25.11.2010 - Җәмгыять

Хуҗасызлыкка чик куелырга тиеш

Күптән түгел “Кызыл таң” гәзитендә Олег Төхвәтуллинның “Медаль алу яхшы, әмма аның икенче ягы да бар” дигән мәкаләсен укыгач, күңелдә йөрткән күптәнге фикерләрем белән уртаклашу теләге туды.

Бүгенге көндә пенсиядәмен. Лаеклы ялга чыкканчы “Башсельстрой” берләшмәсенең 6нчы механикалаштырылган күчмә колоннасында казанлык участогы начальнигы булып эшләдем. Республикадагы сөт, икмәк заводларында су тазартучы компрессорлар җыю, технологик җиһазлар көйләү һәм ремонтлау эше белән бәйле иде ул вазыйфа.

Без үзебез төзегән, сафка җибәргән объектлардагы җиһазларның көйле эшен һәрвакыт контрольдә тоттык. “Уфамолагропром” сөт эшкәртү комбинатына Валерий Лебедьков җитәкчелек иткән еллар хәтердә. Заманында ул республикада иң куәтле предприятиеләрнең берсе иде. Комбинат сезон вакытында көненә 600-800 тонна сөт эшкәртте. Предприятие җитәкчелеге үз эшчеләренең социаль мәсьәләләрен даими игътибар үзәгендә тотты. Йортлар, балалар бакчалары төзелде. Иглин районының Кирилловка авылында комбинатның үз фермасы бар иде. Ул коллективны арзан һәм сыйфатлы ит белән тәэмин итте. Биредә эшләүчеләрнең һәммәсе үз җитәкчеләре һәм Уфада иң зур хезмәт хакы түләнүче предприятиедә хезмәт итүләре белән горурлана иде.

Кызганычка каршы, хәзер бөтенләй башка хәл. Йортлар салырдай көчләре юк. Фермадан баш тарттылар, хезмәт хаклары да мактанырлык түгел. Хәзер икътисади мөнәсәбәтләр дә башкача. Объектта нидер төзәтер, ремонтлар өчен җиһаз һәм башка кирәк-ярак алуга Мәскәүдән айлар буе рөхсәт көтәргә кирәк.

Әмма комбинатта акча юк икән дип һич тә уйларга ярамый. Чимал көн дә керә, продукциягә ихтыяҗ зур. Ләкин ул керемнәрнең кайда һәм кемгә озатылганы гына сорау тудыра. Ишетүемчә, хәзер ул комбинат Мәскәүдәге билгеле компания карамагында икән.

Икенче мисал. Элек, Риф Нәбиев җитәкчелек иткән чорда, Бакалы сыр заводы, Туймазыдагы комбинатка буйсынган сепаратор бүлекчәсе буларак, икътисади яктан көчле предприятие иде. Бирегә сөтне хуҗалыклар да, шәхси ихаталар да бик теләп тапшырды. Акчасын түләүдә өзеклек булмады. Бакалы сыр заводы, үз чиратында, районга ярдәм итте, төрле чараларда актив катнашты. Иң мөһиме — ул урындагы сөт җитештерүчеләр өчен ышанычлы партнер, үз эшчеләренең яхшы яшәешен тәэмин итүче тыл иде. Әгәр аны да “Уфамолагропром” комбинаты кебек башка милек хуҗаларына тапшырган яисә саткан булсалар, ихтимал, завод бөлеп, халкы да эшсез калган булыр иде.

Мин шуны ассызыклап әйтергә телим: республикадагы җитештерү куәтләренә үзебез хуҗа булырга тиеш. Шәхси милеккә тапшырылган очракта да аның җитәкчесенең урындагы кеше һәм тармак проблемаларын аңлый белүе, кешеләр мәнфәгатенә игътибарлы булуы мотлак. Минемчә, аларның эшчәнлеге үзагышына куелмаска тиеш. Кайчандыр ил казнасыннан бүленгән зур чыгымнар белән күмәк көч түгеп сафка баскан завод-фабрикалар эшкуарларга бирелгән очракта да Хөкүмәт күзәтүеннән ычкынмасын иде. Зур җитештерү куәтләре булган предприятиеләрне аңлы рәвештә банкротка чыгарып, милеккә хуҗа булу модада. Казнага салым түләнми, эшсезлек үсә, җитештерү кими. Хуҗасызлыктан ерак торган хуҗаларга ышанырга да, аларга предприятиеләр язмышын ышанып тапшырырга да ярамый. Алар республика мәнфәгатенә, аның халкы ихтыяҗына хезмәт итәргә тиеш. Бу мәсьәләдә дә без республика Президенты Рөстәм Хәмитовның кыю адымнарын яклыйбыз.

Мидхәт Әбделмәнов.

Уфа шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»