01.12.2010 - Җәмгыять

Әдәпле җәяүлене ничек тәрбияләргә?

Шәһәр мәдәният сараенда “Җәяүлегә багышлау” акциясе үтте. Чарада Уфа шәһәре, Иглин, Кушнаренко, Кырмыскалы, Чишмә районнары мәктәпләреннән ике меңгә якын беренче сыйныф укучысы катнашты. Республикада дүртенче тапкыр үткәрелгән акциянең асылы нидән гыйбарәт? Башкортстанда агымдагы елда юл фаҗигаләрендә ничә җәяүленең гомере өзелгән? Акция кысаларында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

— Кызганычка каршы, быел юл фаҗигаләрендә 17 бала һәлак булды, — дип билгеләде чыгышында БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы Динар Гыйльметдинов. — Аянычлы вакыйгаларда кем гаепле? Күп кенә очракларда хәвефсезлек каешын эләктергән әти-әниләр исән калды. Шул ук вакытта махсус җайланмага беркетелмәгән балаларның гомере өзелде. Акча кадерлерәкме? Бала гомереме? Кайгыга батканчы бүген үк бу хакта уйланырга һәм тиешле чаралар күрергә кирәк. Җәяүлеләрнең рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгуы да аянычлы тәмамлана. Кышкы бозлавык юлларда бу аеруча хәтәр. Чөнки водитель тәгәрмәч астына керүчене күрсә дә, машинасын тиз генә туктата алмый. Әлбәттә, күңелсез хәлләрне киметү өчен күп көч түгәбез. Кагыйдә бозучы җәяүлеләрне дә искәртергә тырышабыз. Аңлату, мәдәни-агарту, пропаганда эшенә өстенлек бирәбез. Бүген старт алган акция дә әдәпле җәяүлеләрне мәктәптән үк тәрбияләргә ярдәм итсен иде.

Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, республикада ел башыннан дүрт меңнән артык юл фаҗигасе теркәлгән. Шуларда 547 кеше һәлак булган, 5 меңе төрле җәрәхәт алган. Балигъ булмаганнар катнашлыгында 377 юл фаҗигасе теркәлгән. Юл аварияләрендә 394 бала җәрәхәтләнгән һәм 17сенең гомере өзелгән. Балаларның юлларда үлү очраклары Уфа, Стәрлетамак шәһәрләренә, Дүртөйле, Балтач, Балакатай, Гафури, Зианчура, Иглин, Куергазы, Уфа, Хәйбулла һәм Чишмә районнарына туры килә.

Фойеда балалар өчен әкият геройлары төрле конкурслар, бәйгеләр оештырды. Залда үткән чара вакытында беренче сыйныфлар юл кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерде. Ахырда һәр укучыга истәлекле бүләкләр, шул исәптән җәяүле таныклыгы тапшырылды.

“Җәяүлегә багышлау” акциясе республиканың барлык  район һәм шәһәрләрендә дә үтәчәк. Димәк, юл кагыйдәләрен белеп, хөрмәт итеп үсүчеләр саны да артачак. Бу юнәлештәге эшне тагын да җанландыру юл фаҗигаләре корбаннарын киметергә ярдәм итәргә тиеш.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»