30.11.2010 - Җәмгыять

Эт өрә тора, бүре йөри тора...

Мәгълүм булуынча, Рөстәм Хәмитов Башкортстан Президенты вазыйфасында ИТАР–ТАСС агентлыгына биргән тәүге интервьюсында ук республикада киңкүләм мәгълүмат чаралары үсеше  һәм сүз иреге мәсьәләсенә аерым тукталып, “ачыклык һәм  үтәкүренмәлелек яңа Хөкүмәт  эшчәнлегендә  төп өстенлек булачак”, дип белдерде.

— Минем адреска килгән мөрәҗәгатьләрнең берсендә “дүртенче  власть”ка ирек бирергә, радиода, телевидениедә, гәзит битләрендә белгеч һәм  сәясәтчеләргә, оппозициягә һәм эшлекле власть вәкилләренә бәхәс кору мөмкинлеге тудырырга тәкъдим ителә. Мин бу тәкъдимне хуплыйм, шушы рәвешле кемнең кем икәнен күрәчәкбез.

Шулай ук журналистлар белән очрашуларда миңа еш кына: “Республикадагы берәр кире күренеш турында язарга  җыенсак, бездә андый хәл юк, дип белдерәләр”, — дип зарланалар. Ничек инде булмасын? Без барыбыз да Русиядә яшибез. Һәм безгә дә уңай башлангычлар да, кире күренешләр дә хас. Без  шундый ук, һәм үзебезне Русиягә каршы куярга тиеш түгелбез. Шуңа күрә борчыган мәсьәләләр турында, дөреслекне халыкка тулы куәтендә, “кыскартмыйча” җиткерү Хөкүмәтнең мөһим бурычы булып тора. Җәмгыять моны көтә. Республика киңкүләм мәгълүмат чараларында казанышлар турында бертуктаусыз  бәян итәргә кирәкми, проблемаларны  тикшерергә, аларны хәл итү юлларын  эзләүгә күчәргә вакыт, — диде бу уңайдан Рөстәм Хәмитов.

Әйтергә кирәк, Президент сүзендә торды. Беренчедән, республиканың киңкүләм мәгълүмат  чаралары күптән  көткән сүз иреге алды. Бу җәһәттән  шул ук республика гәзитләренең  яз һәм көз айларындагы төпләнмәләрен  чагыштырып карау да җитә. Кыюрак мәкалә бастырган өчен бер генә мөхәррир дә бүген башын тотып утырмый.

Икенчедән, Рөстәм Хәмитов журналист халкы белән тыгыз диалог булдырды. Әйтик, 4 августта Президент республиканың дәүләт киңкүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашты. Башкортстан Президенты вазыйфасына керешүенә 100 көн тулу  уңаеннан  туры эфирда ике сәгать  дәвамында  федераль һәм республика  киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары сорауларына  җавап бирде. Узган атнада исә  “Комсомольская правда” гәзите редакциясендә Президент Рөстәм Хәмитов катнашлыгында матбугат конференциясе үтте. Аңлашыла, һәр очрашуда республика, аның халык хуҗалыгы үсешендәге  актуаль һәм, күп очракта, иң авырткан мәсьәләләр күтәрелде. Шунысы мөһим: Президент һәр сорауга  уратмыйча, “кыскартмыйча”, йомшартмыйча объектив, чынбарлык хәлдән чыгып җавап бирә, алдашмый, хакыйкатьнең күзенә карый.

Өченчедән, Президент үзе дә  киңкүләм мәгълүмат чараларында актив чыгыш ясый. Шушы чорда гына федераль һәм республика киңкүләм мәгълүмат чараларында аның белән дистәдән артык интервью дөнья күрде. Телевидениедә — туры эфирда булсынмы ул, интернет-сайтларда яисә гәзит-журналларда булсынмы — Рөстәм Хәмитов аларда үзе булып кала, ясалмалылыкка, ялганлауга юл куймый, проблеманың үзәгенә суктыра.

