25.11.2010 - Җәмгыять

Яшәеш сыйфатын чүплекләр билгели

Республикада сәнәгать, бигрәк тә нефть химиясе, мәгъдән чыгару, металлургия сәнәгате киң үсеш алган. Шуңа да мондый төбәкләрдә экология торышы һәрвакыт четерекле була. Кеше организмына эчке нурланышның 80 проценты һәм авыр металларның 60-70 проценты ашамлык белән керә. Сәнәгать тарафыннан пычранган төбәктә җитештерелгән терлек продуктлары, бигрәк тә сөт һәм ит аеруча хәвефле.

Авылда яшәүче халык сыйфатсыз ризыктан күбрәк алдана.  Фермаларда савылган сөткә караганда, шәхси хуҗалыклар җитештергән сөттә токсик элементларның 5-6 тапкыр күбрәк булуы күпләргә билгеле. Чөнки көтүдәге маллар тимер юл һәм автотрасса буйларында йөреп, зарарлы үлән белән туклана. Шуңа да авыл кешесе шәһәр өчен бик ”чиста” продукт җитештерәм, дип уйласа да, бу алай түгел.

Бүген кешелекнең яшәеш торышын ашаган ризыкларга гына карап түгел, тирә-якта өелеп яткан чүплекләргә карап та белеп була. Ни дисәң дә, чүплек астында калып барабыз түгелме? Күпкатлы йортларны гына алыйк. Фатирыннан коридорга яисә балконында тәмәке көйрәтергә чыгучыларның санаулысы гына тәмәке төпчеген берәр савытка җыя. Ә урамда тартып торучылар кая ыргыта дип уйлыйсыз? Әлбәттә, аяк астына. Иртән урамнарда, юллардагы чүпләрне күреп, янә нәфрәтләнәбез. Үсмерләрнең төнлә подъездларга кереп сыра эчүләре, тәмәке тартып, стеналарга юньсез сүзләр язып, идәнгә төрле каплар, буш шешәләр ташлап, кычкырышып утырулары еш кабатлана.

Белоруссиядә, мәсәлән, һәр йорт подъездындагы тәрәзә төбендә гөлләр үстерү күптән гадәти күренеш, анда яшәүчеләр игътибары чисталыкка, матурлыкка төбәлгән. Нәрсә, без гөлләр үстермәслек кешеләр мени?.. Әлбәттә, мондый уй-ниятне йортта яшәүчеләрнең күбесе кабул итәр иде. Көне-төне ачык ишекле подъездларда, әлбәттә, мондый гөл савытлары чүплек чиләгенә әвереләчәге көн кебек ачык.

Авылларда җәйләрен йорт, клуб, кибет алларында берсеннән-берсе хуш исле чәчәкләрдән клумбалар, бакчалар үстереп, авыл халкын сокландыручылар артса, тирә-ягыбыз тагын да ямьләнер, кешелек матур яшәргә омтылыр иде.

Халыкның тормыш сыйфатын чүплекләрнең күп булуына карап белеп була. Чөнки тормышыбыз никадәр сыйфатлы булган саен, чүплекләр дә күбәя бара. Тормыш дәрәҗәсе яхшыруны бүген без бәдрәф кәгазьләре, кул сөрткеч кәгазьләр, бер тапкыр гына кулланыла торган савыт-сабаларның төрлелегенә һәм күплегенә карап билгелибез. Европада, мәсәлән, яшәү дәрәҗәсе дә күпкә яхшы, бер кешегә туры килгән чүп күләме дә, безнең илгә караганда, 9-12 тапкыр артыграк.

Ә бездә бу җәһәттән чүпләрне эшкәртүче бер генә завод та юк. Башкалабызның кайбер урамнарында азык-төлек калдыкларына, чүпрәк-чапракларга, кәгазьләргә аерым-аерым махсус контейнерлар куелса да, шәһәрнең барлык бистәләрендә дә ул эшләнми.

Тирә-ягыбызны без үзебез пычратабыз, чүплибез. Эш урыннарында, әйләнә-тирәбездә чисталыкны сакларга өйрәнсәк, гөлләр үстерә башлау турында да сүз йөртә алырбыз.

Людмила ХӘНӘФИНА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»