27.11.2010 - Җәмгыять

Әрәмтамакларны үзебез үрчетәбез

Журналист Резеда Галикәеваның “Бала-чага — алты җан” (“Кызыл таң”ның 23 октябрь саны) дигән мәкаләсен укыгач, озак уйланып йөрдем. Юк, бу хәл туган районымда булган өчен генә түгел. Мин үзебезнең авылларны яхшы беләм. Шул исәптән Сихонкино авылын да. Гомумән, Кырмыскалы районында чувашлар җиде авылда яши. Алар монда татар һәм башкортлар белән туганлашып беткәннәр дияргә ярый. Хәтта район үзәгендәге зиратта мөселманнар белән бергә үз почмаклары да бар.

Мин боларны ни өчен язам? Чөнки чуваш халкы — бик уңган халык. Сугыш елларында тирә-якта ачлык, ялангачлык хөкем сөргәндә дә, алар үз хуҗалыкларын таркатмады. Без алардан бәрәңге сатып ала идек. Сихонкино элек Иске Кыешкы авылы белән бергә Калинин исемендәге бай колхозга керә иде. Анда рәис булып бик абруйлы шәхесләр эшләде, мин барып йөрдем, дусларым күп иде, хәтта үзләренең телендә сөйләшергә дә өйрәттеләр. Мәкаләдән укыгач, аптырап калдым: бу төбәктә хәлләр шулай түбән тәгәрәде микәнни? Җәй уртасында мин Иске Кыешкы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Касыймова тәкъдиме белән районның барлык мәктәпләрендә дә шул фәнне алып баручы укытучыларның киңәшмәсенә чакырылган идем. Бу очрашудан гомергә онытылмас җылы истәлек калды. Мин шунда Сихонкиноны читләтеп үтәргә туры килгәнлектән, анда яшәүчеләрнең тормышы белән кызыксындым. “Әйбәт яшиләр, яңа йортлар тергезәләр, күпләп мал асрыйлар, тормыш нык үзгәрде, — диделәр әңгәмәдәшләрем. Кырмыскалының юбилеена кайткач, мәдәният сараенда шул авылдан килгән ансамбльнең биюләрен карау, дәртле җырларын тыңлау мине яшь чакларыма алып кайтты. Һәм менә — гәзиттә хат эзеннән язылган мәкалә...

Мәкаләнең эчтәлеген кыскача гына искә төшерик. Шушы авылда Шамил Бәшәров дигән кешенең алты балалы гаиләсе яши икән. Бер иптәш аларның ничек яшәүләрен күреп, редакциягә хат язып җибәргән. Гаилә башлыгы үзе беркайда да эшләми. Хатыны элек эчкән, шулай да хәзер “Цветы Башкирии” оешмасында аена өч мең сумга эшләп йөри. Өйләре иске, һәркайда тишек-тошык, хәтта ишек дигән нәрсә дә юк. Шунда сигез җан гомер кичерә. Зур кызлары унтугыз яшьтә, җитеп килгән малайлары бар, кайсылары мәктәпкә йөри. Билгеле, редакциягә хат килгәч, аны тикшермичә булмый. Хатны язучы (бер яктан аңа рәхмәт тә әйтәсе килә, үтеп кенә китмәгән, ярдәм кулы сузарга уйлаган) тирәнтен үтеп кереп уйланды микән? Бер галим: “Баланы күпләп табу мәртәбәле түгел, аларны үстерә белергә кирәк”, — дигән. Әлеге вакыйга да шул фикергә барып тоташа түгелме соң? Ә аларны илгә яраклы шәхесләр итеп үстерү — ата-ананың изге, беренче бурычы.

Мин үзем өчен кызыклы чагыштыру да таптым ул мәкаләдә. Гәзиттә шул өйнең рәсеме бирелгән. Ул нәкъ без үскәндә яшәгән, җиргә сеңеп бетә язган өй. Безнеке бер генә яклы иде, моның икенче ягы да бар. Без дә шул өйдә алты кеше яшәдек. Авыр сугыш елларында җылы булсын өчен һәр көз саен балчыкны сыер тизәге белән бутап тыштан матур итеп сылый идек. Соңыннан “Минем әнкәй гөл ярата иде” дигән җырымда шундый сүзләр яздым, (Рим Хәсәнов аңа йөрәк  әрнеткеч көй чыгарды).

Минем әнкәй гөл ярата иде,

Эшкә оста иде куллары.

Өй сылаган ап-ак балчыкларда

Уелып калган бармак сырлары...