Дүртенчедән, Президент бүген килеп үзе дә  турыдан-туры журналистлык эшчәнлеге җәелдерде, дияргә мөмкин. Аның “Живой журнал”дагы блогы узган вакыт эчендә популярлыгы буенча байтак киңкүләм мәгълүмат чараларының борынына чиртте һәм ил күләмендә тәүге  урыннарга чыкты. Алдагы чорда исә Президент һәм аның блогына  язышучылар интернет-гәзит булдыру турында да сүз алып бара. Бу җәһәттән үз блогында күтәрелгән мәсьәләләр буенча атна саен бер язма урнаштыручы Рөстәм Хәмитов интернет-гәзиттә дә, мотлак, даими рәвештә республикадагы иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади хәл турында аналитик мәкаләләр урнаштырырга вәгъдә итә.

Аңлашыла, яңа җитәкчелекнең шушы рәвешле ачык һәм чынбарлыкка нигезләнгән мәгълүмат сәясәте, аны гамәлгә ашыруда Президентның шәхсән үзе катнашуы журналистлар тарафыннан да, халык тарафыннан да хуплау таба һәм төбәк журналистикасының абруен, сыйфат дәрәҗәсен күтәрүгә хезмәт итә. Шул ук вакытта, безнең карашка, биредә хәл ителмәгән  мәсьәләләр дә аз түгел.

Югарыда республика журналистлары күптән көткән сүз  иреге алды, соңгы айлардагы тупланмаларда чынбарлыктагы ачы хакыйкать, халыкны борчыган проблемалар, җитешсезлекләрне объектив тәнкыйтьләү ярылып ята, дидек. Әмма аларны җитәкчелек ишетәме соң? Мәкаләләр эзеннән нинди дә булса тикшерүләр үткәреләме, чаралар күреләме?

Сентябрь-октябрь айларында киңкүләм мәгълүмат чараларында Башкортстанның мәгариф министры Зиннәт Аллаяровка һәм аның элекке урынбасары һәм, әйтергә кирәк, хәзер инде элекке хезмәт һәм халыкны социаль  яклау министры Ринат Тимербаевка вәкаләтләрен арттыру һәм көндәшлекне чикләү гаебе ташлануы турында дистәләгән язма дөнья күрде. Бу җәһәттән “Башинформ” агентлыгы, РувIiс. ru урыс телендәге киңкүләм мәгълүмат чаралары интернет-китапханәсе коррупция темасына дөнья күргән материаллар нигезендә  үткәргән тикшеренү нәтиҗәләрен китереп, өченче кварталда аларда Башкортстан  1 миллиард  64 миллион сум белән Мәскәү өлкәсеннән соң (25 миллиард) икенче урынны били, дип язды. Тикшерүдә билгеләнүенчә, бу күрсәткечкә аеруча зур өлешне республиканың мәгариф министрлыгы керткән. Алар бюджетка китергән зыян 60 миллион сум белән исәпләнә.

Августтан башлап  республиканың хезмәт һәм  халыкны социаль яклау министры булган Ринат Тимербаев моннан ике атна элек вазыйфадан бушатылды, аңа карата җинаять эше кузгатылды.

“Кызыл таң” гәзитенең 3 ноябрь санында Олы Устьикинда Мәчетле районы хакимияте башлыгы һәм прокурорының үз теләкләре белән вазыйфаларыннан китүен катгый рәвештә таләп итеп, 300дән артык кеше катнашлыгында халык җыены узуы турында мәкалә дөнья күрде. Мәкаләдә бәян ителүенчә, “2008 елда хакимият башлыгы Юнир Солтанов башлангычы белән  районда сөт заводы оештырыла. Аның кушуы буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөт фәкать шушы заводка гына тапшырыла. Тик завод үз эшчеләренә  хезмәт  хакын, ә хуҗалыкларга сөт өчен акчаны, төрле сәбәпләргә  сылтанып, әле булса бирми. Нәтиҗәдә, завод бүген  аларга якынча  8 миллион сум бурычлы. Зур сумма алачаклары булганнар исемлегендә “Ленинский”, “Родник”, “Соловьиный родник” кооперативлары, Әҗекәй, Коргат, Тимербай, Тәкә, Яңа Мөслим авыллары халкы. Алар фикеренчә, әлеге акчалар район хакимияте башлыгы кесәсенә кергән һәм аның бу гамәле җинаятькә тиң”.

