26.11.2010 - Җәмгыять

Aвылыбызны совет чоры таратты

Үзем күп еллар шәһәрдә яшәсәм дә, соңгы 15-20 елда туган авылыма — Илеш районының Илеш авылына еш кайтып йөрим. Авылдашларым белән сөйләшү нәтиҗәсендә туган уй-фикерләремне гәзит аша башка кешеләр белән дә уртаклашасым килде.

Заманында Илеш, волость үзәге буларак, Бөре өязенең иң зур һәм төзек авылларыннан саналган, бүген исә районыбызның төпкел авылларының берсе исәпләнә. Совет чоры авыл өчен фаҗигале еллар булды. Элек зур тегермәннәре белән тирә-якта дан тоткан, ике-өч мәхәлләсе булган матур һәм бай авылны коммунист начальниклар бөлгенлеккә, фәкыйрьлеккә дучар итте. Былтыр урта мәктәпне бетереп, тугыз сыйныфка калдырдылар. Авыл чишмә-елгаларга, башка су чыганакларына бай булса да, төрле сәбәпләр аркасында инде күп еллар суга кытлык кичерә. Моңа быелгы корылык кына түгел, иң беренче чиратта, суүткәргеч торбасының төрле урыннан тишек һәм тузган хәлдә булуы гаепле. Суүткәргечкә агулы матдәләр эләгү вакытларын да кичердек. Ләкин бу тиешле органнар тарафыннан дәлилләнмәде.

Илеш авылында җитешсезлекләр бүген генә килеп тумаган. Совет чорында райондагы колхозларда герой рәисләр күбәйде. Шушы вакытта авыл таркалу дәрәҗәсенә җитте. Илештә  колхоз идарәсе, авыл Советы, балалар йорты, сельпо үзәге, почта бүлеге бетерелде, сигезьеллык мәктәп һәм авыл клубы җимерек хәлгә килде. Шул ук вакытта күрше Ябалак авылы, колхоз үзәгенә әверелеп, үсеп китте, чөнки җитәкчеләр шушы авылдан булды. Алар Ябалакның социаль йөзе турында кайгыртты. Илеш авылының зур мәйданлы уңдырышлы җирләре аларга кушылды. Шулай итеп, Ябалак халкы мул тормышта яши башлады, яңа урамнар барлыкка килде, ә Илеш авылы халкы төрле якка таралды, чөнки яшьләргә дөнья көтәргә мөмкинлек булмады. Шул сәбәпле, үзгәртеп кору чоры җитү белән Илеш халкы үз теләге белән күп кенә җирләрен югалтып булса да, элекке хуҗаларыннан аерылды. Авылда бу вакытта җимерек малчылык фермалары, искереп беткән келәт-амбарлар гына калды. Малчылык фермасының урыны да экологик яктан уңайсыз җирдә, Сөн елгасының яр башында, бөтен дөньяны пычракка батырып, авылга керә торган җирне чүплек башына әйләндереп утыра.

Әйе, авыл Сөн елгасы үзәнендә, искиткеч матур җирдә урнашкан, уңдырышлы җирләре, тырыш халкы бар. Авылны үстерергә, элекке дәрәҗәсен югалтмаска бер генә шарт җитмәде: 60нчы еллардан башлап арурак җитәкче булмады. Бүгенге көндә Илешкә, беренче чиратта, авыл Советы кирәк, элекке кебек күрше Кенәз-Елга авылы белән бергә булганда — бигрәк тә яхшы, чөнки бу ике авыл тарихи яктан да бер-берсенә якын, икесе дә сәүдәгәр Груздевның резиденциясе булган.

Соңгы ун-унбиш елда Илештә бернинди дә  үзгәреш юк, дип әйтеп булмый. Элекке хуҗалардан аерылгач, Илештә урта мәктәп, яңа клуб төзелде, келәт-амбарлар яңартылды, газ кертү эше башкарылды, яшьләр яңа йортлар салды, ләкин районыбызга исем биргән авылда хакимият юк, ул бүген дә Ябалак авыл Советына карый. Илеш авылы җирендә урнашкан күпсанлы нефть качалкалары, чишмә-суларыбызны пычратып, авылыбызның байлыгын инде 50 елдан артык көне-төне суырталар. Ул акчаларга нинди генә юллар төзеп булмас иде!

Кыскасы, Илеш авылы бүген шундый хәлгә килеп җитте: заманга яраклы юл юк, җәйге көннәрдә су юк, Сөндә балык юк. Ни өчен дигән сорауга җавап бер — хакимият юк.

“Ни өчен хакимият юк?” дигән сорауга, халык саны аз булу сәбәпле, дип җавап бирәләр. Ә Ябалак авыл советыннан  алынган саннар шуны күрсәтә: быел 16 июльгә Илеш авылында 153 хуҗалыкта 431 кеше яшәгән, ә Ябалакта 141 хуҗалыкта 382 кеше теркәлгән. Туучылар һәм үлүчеләр саны бер тирә. Илеш зур авыллар рәтенә керә. Шушы дәлилләргә таянып, “Җирле үзидарә турындагы” кануннар нигезендә Илеш авылында авыл хакимияте тергезелергә, яки Ябалактан Илешкә күчерелергә мөмкин бит. Үзәк Ябалакта калган хәлдә дә, авыл Советы Илеш исемендә булырга тиеш, минемчә, чөнки ул — районыбызга атама биргән авыл.

Язмамны, авылдашларымның теләген белдереп, данлыклы Илеш авылына да игътибар артсын иде, дигән сүзләр белән тәмамлыйсы килә.

Марсель ХАННАНОВ,

хезмәт ветераны.

Илеш районы,

Илеш авылы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»