26.11.2010 - Җәмгыять

Җир амнистиясе

Русия Федерациясендә төп бурычларның берсе — азык-төлек иминлеген тәэмин итү. Моңа ирешү өчен авыл хуҗалыгын күләмле яңарту таләп ителә. Авыл хуҗалыгын үстерү, азык-төлек иминлеген тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге генә биреп калмыйча, Русия экспортын диверсификацияләүне тәэмин итә. 2008 елгы кризис алдыннан Русиядән ашлыкны экспортка озатудан килгән керемнәр корал сатудан кергән валюта белән тиң —  5 миллиард долларга якын була. Шуны да исәпкә алып үтәргә кирәк: бүгенгә кадәр сөренте җирләрнең 40 процентка якыны әйләнештән чыгарылган. Күрүебезчә, авыл хуҗалыгын экстенсив үстерү өчен шарт-нигез бар. Мондый үсеш якынча 3-4 ел дәвам итәр дип фаразлана, аннары үсешне тәэмин итү өчен интенсив ысуллар таләп ителәчәк.

Бөртеклеләр җитештерүнең үсеш тизлегенә Ватаныбызда терлекчелекне тергезү һәм Җир шарында яшәүче халыкның арта баруы, төче су ресурслары кимү белән беррәттән, табигатьнең көтелмәгәнчә үзгәрүе тәэсир итәчәк. Үсеш зур инвестицияләрдән башка мөмкин түгел, авыл хуҗалыгында һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәсендә инфраструктураның тулысынча диярлек  җимерелүе күзәтелгәндә — бигрәк тә. Бу инфраструктура сакланган очракта да, ул заман таләпләренә җавап бирми.

Башкортстан Русия Федерациясендә авыл хуҗалыгы производствосы күләмнәре буенча алдынгылар рәтендә иң яхшы биш төбәк арасында бара. Һәм бу республика икътисады структурасында авыл хуҗалыгы 4,5 процент кына  тәшкил итүгә карамастан. Озак еллар дәвамында уңдырышлылыкны, сөт һәм ит җитештерү күләмнәрен арттырып күрсәтү сәясәте алып барылу сәбәпле, бу саннарның дөрес булуы шикле, кайбер хуҗалыкларда арттырып күрсәтү дистәләгән генә түгел, йөзләгән процент тәшкил итә. Мондый хәлдә лидер статусын раслау өчен Башкортстанның аграр секторына зур инвестицияләр таләп ителә.

Бүген республика бюджетының мөмкинлекләре гамәлдәге ихтыяҗларга тәңгәл килми. Мәсәлән, 2008 елда республика Хөкүмәте аграр секторны үстерүгә 250 миллион сумга якын акча бүлгән, ә бер Илеш районының гына 3-5 еллык ихтыяҗы 3 миллиард сумнан артып китә.

Безнең республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләргә карата милек мәсьәләсенең хәл ителмәве авылларга зур инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге бирми. Авылда җир финанс әйләнешеннән чыгарылган, финанс тәэминат, алыш-биреш коралы булып тормый. Төрле юллар белән авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне үз милке итеп рәсмиләштергән яисә 49 елга озайлы арендага алган хуҗалык итүче субъектлар бар, әлбәттә. Нәкъ менә шуларда җитештерү чараларына озайлы инвестицияләр салу, орлык һәм нәсел фондын яхшырту, ташландык сөренте җирләрне үзләштерү, туфракны уңдырышлы итү, производство инфраструктурасын тергезү һәм төзү омтылышы активлашты да инде. Мәсәлән, “Селена” төркеменең  аграр дивизионы 2008-2009 елларда үз хуҗалыкларына 600 миллион сумнан артык акча салган. Һәм бу кризис елларында. “Урал-Агро” холдингы да зур инвестицияләр сала. Ләкин җир турында урындагы законнарның җирне ирекле финанс әйләнешенә җибәрүне тыючы үзенчәлекләре бу күренешнең күпләп таралуына юл куймый.

Җир мөнәсәбәтләрен  ашыгыч либеральләштерү нәтиҗәсендә социаль тетрәнүләр килеп чыгудан курку нигезсез түгел, әлбәттә, әмма статус-квоны саклау да мөмкин түгел, чөнки бүгенге хәл Башкортстанның аграр секторы үсешен тоткарлый. Ягулык-энергетика комплексында, нефть химиясе һәм машина эшләү тармагында төп производство активларына контрольне югалткан республика властьларының республиканы капиталлаштыруны, инвестицияләр җәлеп итүне кызулату өчен көч-кораллары калмады диярлек. Җирнең ирекле әйләнеше — шундый чараларның берсе. Социаль киеренкелеккә килгәндә, кәгазьдә җир пайлары алган крестьяннар яисә колхозчыларның аннан файдаланудан мәхрүм булуы нәтиҗәсендә (сату яисә залогка салу турында сөйлисе дә юк) ул арта бара. “Виртуаль” җир паена милек хокукы таныклыгы алу белән үк җир салымын түләргә кирәк булачак. Зур акча түгел, әмма еш кына пай кереме  аны да акламый, гомумән, ул керем булса әле.

