25.11.2010 - Җәмгыять

Миякәдә утлар якты яна

Бездә һөнәри бәйрәмнәрен законлы рәвештә елына ике тапкыр билгеләүчеләр дә бар. Әйтик, “Ашыгыч ярдәм” машинасын йөртүчеләр медицина хезмәткәрләре көнендә дә, автотранспортчыларныкында да бәйрәм итәргә хаклы. Күптән түгел Миякә районының “Энергетик” муниципаль унитар предприятиесенә караган электр участогындә эшләүчеләр белән очрашырга туры килде. Әлеге “икеләтә бәйрәмлеләр” турында сүз чыккач, егетләр:

— Ә менә безнең Саша елына өч һөнәри бәйрәмне билгели! — дип көлешеп алдылар.

— Соң, егетләрнең асылы елына җитмеш бәйрәмне үзенеке дип саный ала инде ул — әгәр җитмеш һөнәргә ия булса! — Үз чиратымда мин дә сүзне уенга бормакчы булам.

— Саша хакында егетләр дөрес әйтә: ул, берниниди шаяртусыз, берүзе өч бәйрәмгә ия! — дип сүзгә кушыла электр участогы мастеры Рәис Зыякаев.

Дөресе дә шул икән. Электрчыларны югарыга күтәрүче АГП корылмасы торган машинаны йөртүче буларак ул, әлбәттә, шоферлар көненнән йөз чөерәлми. Икенчедән, электрчылар бригадасында эшләгәнгә күрә, хаклы рәвештә энергетиклар көнен дә үзенеке дип исәпли ала. Шул ук вакытта, ул күп еллар шофер булып эшләгән участок Миякә районының “Энергетик” дигән җылылык һәм электр челтәрләре предприятиесе составына керә. Димәк, шушы системада эшләүче Александр Неуконинның төп һөнәри бәйрәме — Торак-коммуналь хезмәткәрләре көне!

— Безнең егетләрнең шулай икешәр, хәтта өчәр бәйрәмле булуына күпсенәсе юк — эшләре катлаулы да, җаваплы да! — дип, уены-чыны бергә булган сөйләшүебезгә йомгак ясый Рәис Тимерхан улы.

Аның кул астында 12 белгеч эшли. Барысы да үз эшенең осталары. Телгә алынган Александр Неуконин кебек берничә һөнәргә ия булучылар да бар. Электр участогының шушы бердәм коллективы соңгы елларда аеруча нык үсешкән район үзәге Кыргыз-Миякә авылын хезмәтләндерә. Алар карамагындагы электр линияләре үзләре генә дә 119 чакрым тәшкил итә. 36 трансформатор подстанциясе бар.

— Меңнәрчә вольтлы электр тогы белән йөзгә-йөз очрашудан да бигрәк, кулланучылар белән эшләү киеренкерәк күпвакыт! — ди дөнья күргән участок җитәкчесе.

Усал ният белән электр хакын түләмәүчеләр дә шактый күп икән шул. Андыйларны линиядән өзеп тору һәм яңадан ялгаулар үзе бер тарих. Закон бозучылар арасында якын гына танышларың, хәтта туган-тумачаң очрап куя. Әмма берсенә дә ташлама ясап булмый.

Иң мөһиме, йөзләрчә предприятиене, шәхси секторны өзлексез электр уты белән тәэмин итү, әлбәттә. Линияләрнең һәрвакыт төзек булуы, җил-давыллардан соң килеп туып торган гадәттән тыш хәлләрне оператив рәвештә юк итү, агымдагы ремонт, монтаж эшләре — болар барысы да зур һөнәри осталык һәм әзерлек таләп итә. Кыргыз-Миякә энергетиклары үзләренә йөкләтелгән җаваплы бурычларны һәрвакыт уңышлы үтәп килә һәм якташларыннан, башлыча, ихлас рәхмәт сүзләре генә ишетә.

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»