27.11.2010 - Җәмгыять

Егетләребез көнчыгышка юл тотты

Шушы көннәрдә республиканың җыелу пунктында армиягә китүчеләрне озатуга багышланган тантаналы митинг булды.  Митингта  Башкортстанның хәрби комиссары вазыйфасын вакытлыча башкаручы полковник Илдар Баһаветдинов, Стәрлетамак шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Гафур Хәеткулов, хәрби эшелон башлыгы Валерий Булковский, Чечен Республикасындагы хәрби операцияләрдә булган Юрий Ковтанюк, Урыс православие чиркәвенең Уфа епархиясеннән Александр Данилов һәм Диния нәзарәтеннән Хәсән хәзрәт катнашты.

Илдар Баһаветдинов  сүзләренә караганда,  көзге чакырылышта Башкортстаннан барлыгы 12360 егет илне сакларга китәчәк, шуның 6800е  хәрби частьларга озатылган да инде. Ә менә шушы тантанадан соң  су сөлеге кебек 490 егет Ерак Көнчыгышка  юл алачак.

Митингта чыгыш ясаучылар егетләргә иң яхшы теләкләрен җиткерде, хәер-фатыйха бирде, үзара тату, ярдәмчел булуларын, ата-аналарын җылы хатлары белән сөендереп торуларын, һәрвакыт Ватанга тугрылык саклауларын теләде.

Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан җыелган егетләр хәрби форма кигәч, чын-чынлап кыю, куркусыз, төгәл һәм авырлыкларга чыдамлы, ышанычлы Ватан сакчылары кыяфәтенә кергән.

— Мин Ерак Көнчыгышка эләгүемә чиксез шат, чөнки әтием дә, абыем да шул төбәктә хезмәт иткән. Әтием армия турында сөйләгәндә, бала вакытта ук аңа кызыгып үстем, — ди Салават районы Карагол авылында туып үскән Равил Касыймов.

20 яшьлек Равил ягулык-энергетика техникумының соңгы курсында укый икән. Укуының калган ярты елын хәрби хезмәттән исән-имин йөреп кайткач тәмамлар, Иншаллаһ.

Ә менә Архангель районы Тирәкле авылы егете Илнур Сафиуллинга күптән түгел 18 яшь тулган, ул — урман хуҗалыгы техникумының 1нче курс студенты. Илнурның йөзендә дә шатлык нуры балкып тора, ул бик еракка хезмәткә китүенә сөенүен яшерми.

Гафури районы Красноусольский егете Фидан Бирдегулов:

— Миңа инде 20 яшь, Стәрлетамакта 54нче училищены тәмамладым. Ике ел буе армиягә китәсемне зур теләк белән көттем, — дип әйтеп салды.

Егетләр Ерак Көнчыгышта тимер юл гаскәрләренә хезмәт итәчәк. Ә Фиданның армиядән соң тимер юлы белгечлеге буенча югары белем алырга да нияте бар.

Ил-көннәр тыныч булып, исән генә хезмәт итеп кайтсын инде алар, барысының да теләкләре тормышка ашсын. Ерак Көнчыгышта хезмәт итү горурланып сөйләргә калсын.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»