01.12.2010 - Җәмгыять

Кичекмәстән эшкә башларга!

29 ноябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республика Хөкүмәтенә Уфада һәм республиканың башка шәһәрләрендә транспорт агымын уңайлаштыруның комплекслы программасын эшләргә кушты.

Рөстәм Хәмитовның фикеренчә, пассажирлар ташуда тәртип булдырырга, тукталышлар янында җәмәгать транспортының уңай хәрәкәтен оештырырга һәм автомобиль тукталышларын күбрәк төзергә кирәк.

“Уфа буйлап ярыйсы ук еш йөрим һәм төрле маршруткалар, тукталышларда тыгыннар, киеренкелек күзгә ташлана. Сипайлово белән Димдәге тыгыннарны җайга салуны сорыйм. Кешеләр җәфа чигә! Бистәләрдән сәгатьләр буе чыгарга туры килә”, — диде Рөстәм Хәмитов Башкортстан Хөкүмәте әгъзаларына мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Хәмитов парковкалану тукталышларының булмавына игътибарны юнәлтте. Урыннар җитмәү аркасында автоһәвәскәрләр Уфаның үзәк урамнарын туктап торуга әверелдергән, бу автобус хәрәкәтен һәм коммуналь хезмәтләр эшен кыенлаштыра. Республика башлыгы, шәһәр эчендә җир хакының кыйммәт булуына карамастан, тукталышлар төзүне дәвам итәргә кирәк, дип билгеләде.

Башкортстан Президенты, әле Уфада да Мәскәүдәге хәрәкәтне тоткарлаган проблемалар белән очраштык, диде.

“Бездә дә Мәскәүдәге кебек үк проблемалар. Әгәр алдан ук хәл итмәсәк, алар артканнан-арта барачак. Эшкә тотыныгыз!” — диде Рөстәм Хәмитов.

Шулай ук Башкортстан шәһәрләрендә таксины үстерү буенча аерым программа эшләү таләп ителә. Әле базарда зур урынны легаль булмаган ташучылар били. Алар еш кына иске автотранспортта эшли. Рөстәм Хәмитов шушы өлкәдәге алдынгы тәҗрибәне өйрәнү һәм заманча таләпләргә җавап бирүче такси хезмәтен оештыру бурычын куйды.

Башкортстан Президентының боерыгы буенча, Башкортстан Премьер-министры урынбасары Сергей Афонин һәм Уфа хакимияте башлыгы Павел Качкаев транспорт агымын көйләү буенча чаралар комплексын эшләү белән шөгыльләнәчәк.

“Идеяләр генерацияләргә кирәк. Нинди дә булса эш килеп чыкмый икән, башка вариантларны сынау зарур. Иң мөһиме — эшләргә. Мәсәлән, йөк ташуны һәм урамнарны кардан тазартуны төнлә дә башкарырга мөмкин”, — диде Рөстәм Хәмитов.

БР Президентының матбугат хезмәте.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»