Әлеге хәлгә бәйле хуҗалык җитәкчеләре республика Прокуратурасына, Авыл хуҗалыгы министрлыгына, Дәүләт җыелышы депутатларына, хәтта Премьер-министрга мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗә булмагач, ахыр чиктә урамга чыгарга мәҗбүр булган.

Ни аяныч, халыкның соңгы  адымы да властьларга тәэсир итмәде шикелле, һәрхәлдә, җаваплы структуралар ягыннан ниндидер резонанс, җавап, аңлатма булмады. Әлеге хәлгә бәйле тикшерүләр булгандырмы-юкмы, Юнир Солтанов Мәчетле районы хакимиятен  җитәкләвен дәвам итә. Ул гына түгел, башлык урам җыены турында мәгълүмат  киң таралыш алмасын өчен дә зур “хәстәрлек” күргән. “Мечетлинская жизнь” гәзитендә бу хакта фоторепортаж  әзерләнүен белгәч, тәүдә редакциядән, аннары Дуван районы  типографиясеннән  материалны алдыруны   таләп иткән. Митингны оештыручыларга да  ярыйсы гына  басым ясалган. Бу хакта 11 ноябрьдә “Башинформ” агентлыгы язып чыкты. Әйе, район гәзите журналистлары буйсынмады, кыюлык күрсәтте һәм Мәчетледәге хәлләр республика күләмендә киң яңгыраш алды. Әмма журналистлар күтәргән кыю тәнкыйть тә властьларга тәэсир итми, тиешле резонанс алмый икән, журналистның үзен төрле хәвеф астына куеп, чынбарлык хакыйкатьне  яңгыратуыннан ни фәтва? Үз чиратында сүз иреге бирелеп тә, матбугат сүзенә югары даирә җитәкчелек җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирми икән, гражданлык  җәмгыятен үстерү турында сүз алып барырга мөмкинме?

Соңгы берничә айда гына “Кызыл таң”да Бәләбәй районының Тузлыкуш авылында хуҗалыкның таркалуы, мәктәпнең ябылуы, бернинди дә акчалы эш урыны булмавы, шушы рәвешле авылның бетүгә дучар ителүе, район җитәкчелеге аның проблемаларын хәл итү буенча бернинди дә чара күрмәве турында  мәкалә  басылды. Нәтиҗә нинди? Урысчалап әйткәндә, “а воз и ныне там”. Урынлы сорау туа: матбугат сүзе чиновникларның калын ишекләреннән үтеп керә алмый икән, халык арасында гәзитнең  абруен, тиражын арттыру турында ничек сүз  алып барырга мөмкин?

Объектив булу өчен узган тарихка аз гына тукталып үтик. Билгеле, совет чорында да матбугатта кыю тәнкыйть мәкаләләре чыгып торды. Әмма аларның берсе дә игътибардан читтә калмады! Өлкә комитеттагы махсус бүлектә һәр чыгышка ныклы игътибар булды: һәрхәлдә, икенче көнне үк материал геройлары да, матбага  җитәкчелеге дә, язма авторы да  җавап тотты. Матбугат сүзе  тау актарды! Нәтиҗәдә, киңкүләм мәгълүмат  чараларының  халык арасында да абруе зур булды, журналистка, чыннан да, “дүртенче власть” вәкиле итеп карадылар. Бүген, күренүенчә, хәл башка. Журналист коллегалар гафу итсен, җәмгыятьтә безнең  эшчәнлек: “Эт өрә тора, бүре йөри тора”,  дигән  принциптан чыгып бәяләнә башлады. Һәрхәлдә, матбугат  сүзенә тиешле  игътибар юк. Ә бит бүренең, югарыда билгеләнүенчә, курадагы сарык-кәҗәләргә генә (бу очракта республика  казнасын имеп ятучыларны күз уңында тотабыз) кул сузып калмыйча, хуҗаларның үзләренә дә теш ыржайтуы бар.  мәгълүмат сәясәте үткәрелгәндә  шушы хакта уйлансын иде.

