30.11.2010 - Җәмгыять

Чиновниклар боевиклардан көчлерәкме?

Әфган сугышы, Чечня гарасаты... Соңгы елларда бу шомлы сүзләр онытыла, аларның канлы эзләре хәтеребездән җуела төште. Бирсен Ходай, башкача бер дә, бер төбәктә дә сугыш уты кабынмасын, аның ялкынлы кузы ул һәм кызларыбызның җаннарын куырмасын, балалыктан чыгып та өлгермәгән көе салкын гүргә салмасын. 

Без онытырбыз ла ул, ләкин шушы тәмугны үткән, үлем белән күзгә-күз очрашкан йөзләрчә яугир республикада һаман да аны төшләрендә күреп уяна, сугыш яралары күпләрен әрнүләргә сала, ә җан газабына бернинди дару да табарлык түгел. Башкортстанда сугыш хәрәкәтләрендә  катнашкан 25 инвалид офицер яши. Берничә ел элек, аларның болай да яралы күңелләрен тагын да әрнетеп, бер гаделсезлек эшләп ташладылар. Сүз  республикада 2004 елда кабул ителгән “Кайбер категория гражданнарга өстәмә түләүләр турында” Указ хакында бара. Указ фәкать сугыш хәрәкәтләре инвалидларына,   атап әйткәндә, гади солдатларга кагыла. Ә офицерлар бу категориягә эләкми. Указ кабул ителгән елда инвалид офицерлар яхшы пособие алган, ә солдатларныкы нык түбән булган.

— Бу шулай, тик шул вакыттан бирле безнең пособие арттырылмады   һәм хәзер уртача 6700 сум тәшкил итә. Әлеге сумма республикадагы картлык буенча уртача пенсия күләменнән дә азрак түгелме соң? Сугыш яланнарында кан койган яугирләрнең пенсиясе гомере буе тыныч шартларда эшләп, хаклы ялга чыккан кешенекеннән азрак булырга тиешме? Без моңа бик гарьләнәбез һәм хурланабыз. Күп тә түгелбез, 25 кенә кешебез бит, — диде Русия Дәүләт думасы депутаты Иршат Фәхретдинов.

Аның фикеренчә, республика бюджетына әлеге максатларга елына миллион сумга якын акча салырга кирәк.

— Сайлаучылар белән очрашканда миңа офицерлар шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта Президентка да яздым. Ватан чакырганда без һәрвакыт әзер булдык, Туган ил кайда җибәрсә, шунда көрәштек, СССРның, Русиянең бөтенлеген сакладык, — ди Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән, Грузия-Абхазия конфликты зонасындагы сугыш хәрәкәтләрендә, беренче Чечня сугышында катнашкан Иршат Юнир улы.

Аның сүзләрендә хаклык бар. Ул гына да түгел, кайчак, сугыш хәрәкәтләрендә гарипләнгән яугирләр дәүләт хезмәткәрләре белән тиңләштерелергә тиеш, дигән фикер дә ишетелеп кала. Ләкин “кайнар нокта”ларда кулларына корал тотып көрәшүчеләрне җылы кабинетларда ручка тотып “иза чигүчеләр” белән бер рәткә куярга бер дә ашыкмыйлар әлегә. Соңгылары ике-өч тапкыр күбрәк пенсия ала, ә тәүгеләрен указлардан төшереп калдыралар. Ничек яшәргә тиеш соң алар? Илледән узган офицерларны хәзер эшкә алырга да атлыгып торучы юк, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү кирәккәндә генә исләренә төшерәләр. Полковник дәрәҗәсенә җиткән хәрбинең фәкыйрь тормышын күреп, нинди яшь кеше гомерен армия белән бәйләргә теләр икән? 

Дәүләт думасының Ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы Иршат Фәхретдинов, депутат буларак, хәрбиләрне социаль яклау буенча законнар проекты әзерләүдә катнаша. Соңгы яңалыклар белән кызыксынам.

— Әле сугыш хәрәкәтләре инвалидларының үзләренә генә торак-коммуналь түләүләрдә 50 процент ташлама каралган. 2011 елның гыйнварыннан льгота яугирнең гаилә әгъзаларына да кагылачак. Бу өлкәдә законнарны камилләштерергә тырышабыз. Әмма төбәкләр кабул иткән кануннар үзгәртүләр таләп итә, дип уйлыйм. Югарыда атап үтелгән указга әйләнеп кайтсак, Русиянең башка төбәкләрендә мондый проблема юк,  анда офицерлар да өстәмә түләү ала, — ди Иршат Юнир улы.

Гарнизоннан гарнизонга йөреп, отставкага киткәндә генә бер урында төпләнеп, үз куышын булдырган чал чәчле офицерлар соңгы алышка — пенсияләренә бер-ике мең сум өстәмә өчен көрәшкә чыкты. Ай-һай, чиновникларны җиңә алырлармы икән, алар Әфган дошманнары белән Чечня боевикларыннан да көчлерәк булып чыкмагае...

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

 

Сугыш яланнарында кан койган яугирләрнең пенсиясе гомере буе тыныч шартларда эшләп, хаклы ялга чыккан кешенекеннән азрак булырга тиешме? Без моңа бик гарьләнәбез һәм хурланабыз. Күп тә түгелбез, 25 кенә кешебез бит...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»