01.12.2010 - Җәмгыять

Ленин “урынына” утырырмы?

Уфаның Ленин һәм Коммунистик урамнары чатындагы скверда Ленин һәйкәле 1924 елда куелган булган. Үзгәртеп корулар елларында пролетариат юлбашчысының сыны бервакыт юкка чыкты. Бушап калган һәйкәл урынында шарлы обелиск кына торып калды. Ул вакытта композициянең төп өлеше турында аңлатма бирүче булмады. Берәүләр, аны ремонтка алып киткәннәр, дисә, икенчеләре, чүплеккә илтеп ташлаганнардыр, дигән нәтиҗә ясады. Чөнки заманы шундый чуалчык иде.

Һәм менә егерме елдан соң югалган сынның Санкт-Петербургта, Русия Сәнгать академиясе фондында саклануы турында хәбәр килде. Бу юлы инде сүз аның гипстан ясалган оригиналы турында түгел, ә граниттан эшләнгән күчермәсе турында бара. Вакытында Уфа скверында Ленин бабайның нәкъ шушы яңартылган сыны урнаштырылырга тиеш булган.

Яшь буын, әлбәттә, бу сын турында кемнәндер ишетеп, я китаплардан укып кына белә. Шуңа алар бу вакыйгага битарафлык күрсәтергә мөмкин кебек. Ә өлкән буын өчен Ленин бабайның һәй-кәле тоташ бер дәверне символлаштырды, шуңа да кадерле.

Яңа, граниттан эшләнгән сынга килгәндә, күптән түгел аның 1987 елда Уфа җитәкчелеге заказы буенча эшләнгәнлеге ачыкланды. Әмма заказ өчен вакытында түләнмәгән. Шул сәбәпле, ул эшне башкаручыда торып калган.

Ә табыш турындагы хәбәр уфалыларны ике төркемгә бүлде. Берәүләр һәйкәлне кире кайтару турында кайгыртучанлык күрсәтсә, икенчеләр моның өчен акча туздырмау яклы. Күптән түгел Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Социаль-икътисади тикшеренүләр институты уфалылар арасында социологик тикшеренү үткәрде. Җавап бирүчеләр белем, яшь, җенес буенча һәм башка төркемнәргә бүленгән иде. Нәтиҗәләр шуны күрсәтә: респондентларның 56,4 проценты һәйкәлне кайтару өчен тавыш бирсә, 21,3 проценты моңа каршы, калганнары я битараф, я икеләнә.

Хатын-кызларның — 30,3, ә ир-егетләрнең 27 проценты һәйкәлне кайтару яклы. Шул ук тәртиптә,11 һәм12,1 процент каршы. Яшь буенча алганда, 18-49 яшьтәгеләрнең 20дән алып 30,8 процентка кадәресе һәйкәлне кайтару өчен тавыш биргән. Шул ул тәртиптә, 8-10 проценты — каршы. 50-60 яшьтәгеләрнең 22,5-27,2 проценты — кайтару яклы, 8,8-7,5 проценты — каршы.

Югары белемлеләрнең — 26,8, башлангыч, урта һәм урта һөнәри-техник белемлеләрнең 1,8дән алып 26,8гә кадәресе һәм Уфаның Октябрь, Калинин, Киров һәм Орджоникидзе районнары халкы һәйкәлне урынына кайтарып кую өчен күпчелек тавыш биргән.

Яшьләрнең бу мәсьәләгә битараф калмыйча, активлык күрсәтүе дә игътибарга лаек.

Рәзилә  ВӘЛИЕВА.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»