30.11.2010 - Җәмгыять

Барысы да бер, тик кемдер — лидер

Һәрхәлдә, моннан биш-алты ел элек Авыргазы районында һәм республиканың тагын берничә төбәгендә эксперимент рәвешендә башланган әлеге чара үзенең бик вакытлы да, тормышчан да булуын күрсәтте. Күптән түгел Әлшәй районында старосталар җыены үткәрелде. Һәм, әйтергә кирәк, башка бик күп рәсми чаралардан аермалы буларак, ул бик җанлы барды.

Район Советы секретаре Фәрит Хәйбрахманов яңа сайланган  авыл старосталары белән. — Бездә барлыгы 81 староста сайланды. Барысы да үз авылдашлары арасында абруйлы, ышанычлы кешеләр, чын лидерлар! — ди старосталар корпусы белән турыдан-туры эш итүче Әлшәй районы Советы секретаре Фәрит Хәйбрахманов.

Старосталар булып очраклы кешеләр сайланмавы, аларның лидерлык сыйфатлары турында статистика күрсәткечләре бик ачык сөйли. 81 кешенең һәр өченчесе — авыл зыялысы, 55 проценты — югары һәм махсус урта белемле, 60 проценты — “авыл аксакалы” саналырлык яшьтә булган абруйлы хезмәт ветераннары.

— Авыл старостасын мин өй эчендәге хуҗа кебегрәк күрәм. Юньле хуҗа булган йортта һәрчак тәртип, килеп туган һәр четерекле мәсьәлә үз вакытында хәл ителә. Урындагы халык алдында абруе булган, үзен лидер итеп таныта алган староста — җирле хакимиятләрнең ышанычлы таянычы. Моңа безнең район буенча гына да бихисап мисаллар китереп була, — ди район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин.

— Мине рәсми рәвештә староста итеп сайлап куйгач һәм аның шактый киң вазыйфалары белән танышкач, шуны күрдем: мин шул ук эшләрне староста статусым булмаганда да аткарып килгәнмен ләбаса! — диде коллегалары алдында чыгыш ясаган һәм үзенең бай тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклашкан Клара Тукаева.

Клара Ярулла кызы — Үрәзмәт авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны, күп еллар шундагы мәктәпне җитәкләгән кеше. Картаюны белмәүче Клара Тукаева хакында “яшәүче” дип кенә әйтү азрак булыр. Дөресрәге, ул — янып яшәүче! Инде берничә дистә ел авылдагы һәр эштә башлап йөрүче булып кала. Андыйлар турында, гадәттә, “сүзе үтә” диләр. Вазыйфа биләгән, вәкаләтләре булганга түгел, бары тик лидер булганга үтә андыйларның сүзе. Вазыйфалы кешенеке үтмәгән җирдә дә үтә. Чөнки ул нәрсәгәдер өнди, үз артыннан ияртергә тырыша икән, халык аңа, бармак төртеп: “Эшең шул — шуның өчен акча аласың!” дия алмый. Старостаның өстенлеге дә шунда: ул хезмәт хакы алып яисә ялланып эшләми. Ул — халык белән бер. Тик ул — лидер! Шуңа да ул халыкны үз артыннан ияртә һәм авыл өчен файдалы булган теләсә нинди изге эшкә күтәрә ала.

Шул ук Клара Тукаеваны алыйк. Ул, үзе әйтмешли, әле староста итеп сайланмас борын ук бик күп зур эшләр башкарырга өлгерде. Авыл музеен булдырды, китапханә ачуга иреште, ике зиратны киртәләп алуны һәм тагын бик күп изге эшләрне оештырды. Бу тынгысыз җанлы хатынга район слетында тапшырылган староста таныклыгы һәм түшкә тагыла торган билге бары тик түрәләр ишеген шаку өчен генә кирәк. Ә инде авылдашларының күңеленә “ишек ачу” өчен аның Ходай үзе биргән  сыйфатлары, табигый оештыру сәләте һәм дистә еллар буена фидакарь хезмәттә яуланган абруе бар.

Дамир Радик улының старосталарга зур өметләр баглавы буш урында түгел. Район җитәкчелеге, җирле хакимият башлыклары авыл старосталарын сайлауга формаль карамаган — бар җирдә дә диярлек, югарыда телгә алынган Клара Ярулла кызы кебек, чын лидерларны таба алганнар. Әйтик, үзем бик күптән белгән Рәшит Галиев (Ким авылы), Фәрит Ситдыйков (Мечниково), Рәфис Нургалиев (Шафран), Ягафәр Исхаков (Идрис), Рәхимҗан Галимуллин (Мәндән) һәм башкалар элек-электән абруйлы булулары, халыкны үз артыннан ияртә алулары белән аерылып торды.

Халыкта: “Олы йортка ни кирәк — кечесенә шул кирәк”, дигән әйтем бар. Аны авылларга карата да кулланып була. Җирле хакимият, авыл хуҗалыгы предприятиесе идарәсе урнашкан зур авылларда теләсә кайсы көнкүреш мәсьәләсен җиңел хәл итеп була. Мөрәҗәгать итәрдәй кешеләр дә, мөмкинлекләр дә күбрәк. Ә менә 20-30 йортка торып калган бәләкәй авылларда күз терәп барырдай кешене табып кара! Тормыш булгач, халык мәкалендәгечә, олы авылдагы хәлләр бәләкәендә дә килеп чыгып тора. Менә шундый “күз-колаксыз” калган авыллар өчен аеруча мөһим дә инде старосталар, “бушның атасы-инәсе үлгән” бер заманда үз өстенә җирле җитәкче вазыйфаларын алган соклангыч кешеләр.

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Әлшәй районы.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»