Түрәләрнең яңа өй салып биргәннәрен көтеп утырсаң, бүрәнәләр чери инде ул. Ә болар махсус рәвештә шулай итәләр кебек. Аларга авылда буш торган йортны тәкъдим иткәннәр, баш тартканнар. Эчкәннәр, хәтта балаларына тиешле акчаны юллап алу өчен документлар тутырудан да читләшкәннәр. Мәкаләдә район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азамат Гайфуллин белән сөйләшү дә китерелгән. Аның сүзләренә караганда, элегрәк Бәшәровлар гаиләсе исәптә торган, ә инде хуҗабикә эчүен ташлап, эшкә урнашкач, хәлләре әйбәтләнер дип өмет иткәннәр. Мин Азаматны яхшы беләм, сүзен җилгә очыра торган шәхес түгел. Үзе гади халык арасыннан үсеп чыккан кеше тормыштагы мондый хәлләргә күз йомып карый алмый. Бу җәһәттән мин аның белән дә, журналист фикере белән дә килешәм. “Менә шулай, Бәшәровларның гаиләсе өчен күпме кеше хафалана, тик йорт хуҗасы үзе генә нидер кылырга җыенмый. Ялкаулыкка бирелгән гаиләдәге балалар да эш рәтен белмичә үсә. Шамил буй җиткергән ике малае белән әллә кайчан бер бура гына күтәрерлек...” Җитмәсә, ул журналист алдына да эчкән килеш килеп баса.

Кешеләргә игътибар кирәк, дип артыграк сөйли башладык бугай. Дөрес, моны начар дип булмый. Һәр кеше яхшы тормышта, җәмгыятьтәге үз хокукларын белеп яшәргә тиеш. Ләкин күктән төшкәнне көтүчеләр күбәеп китте түгелме соң? Үзең селкенмәсәң, Алла да, хөкүмәт тә бер нәрсә дә бирмәячәк. Урыслар: “Сыр бесплатно бывает только в мышеловке”, дип юкка әйтмиләр. Кулдан килгәнчә эшләмичә, хөкүмәт бирер әле, дип күпме ятарга була! Хөкүмәт бирсә дә, акчаны Алла кассасыннан үрелеп кенә алмый, ул акча халыкныкы, аның кесәсе. Тир түгеп эшләнгән. “Хәер” таләп иткәнгә кадәр иң тәүдә уйларга кирәк: син моңа лаеклымы?

Соңгы елларда миндә шундый аяныч фикер туды: әрәмтамакларны үзебез үрчетәбез кебек. Бу фикерне Уфа урамнарындагы хәл дә ап-ачык раслый. Урамнар бүген чын мәгънәсендә хәерчеләр белән тулды. Кая барма, кая карама, хәерчеләр кул сузып тора. Юк, алар ашарларына, эчәрләренә булмаган мескен кешеләр түгел. Күбесе тулы йөзле, заманча киенгән бәндәләр. Хәтеремдә, элегрәк тома сукыр бер картны шәп машинада китереп утырталар да, кичен килеп алалар иде. Үзәк базар янында аны күрмәгән, хәер бирмәгән кеше калмагандыр. Ул чакта ул бердәнбер булгандыр, мөгаен. Аннары аның урынына бер яшь кыз Коръән тотып килеп утырды. Бүген мин ике квартал арада җиде “хәерче” күрдем. Уфа буйлап китсәң, алар күпме?!

Берничә дәлил китереп үтим. Әлеге дә баягы Үзәк базар янындагы җир асты үткеленә кергән урында коляскада битен сакал-мыек баскан, әллә ни карт та булмаган инвалид утыра. Алдында һәрчак буш сыра шешәләре. Аларны җыеп утыра икән, дип уйларсыз. Юк, ул аларны үзе бушата. Кайчак танышлары белән дә күңелләнеп сөйләшә-сөйләшә бергә чөмерәләр, ә алдындагы савытка акча тамып тора. Без менә шундый шәфкатьле һәм киң күңелле бит!

Арытабан үткелнең үзендә аяк-куллары сәламәт хатын-кызларга тап буласың. Кайсылары укынгалап та торган була, яхшы кыяфәттә күренергә тели. Ә инде моннан китеп, Пархоменко урамына килеп җиткәч, бөтенләй гаҗәп хәлгә тарыйсың. Елга кебек аккан машиналар арасында биш-алты яшьлек кара малай соранып йөри. Ә тротуарда, нәни баласын кочаклап, әнисе кулын сузып утыра. Мин туктап, сөйләшәсе иттем. Ул арада малай да машиналар арасында таптала язып йөреп җыйган акчаларын әнисенә китерде.

Машинадан курыкмыйсыңмы? — дип сорыйм.

— Куркам, — ди малай һәм шунда ук янә үз эшенә тотына.