Пайны тәгаенләнеше буенча файдалану да мөмкин түгел, чөнки әлегә аны натуралата бүлү процессы билгеле түгел. Хуҗасы үз паен өч ел дәвамында файдаланмый икән, аны югалту куркынычы бар. Бәлки шуңадыр да 27 меңнән артык кеше “җир ваучерыннан” баш тартырга тели, әмма монысы да мәсьәлә — пайдан баш тарту механизмы юк. Бүген Башкортстанда барлыгы 350 меңгә якын шундый бәхетле кеше яши, шулай итеп ваучер хосусыйлаштыруында катнашмауны компенсациялиләрдер, күрәсең. Узган елның 1 апреленә республиканың 53 районындагы 981 авыл хуҗалыгы оешмасында һәм авыл биләмәсендә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне хосусыйлаштыру барышында җир пае алу исемлекләре расланган. Бу эш 1 гыйнварга төгәлләнгән, ниндидер сәбәп белән шушы хокуктан файдаланырга өл-гермәгәннәргә пайны суд тәртибендә аласы гына кала. Ә хосусыйлаштыру бөтенләй үткәрелмәгән Иглин районында яшәүчеләргә нишләргә? Аларның барысы да судка мөрәҗәгать итә башласа, район суды берничә елга шушы эшкә батачак.

Җиргә милек мөнәсәбәтләре реформасының чыгымнар таләп итүе аңлашыла. Беренче чиратта, милек бүлү аз һәм бөтенләй тәэмин ителмәгән авыл хуҗалыгы эшчеләренең — бернинди дә капиталы булмаган крестьяннарның, инвалидларның һәм пенсионерларның мәнфәгатьләренә кагылачак. Шуңа күрә аларның мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән чаралар тәкъдим итәргә, аграр секторны, ихтимал, пай җирләре фондлары булдыру ысулы белән үстерергә кирәк. Анда авыл хуҗалыгы производствосында ялланып эшләүче, җирләрне мөстәкыйль эшкәртүгә омтылмаучы эшчеләрнең пайларын да җәлеп итәргә мөмкин.

Җир биләү мәсьәләләре өлкәсендәге үзгәрешләрдә иң мөһим социаль юнәлеш — җирләрне сатып алучы булу. Халыкның бер өлешенең җир базарына чыгу мөмкинлеге һәм акчасы бар. Халыкның саклык акчасы күп булуны, вак инвесторларның төзелеш эшенә ышанычы бетүен һәм депозит ставкаларының кимүен исәпкә алып, гражданнарның акчаларын шушы пай җирләре фондларына җәлеп итү мөмкинлеге ачыла.

Республикада җир законнарының катлаулылыгы, процедураларның ачык булмавы икътисадның аграр секторына гына түгел, башка тармакларга да инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген, эшкуарлык активлыгын киметә. Урындагы власть органнарының җир участокларын кыска вакытка арендага бирү килешүләре төзергә омтылуы да инвестицияләргә комачаулый, эшкуарларда озакка акча салу һәм үсешне планлаштыру теләген бетерә. Җир участокларын арендалау бәяләрен формалаштырганда киметүче һәм, киресенчә, урындагы власть органнары вәкилләренә ставкаларны дистәләгән тапкыр үзгәртү мөмкинлеге бирүче, коррупциягә шартлар тудыручы коэффициентлар гаҗәпкә калдыра. Ә аек акыл белән уйлап караганда, аренда бәясен үзгәртү критерийлары берничә генә:

1) тәгаен участокка ихтыяҗ булу;

2) инфраструктура (транспорт, торбаүткәргечләр һ.б.) булдыру чыгымнары;

3) тәгаен вакытта анык территориянең, районның түгел, ниндидер тармакка өстенлек бирүе;

4) аренда вакыты;

5) объектның социаль юнәлтелгәнлеге.

