25.11.2010 - Җәмгыять

Якыныңа кул күтәрмә!

Көнкүрештә хатын-кызны җәберләү күренешләре арту географик киңлекләргә, яшькә, тән төсенә бәйле түгел. Һәм ул гаилә мөнәсәбәтләренең барлык төренә, барлык социаль катламнарга кагыла. Европада яшәүче хатын-кызларның 12-15 проценты көн дә тиктомалдан рәхимсезлек корбаны була.

Гаиләдә җәберләүләрне туктату буенча законнар дәрәҗәсендә эш дөньяда 60нчы елларда ук башланды. Бүгенге көндә 89 дәүләттә якын кешеләр арасында фаҗигане кисәтү буенча законнар бар. Совет чорыннан соң, мәсәлән, Казахстан һәм Кыргызстанда “Көнкүрештә җәберләүләрне кисәтү турында” һәм “Гаиләдә җәберләүдән социаль-хокукый саклау турында” Законнар кабул ителде. Казахстанда бу законны Парламент мәҗлесе депутатлары төркеме һәм әйдәүче “Нур отан” сәяси партиясе әгъзалары әзерләде. Зыян күрүчеләрне саклау өчен законда саклау боерыгы кертү карала, ул көнкүреш тормышта кеше җәберләгән шәхескә бирелә. Аның нөсхәсе прокурорга җибәрелә. Закон нәтиҗәле эшли дип әйтергә була.

Русиядә әлегә гаиләдә җәберләүне булдырмау турында мөстәкыйль закон юк. Русия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган ике халыкара документ — Кеше хокукларының гомум декларациясе (1948) һәм Хатын-кызларга карата дискриминациянең барлык формаларын бетерү турында конвенция (1992) декларация формасында гына, ә Русия Федерациясенең Җинаять кодексы (16нчы бүлек, 105-125 ст., 18нче бүлек,131-135 ст.) гражданнарның гомеренә, сәламәтлегенә һәм җенси тиелгесезлегенә карата аңлы рәвештә эшләнгән җинаятьләр өчен җаваплылыкка тарттыруны күзаллый.

1995-1998 елларда Дәүләт думасының Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр эшләре буенча комитеты “Гаиләдә җәберләүдән социаль-хокукый яклау нигезләре турында” Федераль закон проектын парламентка тәкъдим итеп карады.  Кызганычка каршы, закон проекты кабул ителмәде. Депутатлар, шуңа охшаш “Русия Федерациясендә халыкны социаль хез-мәтләндерү нигезләре турында” Закон бар, дип аңлатты. Ул “авыр тормыш шартын” гражданның тормыш эшчәнлеген объектив бозучы хәл буларак билгели (өстәвенә, гражданин моны үзаллы хәл итә алмый). Өйдәге җәберләүләр бу билгеләмәгә тулысынча туры килә. Ләкин бу законны гамәлгә ашыру, нигездә, эшләнгәннең нәтиҗәсен генә бетерүне күзаллый. Норматив хокукый акт эш узгач, хатын-кыз зыян күргәч кенә гамәлгә керә. Гамәлдәге законнарда җәберләүләрне кисәтү турында сүз бармый. Илебездә яшәүче хатын-кызларның күпчелеге мондый закон барлыгын белми дә, шуңа күрә ярдәм  сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә аз.

Гамәлдәге җинаятьчелек буенча законнарда якын туганнарга карата  кылынган җинаять өчен  җаваплылыкка тарттыруны күзаллаган махсус статьялар юк. Власть структуралары вәкилләре, гомумән, гаиләдә ябык ишекләр артында кылган гамәлләр таныш булмаган кешене шундый ук җәберләү белән чагыштырганда берни тормый, дип исәпли.

Кызганычка каршы, Башкортстан Республикасында вакытлыча ярдәм күрсәтүнең кризис үзәкләре, “ышаныч телефоны” кебек төрләре генә эшли. Шуңа күрә хатын-кызларны җәберләүне кисәтү буенча законнарны әзерләргә һәм кабул итәргә кирәк, дип исәплим. Күп кенә кызлар һәм малайлар гаиләдә җәберләүләрне күреп үсә һәм үсмер чакта да үз-үзенә кул салуның бер сәбәбе булып тора.

Хатын-кыз проблемаларын хәл итү буенча максатлы сәясәт булмый торып, үсешкән гражданнар җәмгыяте формалашуны күз алдына китерү авыр.

Йомабикә Ильясова,

Дәүләт җыелышы-

Корылтай депутаты,

 “Башкортостан кызы”

журналының

баш мөхәррире.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»