01.12.2010 - Җәмгыять

Бер эләктерсәң, котылам, димә

Бүгенге чор афәтләренең берсе СПИД — иң яман һәм куркыныч авыру. Республиканың СПИДны һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш үзәге биргән мәгълүматларга караганда, бүген СПИД белән 8382 кеше авырый. Әлбәттә, узган елга караганда (9 324 кеше) аларның саны шактый кимесә дә, тынычланырлык урын  юк. Чөнки СПИД ел саен 200гә якын яшь гомерне өзә.

Сәламәтлек саклау органнары күргән төрле чараларга карамастан, мәкерле чир әлегә бирешергә уйламый. Егерме ел элек кенә бит әле бу сан ике дистә белән генә чикләнә иде.

— СПИДның тозагына нигездә хәвефле төркемгә кергән 15-45-50 яшьтәгеләр эләгә. Анда, гадәттә, эчкечелек, наркомания һәм җенси азгынлык кебек СПИДның гомерлек юлдашларын үзләренә дус иткән кешеләр керә, — дип сөйли СПИДны һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш үзәгенең оештыру бүлеге мөдире Нурфига Хафизова. — СПИД белән авыручылар арасында хатын-кызларның кими башлавы бик азга гына булса да күңелне юатып ала.

Нурфига Карам кызының хатын-кызларга бәйле борчылуларын аңларга мөмкин. Ни өчен дигәндә, хатын-кызларга ир-атларга караганда СПИД тизрәк йогучан. Өстәвенә, ул карындагы баласын да куркыныч астына куя. Яшәешебезне матурларга туган гүзәл затларыбыз әхлаксызлык сазлыгыннан ераграк торсын иде дә бит. Ел башыннан ачыкланган 1140 ВИЧ-инфекциялеләрнең 44 процентын алар тәшкил итә. Быел вич-инфекцияле аналардан янә 204 бала дөньяга килгән. Ә мондый аналар нигездә үз балаларын да тәрбияли торганнардан түгел. Аларның күбесе баладан баш тартырга мөмкин. Өстәвенә, бу балаларның да бик сирәге сәламәт булып туучан.

Үзәк белгечләре әйтүенчә, авыру аналардан туган балалар шунда ук күзәтү астына алына. Яңа туган бала алты айдан вирус барлыгына анализ бирә. Анализ нәтиҗәләре буенча аларга дәвалау курсы тәгаенләнә. Вирус табылмаса, бала исәптән төшерелә.

Күпьеллык күзәтүләр СПИДның күпчелек очракта наркоманнар арасында таралуын күрсәтә, ә алар әлегә кадәр 56 процентны тәшкил иткән булган. Быелгы күрсәткечләр вирусны җенси юл белән эләктерүчеләр ягына тарта. Мәсәлән, быел ВИЧ-инфекциялеләрнең 60,12 проценты бу авыруны җенси юл белән йоктырган.

— Монда беркемне дә гаепләп булмый. Чөнки бөтен нәрсә кешенең үзеннән тора. Кеше бу чирне үзе теләп алган икән, җәзасын да үзе үтәргә тиеш буласын белергә тиеш, — дигән нәтиҗәгә килгән алты еллык стажы булган һәм үзәктә дәваланып йөрүче 36 яшьлек Айрат.

Айрат үзенең хатасын хәзер инде таный. Тик үткәнне дә кайтарып булмый. Бүген ул башкалар да аның хатасын кабатламасын өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Кайчандыр ул да башкалар кебек авылдан башкалага килә. Укырга керә, эшкә урнаша. Егет бик актив тормыш алып бара. Училищеда аны шуның өчен төркемнең старостасы итеп сайлап куялар. Вакыты җиткәч, ул ошаган кызны да очрата. Яшьләр гаилә корып матур гына дөнья көтә башлыйлар. Аларның кызлары туа. Ә хатыны малай алып кайтырга җыенганда яшь ирне “шайтан котырта”. Ул яшьрәк чагындагы гадәтенчә “сулга” сукмакчы була һәм... ВИЧ-инфекциялеләр төркеменә эләгә.

— Анализ нәтиҗәләрен белгәннән соң яшисе килмәде. Иң тәүдә хатын һәм балалар турында уйландым. Яшь балабыз кайгымны беразга баса төшкәч, дөньяга карашым үзгәрә башлады. Хәзер инде гаилә, балалар хакына яшисе килә, — дип сөйли Айрат.