Хосусый эшкуарлар башлангычларын арытаба үстерүгә комачаулаучы тагын бер проблема — җир салымы күләмен исәпләү тәртибе. Җир салымы ставкасының 0,3 проценттан 1,5 процентка кадәр үзгәрүен РФ Салым кодексында билгеләнгән кадастр бәясеннән тыш, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карарына (383нче, 28.12.2007) ярашлы, коммерция нигезендәге күчемсез милек җирләренә һәр район өчен кадастр бәясенең 20 тапкыр арттыру мөмкинлеге бирүче төре бар. Шуңа игътибар итегез: бер муниципаль берәмлек чикләрендә коммерция тәгаенләнешендәге күрше җир участокларындагы салым ставкасы, шушы участоктагы төзелешнең тәгаенләнешенә бәйле булган кадастр бәясеннән чыгып, 5 х 20 = 100 (йөз) тапкыр аерыла ала. Гомумән, кадастр бәясе аермасы, мәсәлән, Әбҗәлил районы өчен 1 квадрат метрга 0,11 сумнан алып 4601,45 сумга кадәр тәшкил итә. Монда ниндидер аңлатма бирү артык, минемчә, бу — мәгънәсезлек. Хәер, кемдер моны дәүләтнең тармак сәясәте коралы  дип әйтә ала, тик ул чагында корылманың теге яисә бу тәгаенләнеш төренә кертелү механизмын һәм тармак өстенлекләрен билгеләү тәртибен күрсәтегез! Ә әлегә ул — муниципалитет җитәкчеләре өчен коррупция схемасы, теге яисә бу эшкуарлык структураларын һәм проектларны юк итү, яки аларны хуплауның рөхсәт ителгән механизмы.

Анык мисал: республиканың авыл районы үзәкләренең берсендә минем милкем булып торучы бина һәм ул биләгән 16 сутыйга якын участогым бар, анда хуҗалык товарлары кибете һәм шлаклы блоклар җитештерү цехы урнашкан. Корылманың һәм җир участогының базар бәясе 1,5 миллион сумнан артмый. Әмма хакимияттә кемдер аны офис бинасы дип билгеләгән, ә бу ул биләгән җир участогын иң югары кадастр бәясеннән — 16 миллион сумга якын итеп бәяләнүен таләп итә. Димәк, җир салымы ставкасы да бер елга 240 мең сумга якын булачак. Аны производство бинасы дип таныганда, ставка елына 13 мең сумга якын булыр иде. Мондый аерма — мәгънәсезлек, ә бит республика норматив акты безнең гомум компетенциядә.

Республикада төрле категориягә караучы җирләрнең кадастр бәясе проблемасы системалы характерга ия. Банклар исә залог формалаштырганда кадастр бәяләре белән эшләми. Мондый мөнәсәбәт юллар, продуктүткәргечләр һ.б. төзегәндә табигый монополияләрдән һәм эре корпорацияләрдән алынып җитмәгән рентаны компенсацияләүгә акча каеру өчен уңайлыдыр, күрәсең. Моннан тыш, муниципалитетлар катнашлыгында ниндидер объектлар төзегәндә коммерсантлардан яхшы кадастр бәясе буенча җир сатып алу мөмкинлеге килеп чыгуга бәйле коррупция күренеше дә аермачык.

Җир мөнәсәбәтләре иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең бердәм системасының бик мөһим икътисади һәм хокукый элементы булып тора. Җир мөнәсәбәтләре системасындагы үзгәрешләр иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә дә үзгәрешләр китереп чыгара һәм киресенчә. Милек мөнәсәбәтләре үзгәрү исә хуҗалык итүче бик күп субъектларның җир буенча гына түгел, иҗтимагый производство мәсьәләләре буенча да тирәнтен мәнфәгатьләренә кагыла. Республиканың яңа җитәкчелеге шушы бик катлаулы хәлне кабул итеп алды. Җир мәсьәләсен ничек оптималь хәл итәргә? Ничек 90нчы еллардагы хәлне булдырмаска? Ул чорда берәүләр ваучер ярдәмендә дөньяның тоткасы булды, ә икенчеләргә ул бер шешә аракыга гына җитте. Ничек кенә булса да, җир базарына көч-мөмкинлекләре тигез булмаган субъектлар чыгачак: бер яктан яңа байлар, икенче яктан —  шәхси хуҗалыгына чак мая туплаган крестьян яисә кредитларга чумган крестьян-фермер хуҗалыгы. Югарыда атап үтелгәннәр сәяси, икътисади, социаль-демографик дәрәҗәләрдә җитештерү төренә дәүләт тәэсиренең барлык мөмкинлекләре буенча җир мөнәсәбәтләрен реформалауга юнәлтелгән нәтиҗәле чаралар күрүне таләп итә. Реформалар яклы булганнарның да, аларга каршыларның да мәнфәгатьләрен мөмкин кадәр тулырак искә алу таләп ителә. Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан башланган җир сәясәтендәге яңалыкларның асылын халыкка җиткерү механизмын булдыруга зур әһәмият бирелергә тиеш. Реформаның тизлеге һәм нәтиҗәлелеге шуңа бәйле булачак.

Әскар Фазлыев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»