлы “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, 76 яшьлек Николай Карцев һәм аның яшьтәшләре Виктор Володько белән Фәнис Юнысов һәм башкалар.

— Без хезмәтләндергән 15 авылдан көн саен 10-15 авыру ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Кызганычка каршы, ел башыннан алар “03” машинасын бары тик көндезге сәгатьләрдә генә чакырып китерә ала. Әлеге дә баягы, финанс кытлыгы нәтиҗәсе бу, — дип  сөйли участокның баш табибы, шушы дәваханәдә 1968 елдан бирле эшләүче Рәфис Гәрәев.

Хатыны Ханна Нурислам кызы белән алар үз территориясендәге авыруларны, өлкән яшьтәге әби-бабайларны гына түгел, кагыйдә буларак, ел саен язгы-көзге кыр эшләре тәмамлану белән урта яшьтәге механизаторларны, терлекчеләрне дә стационарга салып, аларның сәламәтлеген тикшерә, кирәксә, ярдәм күрсәтә. Һәрхәлдә, халык биредәге зур булмаган медколлективның эшеннән канәгать.

Ә хәзер җитәкчеләр фикеренә колак салыйк. Әлеге мәсьәлә буенча Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы урынбасары Евгений Спевак белән сөйләшү булды. Иң элек ул участок дәваханәсенең пенсия яшендәге баш табибының эшен канәгатьләнерлек түгел, дип бәяли.

— Ә нигә яшь белгечләр чакырмыйсыз? — дип кызыксынам.

— Аны әйтү генә җиңел. Авыл җиренә килергә теләүче табиблар юк. Услы авылындагы участок дәваханәсендә дә шундый ук хәл. Күптән түгел генә ачылган, заманча медицина аппаратлары белән җиһазландырылган Түрешле участок дәваханәсендә дә кирәкле белгечләр җитми. Бу — бер. Икенчедән, әгәр мөмкинлек булса, без авыл эшчәннәренең сәламәтлеген ныгыту өчен иң кирәкле бу учреждениене ябу турында сүз алып барыр идекмени? Финанслау авырлашуга сылтанып, участок дәваханәләрен кыскартуны бездән Мотлак медицина страховкалау республика фонды җитәкчеләре һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы таләп итә. Моңача Октябрь авылына йөргән авырулар яңа елдан Түрешле дәваханәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш, — ди Евгений Федорович.

Стәрлетамак үзәк район поликлиникасы баш табибы Тәлгать Гәрәев та шул ук фикердә.

— Стационарлардагы койкалар санын кыскартырга кирәк, диделәр. Чөнки яңа елдан безгә биреләчәк финанс күләме сизелерлек киметелгән. Мин халыкны аңлыйм. Медицина ярдәменә мохтаҗлар саны көннән-көн арта. Яңа шартларда эшләү безгә дә җиңел түгел. Шулай булуга карамастан, авыл эшчәннәренең сәламәтлеген саклау, аны ныгыту өстендә эшне дәвам итәчәкбез, — ди баш табиб.

Әлбәттә, бу “дежур” сүзләр Октябрь авылындагы участок дәваханәсеннән файдаланучы 15 авыл халкын тынычландыра алмый. Әйтик, сәламәтлеге какшаган 70-80 яшьтәге хезмәт ветераны Түрешле дәваханәсенә барырга җыенды, ди. Моның өчен ул автобуста ким дигәндә 30 -40 чакрым ара үтеп шәһәргә барырга, аннары троллейбус белән Стәрлетамак үзәк район поликлиникасына килеп, махсус юллама алырга тиеш. Ә поликлиникада, гадәттә, һәр кабинет алдында чират. Табиб сине карап, диагноз билгеләгәч, аның юлламасы белән  вокзалга килеп, көненә ике тапкыр йөрүче Стәрлетамак — Түрешле маршрутына билет аласың. Ә ул авыл олы юл чатында түгел, төпкелдә. Әгәр инде Түрешле автобусына өлгермәсәң, Стәрлебашка йөрүче маршрут таксиенда Николаевка авылына кадәр киләсең. Аннан соңгы 8-10 чакрымны үтәр өчен юлда очраган теләсә нинди машинага кул күтәрергә туры киләчәк. Ә ашыгыч ярдәм кирәк булганда, я булмаса, бала табу очракларында сәгатьләр буена “03” машинасы килгәнен көтәргә кала. Тәлгать Марат улы белән әңгәмәдән шунысы ачыкланды: Октябрь участок дәваханәсе  яңа елдан авыруларны стационар формада тү-гел, амбулатор дәвалауга күчәчәк.

Шушы урында мәкаләгә нокта куярга да булыр иде. Миңа хат белән мөрәҗәгать иткән сугыш ветераны Шәмсун бабай Хафизов шуларны да сөйләде.

— Минемчә, иң элек төбәктәге экологик хәлне исәпкә алырга кирәктер, — диде ул. — Безнең Калинин исемендәге кооператив территориясендә (авылдан 6 чакрым ераклыкта) Стәрлетамак “Сода” җәмгыятендәге агулы химик калдыкларны, шул исәптән, радиактив барий тозларын күмү өчен 1973 елда 1600 метр тирәнлектә атом бомбасы шартлатып зур җир куышы ясаганнар иде. Стәрлетамактан килгән зарарлы шакшылар 800 миллиметр юанлыктагы торба аша шул куышлыкка тутырыла. “Кама-2” дип аталучы бу яман объект бүген дә хәрәкәттә. Андагы скважиналар аша җир өстенә радиация тарала. Нәтиҗәдә, халык чиргә сабышты, малларыбыз үлә, эчәр суларыбыз яраксызга әверелде. Атом шартлавы вакытында шунда өлкән прораб булып эшләгән авылдашыбыз И.Н. Щеколдин һәм аның белән бергә эшләүчеләр махсус киемнәрдә булсалар да, бик яшьли якты дөнья белән хушлаштылар. Соңгы ун елда тирә-як авылларда яман шеш, кан авырулары белән үлүчеләр күбәйде. “Кама-2” объекты янындагы басуда эшләгән берничә тракторчы һәм комбайнчы яман шеш авыруыннан вафат булды.

Бу хәвефле объектны ябуны таләп итеп, халык күптапкырлар күтәрелде. 1986 елда “Сода” предприятиесе җитәкчелеге, авыл халкының сәламәтлегенә зыян килүне танып, Октябрь авылында 100 койкага исәпләнгән яңа дәваханә һәм сәүдә үзәге төзергә вәгъдә итә. Дөрес, ике катлы дәваханә бинасы күтәрелә. Тик, заманалар үзгәрү сәбәпле, ул 1994 елдан бирле ташландык, дөресрәге,  ярым җимерек хәлдә.

— Мин җитәкчеләр урынында булсам, 15 авыл халкы күз төбәп торган әлеге участок дәваханәсен түгел, ә радиация таратып торучы, яман шеш чыганагы булган шул “Кама-2” объектын яптырыр идем, — ди сугыш ветераны.

Минҗан Зарипов.

Стәрлетамак районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»