Айратка бүген чиргә каршы көрәшергә гаиләсе һәм СПИДка каршы учреждениеләрдә алган белеме, дәваланулар көч бирә. Өстәвенә, ул медицина темасына бик күп әдәбият укый, йога белән шөгыльләнә, СПИДка каршы оештырылган акцияләрдә, яшьләр белән очрашуларда катнаша. Бүген ул язмыш бүләк иткән һәр минутның кадерен белеп яши. Башкаларны да бу адымнан саклап алып калу өчен тырыша.

Тик аның кебекләрне яшьләр ишетәләрме соң? Айратның сүзенә караганда, аны күпләр хәзер беләләр һәм авыр чакта ярдәм сорап киләләр. Белгечләр белән бергә үткәрелгән уку йортларындагы очрашулар вакытында да яшьләр аның хата адымын тәнкыйть утына тоталар. Ә СПИДка каршы көрәш үзәге мондый очрашуларны мәктәп, училищелар укучылары һәм югары уку йортлары студентлары арасында күп үткәрә. Төрле акцияләр “Үзеңне СПИДтан сакла!”, “ВИЧ-инфекцияле балаларга ярдәм ит!” девизы астында үтә. Яшьләр арасында “ВИЧ-инфекция һәм наркомания турында нәрсә беләсең?”, “Укучылар арасында наркоманияне һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалау” дигән һәм башка шундый эчтәлекле темаларга укулар оештырыла.

— Кызганыч, шундый очрашулар вакытында уку йортында наркотик препаратлар сатылуы ачыкланса да, аны кемнәр таратуы белән кызыксына башласаң, яшерәләр. Монда укытучыларга, наркотикларга каршы көрәш алып баручыларга да җитдирәк шөгыльләнергә кирәк, — дип бик урынлы кисәтә Нурфига Карам кызы.

Бүген наркоманиянең киң колач алуы беркем өчен дә сер түгел. Бу “товар” яшьләр арасында яшен тизлегендә тарала. Чөнки аның беренче порциясен бушлай бирәләр. Ә “насвай” дигән матдә бик күп яшьләребезне наркоманнар дөньясына үзләре сизмәстән тартып алып кереп китә.

СПИДны шушы юллар аша йоктырган кешеләр башта үзләренең чирле икәннәрен белмәскә дә мөмкин. Чөнки вирус организмны  үзен сиздертмичә генә тарката башлый. Алты айда ныклап таралгач  кына аны анализ аша ачыкларга мөмкин булачак. Ә кешенең бу вакытка иммун системасы ныклап авырый башлаган була инде. Үпкә, тире авырулары, яман шеш кебек чирләр СПИДның беренче күрсәткечләре булуы мөмкин. СПИДка анализны вакытында тапшырмаган кеше  башта шушы чирләрдән дәваланып йөрүе дә бар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдә авылга караганда СПИД белән күбрәк авырыйлар. Шәһәр халкы арасында алар 57 процентны тәшкил итә. Әмма авылларда да алар юк дип әйтеп булмый. Ноябрь аенда үткәрелгән лаборатор тикшерүләр генә Уфада — 8, Стәрлетамакта — 4, Бәләбәйдә — 2, Бөре районында — 2, Благовещен районында — 2, Күмертау, Сибай шәһәрләрендә, Дәүләкән, Мәләвез, Яңавыл, Бүздәк, Күгәрчен, Уфа районнарында берәр очракны ачыклаган.

Үзәк белгечләре әйтүенә караганда, дәүләт тарафыннан ВИЧ-инфекциялеләрне дәвалауга җитәрлек кыйммәтле дарулар кайтарыла, лабораторияләр, Уфада гына түгел, төбәкләрдә дә бу юнәлештә  махсус белгечләр эшли. Телевидение һәм гәзитләрдә СПИД һәм аның зыяны турында чыгышлар ясала. Күңел ачу программаларына караганда бәлки аларны ешайтырга да кирәктер. Ләкин кеше үзе дә уйланырга тиеш. Чөнки кеше бу чирне үзе эләктерә. Ә бер эләктергәнсең икән, ул (кыска вакыткамы, озаккамы) гомерлеккә әйләнә, аннан котылам, димә. Бу чир шундый.

Рәзилә НИЗАМОВА.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»