— Күп җыясызмы соң? — дип сорагач, әнисе аңламаганга салышты.— Ирең дә бардыр бит? — дигәнгә дә җавап бирмәде.

— Безнең өйдән ерак түгел “Пятерочка” кибете бар. Сүз дә юк, әйбәт, бай кибет. Мин һәрвакыт икмәк алырга шунда йөри идем. Соңгы вакытта йөрүдән туктадым. Чөнки ишек төбендә, үткәрмәскә теләгән кебек, кул сузып, юлны буып торган бәндәләр күңелне болгата башлады. Бер мине генә дә түгел икән.

— Бу сорану биздергеч бер чиргә әйләнде. Әле кибет ябылыр алдыннан ул “хәерчеләр” булмас дип килгән идем, ялгыштым. Күрдегезме, бер хатын кулын сузып, үткән һәр кешегә рәхмәт әйтеп тора, — диде чираттагы ир.

— Сукырга охшаган ул.

— Охшаган гына шул! Гөнаһы үзенә булсын, мин аны урамда күзле килеш күргәнем бар. Шундыйлар дөньяның ямен җибәрә. Туктатырга кирәк моны. Хәтта мәчетләр янында да шулай диләр.

Бу сүзләргә кушылмыйча булмый. Борыннан килгән изге гадәтне начар кәсепкә әйләндерү бернинди әхлак таләбенә дә туры килми. Хәерчеләр белән элек-электән көрәшкәннәр. Петр Беренче хәерчелекне кәсеп иткән кешеләрне камчы белән суктырырга боерган, хәер бирүчеләрне биш сум күләмендә штрафка тарттырганнар. Бу ул чорда зур акча булган. Бүген картлыкта, хезмәткә сәләтен югалтканда һәм авырганда кешегә матди ярдәм күрсәтүне хөкүмәт һәм хәйрия оешмалары үз өстенә алды һәм алар вазыйфаларын мөмкин кадәр җиренә җиткереп үтәп киләләр. Коръәндә әйтелгәнчә, хәерне сорап алмыйлар, аны мохтаҗларга бирәләр. Ә болай шактый зур төшем китерә икән. Баягы юлдашымның сүзләрен искә төшерәм: “Аларның күбесе пенсия дә, төрле ярдәм дә ала. Ә хәер сорашудан көненә дүрт-биш йөз сумнан калмыйлар, ә елга исәпләп карасаң, күпме килеп чыга? Без, мескеннәр, биш-алты мең пенсияне зур дип исәплибез...”

Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, мин күпме күзәтсәм дә,  хәер сорап торган бомжларны очратмадым.

Мәсьәләнең бу ягына кагыласы килми. Кеше кесәсендәге акчаны санарга өйрәнмәгәнбез. Сугыш һәм аннан соңгы елларда без, ач-ялангач булсак та, хәер сорашуны түбәнчелеккә санадык. Бүген ул еллардагы тормыштан күпкә бай һәм имин шартларда яшибез. Моны беркем дә инкарь итмәс. Һәркемнең язмышы үзенең кулында, тик кешечә яшәргә өйрәнергә генә кирәк.

Инде мәкаләмнең башында телгә алынган Бәшәровларга  әйләнеп кайтыйк. Алты бала табып, аларны карау турында тиешенчә хәстәрлек күрмәгән ата-анага нәрсә әйтәсең? Сүз дә юк, Кырмыскалы районы җитәкчеләре, депутатлар аларны, балалары хакына, ярдәмсез калдырмаслар. Ләкин бу гына хәлне үзгәртерме? Борынгы бер философ болай дигән: “Сарыктан — сарык, бүредән бүре туа...” Бу, әлбәттә, образлы фикер. Мин аны Бәшәровларга карата әйтмим, дөрес аңласыннар. Әмма философ хаклы. Балалар гаиләдә тәрбия ала, алар ата белән ананың һәр хәрәкәтен генә түгел, кыланышын, гадәтләрен су кебек эчәләр һәм күп очракта үскәч тә шуларны кабатлыйлар. Менә шуннан куркырга һәм аларга яхшы үрнәк күрсәтергә тырышырга кирәк. Бигрәк тә әлеге  заманда.

Расих Ханнанов, язучы.

 

Тереклек дөньясында һәр җан иясе туганнан алып үзен яшәтүгә бөтен көчен, сәләтен бирә. Кешеләр күпмедер дәрәҗәдә бу яктан кырмыскаларга охшаш. Кырмыскалар үзләренең арасында ялкауларга, әрәмтамакларга урын бирмиләр. Гомумән, җирдә тереклек һәркемнең үз дөньясын үзе көтүенә корылган...

Бернар Вербер.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»