Республикада киңкүләм мәгълүмат  чаралары журналистларының социаль статусы да югары, дип әйтеп булмый. Әйтик, 2000 елда республика иҗтимагый-сәяси гәзите хәбәрчесенең  хезмәт хакы  башкаладагы уртача хезмәт хакына якын иде. Бүген килеп бүлек мөдиренең хезмәт  хакы Уфадагы уртача хезмәт хакыннан байтакка калыша. Уфада уртача  хезмәт хакы соңгы елларда кискен артканмы, әллә журналистның социаль статусы шул дәрәҗәдә түбән тәгәрәгәнме? Бу җәһәттән, узган атнада Президент Рөстәм Хәмитов соңгы тугыз  ай нәтиҗәләреннән чыгып, республикада  хезмәт хакының уртача Русия күрсәткеченнән 23 процентка калышуы турында белдерде. Димәк, Уфада да хезмәт хаклары әллә ни үсешмәгән булып чыга, ә инде журналистика тармагында ул тәмам түбән тәгәрәгән...

24 ноябрьдә Президент Рөстәм Хәмитов “Башкортстан Республикасының 2010 елга бюджет чыгымнарын өстәмә финанслау буенча чаралар турында” Указга кул куйды. Аңа ярашлы, бюджет өлкәсе  хезмәткәрләре ел ахырына кадәр — бер оклад күләмендә, мәгариф хезмәткәрләре  сыйфат өчен ике өстәмә хезмәт хакы алачак. Кызганыч, журналистлар бу исемлектә юк, чөнки алар эшләгән редакцияләр тулысынча бюджет оешмасы түгел. Димәк, башка тармак хезмәткәрләре арасында журналистның социаль хәле тагы да мөшкелләнәчәк, дигән сүз. Дөрес, август башында дәүләт киңкүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашуда Президент Рөстәм Хәмитов журналистларның социаль якланганлыгы, шул исәптән тармакта хезмәт хакын күтәрү мәсьәләсенә дә тукталган иде. Алдагы чорда хәл уңай якка үзгәрерме?

 Язманы йомгаклап, янә дә  власть һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары арасындагы мөнәсәбәтләргә әйләнеп  кайтыйк. Бер нәрсә көн кебек ачык: халык авазын, чынбарлык тормышны гадел, объектив чагылдыручы киңкүләм мәгълүмат чараларындагы чыгышларга власть җитди игътибар биргәндә,  алар нигезендә тиешле чаралар күргәндә  генә яшәешне яхшырту, ахыр чиктә,  үсешкән гражданлык җәмгыяте төзү турында сүз алып барырга мөмкин. Бу —  тарихи үсештә күп тапкырлар исбатланган хакыйкать. Һәрхәлдә, безнең авазны, югарыда күтәрелгән  мәсьәләләрне республика җитәкчелеге, һичшиксез, ишетер, игътибарга алыр, дигән ышанычтабыз. Чөнки аларның нәтиҗәле хәл ителешенә гомум Башкортстан үсеше бәйләгән.

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ,

 “Кызыл таң”.

Журналистлар күтәргән кыю тәнкыйть тә властьларга тәэсир итми, тиешле резонанс алмый икән,  журналистның үзен төрле хәвеф астына куеп, чынбарлык хакыйкатьне  яңгыратуыннан ни фәтва? Үз чиратында сүз иреге бирелеп тә, матбугат сүзенә югары даирә җитәкчелек җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирми икән, гражданлык  җәмгыятен үстерү турында сүз алып барырга мөмкинме?


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»