24.11.2010 - Җәмгыять

Тормыш төбендә

Мәһабәт йортлар, зәвык белән төзелгән кибетләр бизәп торган Уфа урамнары буйлап бер фатир хакы торган затлы иномаркалар җилдерә. Матур киенгән кешеләр, кибетләрдән тәм-томнар төянеп, өйләренә кайтып бара. Әйе, беренче карашка Уфа халкы  мул тормышта, сый-хөрмәттә яши кебек. Бәлки, берничә бүлмәле фатирда дөньяга килеп, әти-әнисе ярыйсы гына эш хакы алган, балдан-майдан өзелмәгән, әзергә-бәзер өйрәнгән үсмер шулай уйлыйдыр. Ләкин безнең башкалада да “тормыш төбе”ндә иза чигүче катлам, социологлар теле белән әйтсәк, “даун класс” бар. Ленин районы эчке эшләр бүлеге участок инспекторы, өлкән лейтенант Илнур Төхвәтуллин белән тормыш төбенә “сәяхәт” иткәндә, бу фикергә кабат инандым.

Уфа үзәгендә — наркопритон

Без, Илнур Төхвәтуллин һәм тагын бер-ике егет (исемнәрен атамавымны үтенделәр) бер катлы барак янына килдек. Эчкә үтмәдек. Җимерек ишекне күзәттек. Ниһаять, ишектән бер кулына — чиләк, икенчесенә чүп-чар тоткан егет күренде. Аны җилкәсеннән эләктереп алып, эчкә үттек. Өйгә керү белән һәммәбез дә җиңнәр белән танауларны капладык. Мондагы үтә сасы ис танауны ярып кереп, күзләрне яшьләндерде. Аяк астында аунаган чүп-чарга абына-сөртенә кухняга үттек. Кәстрүлдә әллә нинди сасы нәрсә кайнап утыра иде. Плитәне сүндереп, өстәлгә егет түгәргә җыенган чүпне җәеп салдык. Икенче егетне дә әңгәмәгә чакырдык. Дару төймәләре, кулланылган шприцлар, буш йод һәм башка дару савытлары биредә яшәүчеләрнең наркотик ясауларына ишарә ясый иде.

— Мин туберкулез белән авырыйм. Шуңа күрә күп итеп дару эчәм, уколлар кадыйм! — дип акланды калтыранган тавышлы егет.

Ләкин барысы да сүзсез дә аңлашыла иде. 32 яшьлек Чиләбе егете белән 30 яшьлек уфалы әфьюн ясап, күршеләрен төн йоклатмыйча, күңел ачып ятканнар. Хәзер аларның язмышын суд хәл итәчәк.

— Берничә ел элек кенә минем территориядә, Уфа үзәгендә “ак үлем” таратучылар бик сирәк күренеш иде, —ди Илнур Төхвәтуллин. — Кызганычка каршы, соңгы вакытларда наркопритоннар гөмбә кебек үрчеде, наркоманнар артты. Бер притонны туздырабыз, — бишәү барлыкка килә. Чөнки хәзер наркотикларны көчле дарулардан ясый башладылар. Без кешелек киләчәгенә балта чабучы афәт белән көрәшне дәвам итәчәкбез. Шулай да, кайбер законнарга үзгәрешләр кертелсә, даруханәләрдән көчле тәэсирле дарулар сатудан алынса, яхшы булыр иде.

Тукмый, димәк ярата

“Ирем тукмый! Зинһар, ярдәм итегез!” дип бер хатын шалтыратты. Тиз арада тиешле адрес буенча барып җиттек. Тулай торактагы кысык кына бүлмәгә үттек. Маңгаена чыланган тастымал бәйләгән 40 яшьләр чамасындагы хатын каршы алды.

— Кунакта булган идек, — дип сүз башлады аракы исе аңкыган ханым. — Ну, ярыйсы гына төшердек инде. Кайтып керү белән йодрыкларын төйнәп, килеп ябышты. Маңгаема сукты. Сезгә шалтыраткач, чыгып качты, паразит нәрсә!

