26.11.2010 - Җәмгыять

Киләчәксез мәдәният

Яңа Мөслим — Мәчетле районында иң күркәм авылларның берсе. Биредә урамнар пөхтә, йортлар төзек. Урта мәктәп, балалар бакчасы, мәчет биналары да елмаеп-балкып, үзләренә тартып тора. Болар барысы да мөслимлеләрнең уңганлыгын, булдыклылыгын исбатлаучы дәлил. Аларны төбәктә элек-электән аң-белемгә омтылучы халык итеп тә беләләр. Үткән гасырның башында ук беренче татар китапханәсе дә зыялы Мөслимдә ачылган. Ә шушында туып-үскән мәшһүр театр режиссеры Рифкать Исрафилов, актер Риза Әмиров, шагыйрә Лена Садыйкова (Иделбикә) исемнәре — бу авылның гаҗәеп мәдәниятле булуына ачык мисал.

Әмма мәгърифәт-мәдәниятле авылның матурлыгын бозып торучы күренешләр дә юк түгел. Болар — заман таләпләренә туры килмәгән иске һәм төзелә башлап та, сафка баса алмыйча, җимерек хәлгә килгән мәдәният йортларының мескен, кызганыч биналары.

Авылның алтмышынчы еллар башында салынган мәдәният учагының яңасын булдыру 1990 елда башлана. Район җитәкчеләре аны зурдан кубып, ягъни 300 урынлы тамаша һәм спорт заллары, китапханә, түгәрәк бүлмәләре белән  төзергә уйлый. Максатлары өлешчә тормышка да ашырыла. Хөкүмәт акча бүлә, район үзәгендә урнашкан төзелеш берләшмәсе аны күтәрү эшенә тотына. Дүрт ел барышында мәдәният йортының кирпеч дивары салына, түбәсе шифер белән ябыла. Төзелеш озакка сузылса да, берләшмә киләсе елда аның стена-түшәмнәрен эшкәртү һәм бизәү, тирә-ягын төзекләндерүне вәгъдә итеп, язга кадәр биредәге эшләрен туктатып тора.

Тик шифер астындагы атланмалык материал чыдамсыз булып чыга, шул кышны бинаның түбәсен кар баса. Төзүчеләр алдында түбәне сүтеп, аны яңадан ябу мәсьәләсе килеп баса. Тик бу эшне кабаттан башкару өчен өстәмә акча таләп ителә. Илдә болгавыр заманнар башлана, нәтиҗәдә, биредә төзелеш кайгысы бетә. Ә инде 2000 елда гарасат чыгып, бинаның түбәсен давыл бөтенләе белән каерып ташлый. Шул күңелсез вакыйга белән бергә мөслимлеләрнең мәдәният йортлы булу өметләре дә сүнә.

Шулай да 2003 елда төзелеш эшләрен яңартып карауга омтылыш булып ала. Ул вакыттагы җитәкчелек Төзелеш министрлыгыннан күпмедер акча сорап алуга ирешә һәм мескен булып утыручы бина янына агач материаллар китереп аударалар. “Аның түбәсен тимер белән ябачакбыз”, дигән сүзләр дә әйтелә. Тик халыкта “күпкә китсә, чүпкә китә” дигән гыйбарә бар. Биредә эшләр әллә ни алга китми, берничә айдан эшчеләр, китергән материалларын кире төяп, билгесез юнәлештә юкка чыга. Соңыннан аларның нәрсәдер эшләп маташулары күз буяу гына булуы ачыклана. Алар белән бүленгән акчалар да юкка чыга. Һәрхәлдә, мөслимлеләр шулай уйлый.

Илдә катлаулы вәзгыять булуга карамастан, республикада яңа мәктәпләр, мәдәният йортлары төзү киң колач ала. Биредәге “сакаллы” бинаны югары даирәдәге түрәләргә дә күрсәтеп карыйлар. Алар җибәргән махсус комиссия ике дистә елга якын түбәсез яңгыр-кар астында утырган бинаны яраксыз, ул тирә-юньгә хәвеф белән яный һәм, кичекмәстән, нигезенә кадәр сүтеп алынырга тиеш, дигән карар чыгара.

Ләкин мөслимлеләрне мәсьәләнең мондый чишелеше берничек тә канәгатьләндерми һәм аларның җитәкчеләргә булган үпкәләре бик тә урынлы. Бүген районның һәр авылында, хәтта бәләкәй дигәннәрендә дә заманча мәдәният йортлары бар. Ә биредәге мәдәният йорты бернинди дә тәнкыйть кысасына сыймый. Авылга газ кертелгән булса да, клуб утын ягып җылытыла, китапханә бүлмәсе кысан, тамаша залы ифрат та бәләкәй, аларның җиһазлары ярлы. Биредә балаларның һәм яшьләрнең буш  вакытларын файдалы итеп оештыру өчен, гомумән, аларның гына түгел, авыл халкының да рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бер генә шарт та юк. Ә бит авылда бүген бер мең ярымнан артык кеше яши...

Фуат Галәветдинов,

 “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Мәчетле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»