Ул арада табиблар килеп керде. Маңгае күгәргән хатын ашыгыч ярдәм машинасына утырып китүдән баш тартты.

Елена белән Михаил биш-алты ел гражданлык никахында яши. Күптән түгел Нижегородкадагы иске йортларын сатып, бүлмә алып, тулай торакка күченгәннәр. Елена “сөйгәненә” гариза язды. Михаилга мировой судья җәза билгеләячәк.

— Гаилә низагларының очына чыгу зур түземлек таләп итә, — диде Илнур Төхвәтуллин, тышка чыккач. — Чакыруга барасың. Танавы сынган, күз төбе кара көйгән, кашыкка салып йотардай чибәр хатын каршы ала. Шундый хәлдә дә “сөйгәнен” акларга тырыша, “Баскычтан егылдым, ишеккә бәрелдем”, дип алдаша. Без нәрсә эшләргә, кемгә ышанырга тиеш? Кызганычка каршы, бер тапкыр кул күтәреп, җәза алмаган ир хатынына арытаба да якты көн күрсәтми. Шуңа күрә тәртип урнаштырырга, “әтәчләрнең” кикриген шиңдерергә тырышабыз.

Алкопритон

Илнур Төхвәтуллинга бер хатын “Фәлән-фәлән адреста яшәүче төрмәдә утырып чыккан бер ир тукмады”, дип, гариза язган булган. Участковый сугыш чукмарының эзенә төшә алмаган. Бәлки, качкынны очратырбыз, дип, тиешле адреска юлландык. Бишенче каттагы фатир ишегенең кыңгырау төймәсенә ничә тапкыр гына бассак та, ишек ачучы булмады. Баскычтан төшеп китәргә җыенганда, шыгырдап, ишек ачылды. Эчкә үттек. Дөм караңгы иде. Кухняда, өстәл уртасында, бер шәм янып утыра. Ике бүлмәле фатирдагы утны акча түләмәгән өчен өзгәннәр  икән, ир белән хатынны ияртеп коридорга чыктык.

— Серега монда яшиме? — дип сорады Илнур Төхвәтуллин 68 яшьләр чамасы, теле көрмәлгән хатыннан.

Янәшәсендәге ир заты да, хуҗабикә дә мондый исемне беренче тапкыр ишетүләре турында белдерде.

— Бүген — минем туган көнем! — дип, буш казналыгын күрсәтеп елмайды хуҗабикә. — Миша белән  бераз күңел ачабыз. Сезгә дә йөз грамм салыйкмы?

Шулвакыт кемдер йорт ишеген эчтән бикләп куйды. “Барыгыз, китегез! Беркемне дә кертмим!” Ярыйсы гына төшергән ир тавышы безне аптырашта калдырды.

— Хөрмәтле әфәнде! — диде участковый, ишек янына килеп. — Зинһар өчен, ишекне ачыгыз. Хуҗабикә үз өенә керергә тиештер бит?!

Ишек ачылды. Аннан күзләре шешенеп, кызарып беткән, сакал баскан, 62 яшьләр чамасындагы ир күренде. Ул яңа гына йокыдан торган иде.

— Мин монда яшәмим, күңел ачарга гына киләм, — дип башлады ул сүзен, җитди кыяфәт чыгарып. — Людага ышандыгызмыни? Ул бит эчкече, урам себеркесе, һәр шешәдәшенә милициягә гариза яза.

— Сезнең документыгыз бармы?

— Үзем белән юк.

— Алайса, безнең белән барырга туры килер.

Кыскасы, бу ир кайчандыр төрмәдә утырган булып чыкты. Ул Людага кул күтәргән. Ләкин үзен рәшәткә артындагы дусты Серега, дип таныштырган. Кулы “кычытучының” язмышын да суд хәл итәчәк.

— 68 яшьлек Мария — минем өчен дә, күршеләре өчен дә баш бәласе, — диде Илнур Төхвәтуллин. — Хаклы ялдагы хатын, ике бүлмәле фатирда рәхәтләнеп яшәр урынына, эчкечеләр җыеп, мәҗлес корып ята. Улы асылынып үлде, килене ике яшьлек улы белән картәнисенә күченеп китте. Шушындый вакыйгалардан соң кешегә акыл керергә тиеш тә соң. Юк шул! Инде җитмешенче дистәне тутыручы пенсионер һаман да басыла белми. Киләчәктә тагы ниләр күрсәтер, билгесез... 

“Ана” — бөек исемме?

Имин булмаган бер гаиләнең хәлен белергә бардык. Коммунал фатирдагы бүлмә ишеген шакыдык. Ишекне чәче-башы тузган, күзләре калайланган 30 яшьләр чамасындагы хатын ачты. Өстәлдә пычрак табак-савыт өелеп тора, аяк асты тулы буш шешәләр ауный. Почмакта, үз эченнән ниндидер җыр көйләп, кечкенә бер кыз уйнап утыра.

— Нигә Каринаның өс-башы пычрак? Нигә өстәлдә җылы аш, бер телем икмәк тә юк? Сез бит әни кеше! Балагыз турында беркайчан да уйламыйсызмыни? Сезгә ярты сәгать вакыт бирәбез. Өегез җыештырылган, балагыз юындырылган, ашатылган булсын! — диде Илнур Төхвәтуллин.

Ярты сәгатьтән соң янә килдек. Ике күзләре генә ялтырап торучы Карина һаман да ач, һаман да почмакта утыра. Кыяфәтен тәртипкә китермәгән Ирина телевизорын алып чыгып китеп бара иде. “Әни” кеше әнисенең телевизорын, чираттагы дозага акча җитмәгәч, сатарга булган. Бу хакта Иринаны участокка алып баргач мәгълүм булды. Урлашкан, наркотик саткан өчен ике тапкыр рәшәткә артында утырып чыккан, бүген “энәдә утыручы” хатын баласын тәрбияли аламы? Махсус комиссия якын киләчәктә бу сорауга җавап табачак.

 — Мөгаен, Каринаны берәр туганы үз канаты астына алыр, — ди Илнур Төхвәтуллин. — Бәхеткә, дөньяда изге күңелле кешеләр бетмәгән. Бер улын туганнары тәрбияләгән Иринаның язмышы ничек тәмамланачагы көн кебек ачык. Ул акылга утырмаячак. Әти-әни назыннан мәхрүм булган балаларны гына кызганам. Җилбәзәк әниләре өчен язмышның ачы шулпасын балалар чөмерергә тиешме? Һәр асыл зат, ана булу турында уйлаганда ук үз-үзенә “Мин баламны бәхетле итә алырмынмы, юкмы?” дигән сорау бирсен иде. Берәүнең эчкән баштан ләззәтләнгәне нәтиҗәсендә туган бала эт көнендә гомер итәргә тиеш түгел бит.

Участковыйларны юкка гына “җир кешеләре” дип йөртмиләр. Мисал өчен, Илнур Төхвәтуллин дүрт мең кеше яшәгән территория өчен җаваплы. Дүрт мең кеше арасында хатыннарына кул күтәрүчеләр дә, эчкечеләр дә, наркоманнар да, рәшәткә артында утырып чыкканнар да, балаларын карамаучылар да бар. Тайгак юлга басканнарга туры юлга өндәү, ихлас күңелдән сөйләшеп кешелек сыйфатлары уяту — Илнур Төхвәтуллинның төп бурычларының берсе. Билгеле, акылы булган кеше әйткәнне аңлый, ә кайберәүләргә дистә еллар буена тукысаң да, ул яхшыны начардан аерырга өйрәнми.

Айдар ЗӘКИЕВ.

 

Русиядә быел ун айда 1843,7 мең җинаять эше кузгатылган,шул исәптән авыл җирендә 456,8 мең җинаять теркәлгән. Җинаятьчеләр 34,8 мең кешенең гомерен кыйган. Хокук бозулар нәтиҗәсендә 203,04 миллиард сумлык зыян килгән. Ун айда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 190,6 мең җинаять эше ачылган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»